Олылар – аш, балалар уен сорый
Агросәнәгать паркы базар түгел. “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында “Казан” агропаркы директоры Олег Власов әнә шулай диде. Паркта сату мәйданнарына караганда авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә урын күбрәк бирелгән. Агропаркның эшли башлавына май аенда биш ел була. Әлеге комплекс 1200 кешене эш урынлы иткән. Еллык товар әйләнеше узган ел 1,5 млрд сумга җиткән.
– Соңгы ике елда табышка эшли башладык. Узган ел паркка 3,4 миллион сатып алучы килде. Эш көннәрендә 7-8 мең кеше булса, шимбә-якшәмбедә 24 меңгә җитте, – ди Олег Власов. – Безгә төрле яшьтәге кешеләр килә. Өлкәннәрдән алып балаларга кадәр. Кайвакыт үзем дә видеокамера аша кешеләр ташкынын күзәтәм. Сатып алучыларга мөмкинлекләр тудырасыбыз бар әле. Гаилә белән килүчеләргә балалар мәйданчыгы төзергә кирәк, бу – замана таләбе.
Сата белмәсәң, булмый
Генераль директор агропаркны республиканың иң уңышлы эшләүче оешмаларының берсе дип атый. “Берничә ел эшләү дәверендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр белән сатучылар арасында элемтә булдыра алдык”, – ди ул. Җитештерүчеләргә ярдәм итү максатыннан эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус маркетинг сәясәте дә барлыкка килгән. Биредә үз эшен җәелдерүчеләргә 50 процентка кадәр төрле ташламалар һәм башка шундый өстенлекле тәкъдимнәр керткәннәр.
Үзе паркка килеп сәүдә итә алмаган фермерларның ризыгын сатуны көйләп җибәргәннәр. “Фермерский дворик” исеме астында сатыла торган азык-төлекне агропарк үзе сата икән.
– Сату бөтен кешедән дә була торган эш түгел. Кайбер фермерлар җитештерә белә, тик сата алмый. Килеп урын алалар, тик сатып алучыны ничек җәлеп итәсен белмиләр, бу аларга бик авыр бирелә. Без андыйларга үзебез ярдәм итәргә булдык, – ди директор.
Агропаркның тагын бер өстенлеге – ярминкә мәйданчыгының ел әйләнәсе эшләп торуы. Ул көзге чорда аеруча зур популярлык казана. Атна саен йөзләп эшмәкәр килә. Узган ел, мәсәлән, Казан шәһәрендә сатылган ярминкә продукциясенең 30 проценты әлеге мәйданчыкка туры килгән. Ярминкәләр хәзер дә дәвам итә икән. Төрле районнардан килеп, үзләре җитештергәнне, үстергәнне сатып китәләр. Сүз уңаеннан, язгы чорда биредә тере кош-корт сату уңышлы бара.
Күрсәтеп эшлиләр
Соңгы елларда эшкәртү нык үсеш алган. Узган ел эчендә генә дә 18 эшкәртү урыны барлыкка килгән. Биредә 800 төрдәге 70 мең тонна продукция эшләп чыгарыла. Эшкәртү, ризык әзерләү кеше күз алдында башкарыла, әлеге проектны “Ачык формат” дип атаганнар. Сатып алучы пыяла аркылы аларның ничек эшләгәннәрен күреп тора. “Ничек итеп ипи пешергәнеңне, сыр җитештергәнеңне, балык эшкәрткәнне, ит чыгарганны күрсәтү кешенең ышанычын яулау өчен дә кирәк”, – ди Власов.
Җитәкче бөтен нәрсә ихтыяҗдан чыгып эшләнә ди. Сатуга дип китерелгән сөт артып кала башлагач, аны эшкәртү проблемасы калкып чыккан. Эзләнә торгач, сөт эшкәртергә теләк белдерүче эшмәкәр барлыкка килгән. Хәзер 600 литр сөт эшкәртеп, 2-3 ай эчендә 100 кило сыр ясарга өлгергәннәр инде. Аны паркта да саталар, Казандагы рестораннарга да җибәрәләр. Сөттән йогырт ясау турында уйлана башлаганнар. Кем белә, киләчәктә агропарк йогыртын да тәмләп карау насыйп булыр.
Бәяне без куймыйбыз
Ачылган вакытта ярым буш булган мәйданчыклар бүген тулы куәтенә эшли, дип белдерде җитәкче. Яшерен-батырын түгел, зал тутыру өчен беренче мәлдә алыпсатарлар да бирегә үз товарлары белән килгән иде. Бүген андыйлар юк дәрәҗәсендә, диләр. Киләчәктә сату мәйданчыгын тагын бер кат тикшерергә, кабатлана торган ризыкларның санын киметергә уйлыйлар. Моннан тыш эшкәртү мәйданнарын тагын да камилләштереп, күмәртәләп сату эшен җайга салырга уйлыйлар.
Тик биредә бар да ал да гөл дип булмый. Кайбер төр ризыклар аеруча кыйммәт. Моның шулай икәнен Олег Власов та таный. “Без бәя билгеләү белән шөгыльләнә алмыйбыз. Читтән кайтартыла торган җиләк-җимеш бәясен нык арттыруларына кайчак үзебез дә аптырыйбыз. Андыйларга бәягә түгел, сатуга игътибарны юнәлтергә киңәш итәбез. Ләкин сәүдәгәрнең – үз кануны”, – ди директор.
Олег Власов агропаркта бары тик сыйфатлы ризыклар гына сатылуына басым ясады. Һәрбер продукцияне тикшереп сатуга чыгаруларын әйтте. Узган ел лабораториядә 133 мең тикшерү уздырган булганнар,16 тоннадан артык продукция сатуга чыгарылмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев