Малайны тракторга утырттым
Флорид Гайнуллинны мәктәптә эшләп йөргән җиреннән Саба районының “Шытсу” җәмгыяте белән җитәкчелек итәргә билгелиләр. Бөтенләй икенче тармакка килеп керү куркытмадымы соң, дигәнгә: “Теләсә кайсы эшкә өйрәнергә кирәк, шунсыз булмый, яңа җиргә күчкәч, баштарак һавада очып йөрисең инде. Укытучылыкка да урау юллар үтеп килдем”, – диде ул.
Беренче эш көнен фермада башлый яңа җитәкче. Иртәнге якта савымчылык комплексы белән танышырга теләп, ферма ишеген ачып керә һәм, кайдан чыгып китәсе икән, дип адашып кала. Әйтү генә ансат, меңгә якын сыер асрала торган комплекс берничә өлештән тора. Янәшәдә – башка фермалар. Терлекчеләрнең эш шартлары белән танышырга менә дигән мөмкинлек була бу. “Хәзер күзне йомып та урап чыга алам”, – ди хуҗалык җитәкчесе. Шулай булмый ни, иртә-кичен ферманы бер әйләнеп чыкмаса, аның күңеле тыныч түгел. Хуҗалыкның төп акча чыганагы – шушы сыерлар бит.
Тик менә сөт бәясе кимү генә кәефләрен кырган.
– Әгәр дә сөт бәясе узган елгы кебек тотрыклы булса, гыйнвар аенда хуҗалыкка өстәмә ике миллион ярым сум акча кертә алган булыр идек, – дип уфтана ул. – Хуҗалык өчен табышлы булгач, өч тапкыр савуга күчтек. Ике тапкыр сауган вакытка караганда сөт күләме сизелерлек артты.
Хуҗалыкта бүген ике мең мөгезле эре терлек, 200 баш ат, 1420 сарык асрыйлар. “Сарыктан акча керә дип мактанып булмый. Йон, тире бәяләре түбән. Заманында сарыкның тиресенә, йонына бәя югары чорлар булган, – ди Флорид әфәнде. – Ләкин алга карап та яшәргә тиеш без, табышы юк дип, сарыкларны бетерсәк, киләчәктә нишләрбез?! Атчылыкта да, сарыкчылыкта да баш санын арттыру юнәлешендә эшлибез”. Сорап килүчеләргә саталар да. Сарыкларны Сабантуй, Корбан гаете вакытында сораучылар шактый була, ди ул.
– Авыл хуҗалыгында бик нык тырышырга кирәк, – ди Флорид әфәнде. – Бары оптимист булырга омтылырга, пессимист булырга ярамый. Күпләр, авылда эш юк, дип зарланырга ярата. Теләге, сәламәтлеге нык булган кеше теләсә нинди эшне башкара ала. Болыннарда печән күп хәзер. Бар да чап, печән өчен чыгым чыкмый. Ялкауланып кына ятма. 15 үгез асрыйсың икән, алар җитлеккәч, бер үгез акчасы – печәнгә, икенчесе ашлыкка китсен. 3 үгез акчасына тагын бозаулар ал, 10 үгез кала. Берсеннән уртача алганда 60 мең сум акча керсә, хуҗалыкка 600 мең сум керде дигән сүз, – дип, укытучыларча аңлатып, санап күрсәтте ул.
Күп булмаса да, яшьләр дә хуҗалыкка эшкә килә икән. Флорид әфәнденең улы тракторда эшли. “Без дә трактордан башладык, эшлә, тормышны төптән аңла, дидем. Үземнең дә теш табибы буласым килгән иде, аттестат алуга, фикеремнән кисәк кенә кире кайттым да тракторга утырдым. Армиядә дә булдым, Германиядә хезмәт иттем. Аннан кайткач та тракторда бер ел эшләдем. Безнең география укытучысы бик көчле, белемле, зыялы кеше иде. Берзаман шуның кебек буласым килә башлады бит. Биология-география укытучысы булу теләге белән укырга кердем. Укуны тәмамлагач, Шытсу мәктәбенә кайтып, бөтенләй башка фәннәр – тарих, математика укыта башладым. Тумышым белән Бигәнәй дигән авылдан мин. 10 чакрымны җәяү йөрергә туры килде. 18 сәгать урынына 28не укытсам да, төн буе дәрес хәзерләп утырсам да, мәктәптән ниндидер көч алып кайта идем. Ул чорда укучылар белән эшләү дә шулкадәр рәхәт булды”, – дип истәлекләрен яңартты ул. Хуҗалык җитәкчесе итеп билгеләнгәннән соң да, укытучылык стажы өзелмәсен өчен, ике ел биология белән география фәнен укыта әле ул.
– Тугызны тәмамлагач, малайның Казанга китәсе килгән иде. Сабадагы аграр көллияткә барырга киңәш иттем. Анда яшәргә өйрәтеп чыгаралар. Хуҗалыкта эшли башлагач, улымның тормышка карашы үзгәрүен тойдым, – ди Флорид әфәнде. Хәзер әнә тракторны “Камаз” машинасына алмаштырасы килә егетнең.
– Кеше кайда гына эшләсә дә, ул хезмәтен яратып башкарырга тиеш. Моны үземнән чыгып әйтәм. Фермага кергәч, бозауларның башыннан сыпырып куям. Кечкенә бала кебек аларның да иркәләнәсе килә. Кешеләр белән дә шул ук хәл. Кемгәдер җайлап әйтергә, икенчеләренә катырак булырга кирәк, – ди ул. – Бездә дә бөтен эш көйле бара дип булмый. Яшермим, төрле чаклар була. Бер кеше, “салдым” белән мавыгып, өч көн эшкә чыкмады. Килә икән, миңа җибәрегез, дидем. Керде, сөйләштек. 55 яшькә кадәр авызыма да алмыйм, эшемә кире кайтарыгыз, ди. Кешегә мөмкинлек бирергә кирәк. Тота-каба сындырырга ярамый. Киресенчә, ярдәм итсәк, ул туры юлга басарга мөмкин. Җитәкчелеккә килгәнсең икән, син оештыручы гына түгел, психолог та булырга тиешсең, шунсыз булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев