Купшы лалә кыйссасы
Бәйрәм якынлашкан мәлдә, чәчәк бәйләмнәре сатыла торган җирләрдә кешеләрнең “мәш” килеп лалә алуларын күзәтергә була. Яз чәчкәләренең берсе булган лаләне нәкъ менә “гүзәл зат”ларга бүләк итү матур бер гадәткә кергән. Тик аны сатып алганда да кайбер кагыйдәләрне белергә кирәк.
Матур дөньяның үз мәшәкате
Лаләнең суганчаларын Россиягә Голландиядән кайтаралар. Алар бакчада үскәннәреннән шактый аерыла. Сатуга чыгарылган бу купшы гөлләрнең суганчалары “12 плюс”, “14 плюс” тамгалары белән билгеләнә. Алар, гадәттә, ике айдан артык үсәргә тиеш. Тик кайбер җитештерүчеләр табыш алу максаты белән чәчәкне бер айда аттырырга мөмкин. Билгеле, мондые сыйфатлы дип булмый, икенче көнне үк сулачак. Ә менә үз көенә, тиешле шартларда үскән лаләләр ике атна чамасы вазада торырга сәләтле.
Соңгы елларда Татарстан районнарында да 8 Март бәйрәме өчен махсус лалә үстерүчеләр барлыкка килде. Эшмәкәрләр әйтүенчә, чәчәк үстерү бер дә җиңел кәсеп түгел. Температураны көйләп, карап тормасаң, бөтен хезмәтең юкка чыгарга мөмкин. Үсә башлагач та, күз уңыннан ычкындырып булмый. Бөреләре ачылганчы җыеп, суыкка куярга кирәк, диләр. Юкса ул түтәлдә үк чәчәген ачарга, вазага куйгач, озак тормаска мөмкин. Ләкин ачылмаган бөрене өзеп алуның да үз вакыты бар икән. Бу мизгелне сәгатьләр генә түгел, минутлар да хәл итә ала. “Үз эшен белеп башкаручылар гына “чәчәк телен” аңлый, – дип ачыклык кертә чәчәк базары белгече Олег Большаков. – Бизнес ясыйм дип тотынучылар 70-80 процент үсентене юкка чыгарырга мөмкиннәр”.
Лалә чәчәкләрен сатып алганда без алар турында бөтенләй кызыксынмыйбыз. Баксаң алар да классларга бүленә икән. Дарвин гибриды, “триумф”, чуклы, ап-ак, катмарлы, попугайсыман... Иң киң таралганы – “триумф”. Кибетләрдә сатыла торган лаләләрнең күбесе шундый. Алар эре чәчәкле, озын сабаклы, төрле төстә була. “Триумф”ның иң яхшы сортлары булып “Барселона”, “кунгфу”, “лаура фуджи” санала. Ә менә попугайсыман лаләләр купшылыгы белән аерылып тора. Аның чәчәкләре дә, яфраклары да дулкынсыман, тузынган каурый кебек. Чәчәгенең диаметры 20 см тирәсе, шуңа күрә ул “башын” яхшы тотып тора алмый. Дарвин гибриды, “триумф” кебек, шулай ук зур сабаклы, чәчәкле, әмма чыдам түгел.
Сыйфатлысын ничек сайларга?
– Чәчәкнең сыйфатлымы, түгелме икәнлеген бик җиңел ачыклап була, – ди Олег Большаков. – Моның өчен лаләне горизонталь халәттә тотып торырга кирәк. Көчсез чәчәк шунда ук башын түбән иячәк, яфраклары салынып төшәчәк. Сыйфатлы булса, туп-туры торырга тиеш. Мондый лаләнең сабаклары хатын-кызларның чәнти бармагы юанлыгында була. Тик ни кызганыч, кибетләрдә андыйны очрату бик кыен. Булса да, бәясе дә шактый кыйммәт тора.
Читтән кайтартылган лаләләр сыйфат ягыннан калыша икән. Ни өченме? Юлда бозылмасын, үсмәсен һәм тиз генә сулмасын өчен аны крезолом белән эшкәртәләр. Мондый чәчәк табигый булып күренми.
Иң нәзберек булып ак һәм сары лаләләр санала. Чәчәкләрне сатып алганда аның яфракларына да карарга кирәк. Ул тонык, сары булырга тиеш түгел. Ачык яшел булып балкып торганы аның сыйфатлы булуын белдерә. Лаләнең ачылып беткәнен алмагыз. Моннан тыш бөресенең төбе яшькелт булганына өстенлек бирү кирәк. Сабакның төбенә, кисеп алынган урынына игътибар итегез. Ул ак төстә икән, димәк, озак сакланачак дигән өмет бар. Сабактагы каты, ак урын суганчаның бер өлеше булып санала. Бу урында лалә чәчәге яшәеше өчен кирәк булган туклыклы матдәләр тупланган була, ул шуның нигезендә тукланып тора. Шуңа да әлеге өлешен беркайчан да кисәргә ярамый. Лалә чәчәгенең кайчан өзелгәнен сабакның әлеге җире әйтеп бирә ала. Күптән өзелгән булса, ул аксыл сары төскә керә.
Тиешле шартларда үскән лаләнең сабак озынлыгы 60 см тирәсе була. 40 см зурлыктагылары тизләтелгән алым белән үстерелүен белдерә. Мондыйларны күбесенчә чит илләрдән, күпләп кайтарталар. Аларның бәясе дә шактый арзан.
Бәйрәм якынлашкан көннәрдә лалә чәчәкләрен тәкъдим итүчеләр шактый. Күпләп алганда аның бер данәсен 28-40 сумга бирмәкчеләр. Ә менә үзебезнең җирлектә үсеп, яңа гына түтәлдән өзелгәнен 50 сумга алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев