Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстебезгә көчле ташу килә

Быел ташу көчле булачак. Синоптиклар әнә шулай дип куркыта. Аеруча Куйбышев сусаклагычында хәлләр мөшкел. Министрлар Кабинетында узган брифингта андагы су күләменең болай да 3,5-4 метрга биегрәк булуын белдерделәр. Өс­тәвенә кар күп. Көннәр кисәк җебетсә, елга буенда урнашкан хуҗа­лыкларны су басачак. Аның каравы игенчеләр сөенә. Туфрак дым белән баеп калачак. Димәк, уңыш та булачак.

– Куйбышев сусаклагычы тулган. Аңа коючы елгаларда су күтәрелеп, алар ярларыннан чыгарга мөм­кин. Зөя, Сумка, Казансу, Мишә, Нок­рат, Чишмә, Зәй елгаларының язмышы һава торышына бәй­ле булачак, – диде Татарстан Гидроме­теоүзәге башлыгы Феликс Гоголь.


Сусаклагычлардагы вәз­гыять гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләрен дә борчуга салган. “Бу чорда моның ка­дәр су булганы юк иде. Сусак­лагычтагы хәлләр уйланырга мәҗбүр итә. Борчылып уты­рырга ярамый, барысы да күзәтү астына алынды, әле­ге уңайдан төр­ле чаралар кү­рәбез”, – диде Татарстан га­дәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко. 
Министр урынбасары бел­дергәнчә, республикадагы 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. Ул Казан­ның Победилово, Утар бистә­ләрендә, Яшел Үзәннең Васильево бис­тәсендә, Менделеевск, Алабуга районнарында яшәүче халыкка су ташкынына әзер булып торырга ки­ңәш итте. Аның сүзләрен­чә, һәр районда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия эш­ләячәк. Ташу зыян салган очракта 25 меңнән артык кешене башка урынга күчереп тору өчен 200дән артык пункт әзерләнгән. “Ел саен хәл бер төсле булмый. Бер елны – берсенә, икенче елда икенче торак пунктка зыян килергә мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: халыкның яшәгән урынын калдырып ки­тәсе килми, милекләре өчен борчылалар, йортта калуны хул күрәләр”, – диде Николай Суржко.


Министр урынбасары 2012 елдагы хәл кабатланмас дип өметләнә. Чөнки ул елны көннәр кисәк җы­лытып, температура 20 градуска кадәр җитә. Өстәвенә төнлә көчле яңгыр ява. Нәтиҗәдә бик күп торак пунктлар су камалышында кала. “Әлмәттә ул чорда су бик нык күтәрелгән иде”, – дип искә ала Николай Суржко. Казан­ның Салмачы бис­тәсе дә су эчендә калды ул вакытта. Нокса елгасы, ярларына сыеша алмыйча, түбән­лектә ур­нашкан урамнарга җәел­де, урыны белән су 2 метрга кадәр биеклеккә кү­тәрелде. Хәзер яз җиткән саен, әлеге бистә халкы ташудан куркып тора. Елга яр­ларын кү­меп, шәхси йорт­лар салу ел саен кү­ңелсезлекләр алып килә.


Быел исә кар аеруча күп. Эрер дә туфракка се­ңәр әле, дип тынычланып булмый. Феликс Гоголь бел­дергәнчә, Татарстанда кар уртача 47 см тирәсе калынлыкта. Бу нормадан 14 см күбрәк. Тик Лаеш, Питрәч, Алексеевск, Аксубай районнарында һәм Казан шә­һәрендә аның биеклеге 70 см булуы ачыкланган. Кар катламындагы су запасы да югары, республика буенча 117 процент. Узган ел исә бу вакытта 106 процент булган. Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш якларында кардагы су күләме 141 процентка җит­кән. Ә менә Минзәлә, Мөс­лим, Азнакай, Бөгелмә, Актаныш, Баулы, Әлмәт районнарында ул – 99 процент. 


Синоптиклар язгы ташу апрельнең беренче-икенче декадасында булыр дип фаразлый.


– Язгы ташу вакытында Шушма суы ярларыннан ташып чыкмаса, өлкәннәр ярат­мый иде, хәвеф-хәтәр булачак, дип борчуга калалар иде, – ди Балтач райо­ны­ның Яңгул авылында яшәү­че халык синоптигы Әмир Шәрә­фиев. – Безнең Шушма елгасы бик сирәк елларда гына тулмый кала. Ташу көчле булган елда иген дә уңа. Быел ташу булыр дип уйлыйм. Чөнки яз кисәк, көтмәгәндә киләчәк. Нишләп быел кар авыр икән, түбәдән төшергәндә дә бик сизелә, диләр. Карда су күп. Декабрь, гыйнвар айларында җылы булу сә­бәпле, карда дым тупланды. Көндезләрен җылы торып, төннәрен салкын булса, көчле су басудан шул гына саклап калачак быел. Суыклар бетә язды дияргә була. Әмма көчле буран кө­телә әле, анысы апрель аенда булыр дип уйлыйм. 


Феликс Гоголь дә, 2 ап­рельгә кадәр көндез – җы­лы, төнлә салкын булачак, дигән фаразларын җиткерә. Көндез бераз җылытса да, төнлә уры­ны белән 16 градуска ка­дәр суытачак. Атна дәва­мында явым-төшемнәр дә булачак, урыны белән кар­лы яңгырлар күзә­телә. Аннан соң көннәр ничек булыр, бер Аллаһы Тә­галә генә белә. Ходай сакланганны сак­лармын дигән бит. Көчле ташуга әзер булып торыйк.


Әмир абый күрше­дәге Борнак авылында бер­ничә хуҗалыкны ел саен су басуын әйтте. “Бәрәңгелә­рен печән­лек­кә менгереп, хайваннарын башка кеше­ләргә күче­реп торалар. Тик ничә еллар шулай газаплансалар да, бер­сенең дә бу җирдән китәсе килми. Шушмага Көш­кәт елгасы килеп кушылган урын ул. Җәен андагы гүзәл табигатьне күр­сәң, исең китәрлек. Шу­ңа да елның бер михнә­тенә сабыр итә алар”, – ди Әмир абый.  

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев