Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннарга тагын киләм әле

Зак Мельберг Амери­каның Мичиган штатындагы кечкенә генә Ладингтон шәһәрендә яши. Россия белән танышасы килеп кунакка килгән ул. Казан халкын аеруча яраттым, биредә ачык йөзле кешеләр яши икән, ди егет.

Чит илләрдә, гадәттә, Рос­сиядә урыслар гына яши дип уйлыйлар. Башкалардан аермалы буларак, ул татарлар барлыгын алдан белгән. Уз­ган ел Татарстаннан өч егет-кыз алар шәһәренә барган булган. Менә шунда якын­нан танышып китәләр. ”Татар мил­ләте турында бе­ләм мин, кунакка бер кайтып, күреп ки­тәрмен әле”, – ди ул аларга. Сү­зендә тора да.


– Россия белән танышуны Мәскәүдән башладым, – ди Зак. – Яшермим, беренче мәл­­дә бик ошап бетмәде. Мәскәүләр белән аралашу бик кыен, алар синең со­равыңа теләр-теләмәс җ­а­вап бирә. Ә менә Казан мине бөтенләй башкача каршы алды. Монда халык ачык йөзле. Казаннан соң Санкт-Пе­тер­бургка бармакчы булам.


Зак Казанның күп кенә урыннарында булган. Кремлегез бигрәк тә күңелемә хуш килде, ди. Туристлар өчен бик күп мөмкинлекләр барлыгын да әйтә. Кукмарага да барып килгән. “Кеч­кенәрәк ке­нә шәһәр. Анда тау бар икән, рәхәтләнеп шудык, шул­кадәр ошады. Бик ку­нак­чыл­лар. Мантый, пил­мән белән сыйладылар”, – ди егет.


Аңа безнең милли ри­зык­ларыбыз да ошаган. “Иң тәмле ризык – өчпочмак. Ашап туя торган түгел. Кая гына керсәм дә, шуны сатып алам. Гөбәдия­гезне дә үз иттем. Өлеш тә ашап карадым. Күп әйбер­дән авыз иттем инде. Исем­нәре хәте­ремдә дә калмады”, – ди егет.


Ул көзгә кабат Казанга ки­лергә җыена. Бу юлы үзе генә түгел, дуслары белән. Дусларын да өчпочмак белән кызыктырган. Казанда юкка гына өч­почмакка һәй­кәл куймаганнар икән, туристларны җәлеп итүнең бер юлы булган бит бу...


– Һөнәрем буенча пешекче мин, ресторанда эшлим. Татар ризыкларын пе­ше­рергә өйрәнер өчен махсус килергә җыенам. Сез­нең нинди ризыклар ашаганны Америкада да бел­сеннәр әле, – ди Зак.


Россиягә килергә уйлагач, берничә авыз сүз урысча да өйрәнгән булган. Сүз арасында “спасибо”, “очень приятно”, “здравствуйте”, “до сви­дания” дип кыстырып та куя. “Татарча өйрәнәсе калган икән дим, икенче килеш­кә татарча өйрәнәм, “рәхмәт”, “исән­месез” дигәннәрен бе­ләм инде”, – ди.


Россиянең кай ягы ошамаганмы? Юллар... Машина­ларның кагыйдәләрне бозып, куркыныч йөрүе. Без аның белән Казанның бер бис­тәсенә бардык. Безнең юлларны үзегез беләсез, чо­кыр-чакырлы, аеруча кар эрегән вакытта. Бер машина чокырга эләкмәс өчен каршы якка чыкты да кабат үз юлына кайтты. Зак куркуыннан кычкырып җибәрде. Ә без мондый хәлләргә ия­ләнгән инде...


Олы юлдан урамга кергәч тә, чокырлы юллар буйлап машинаның көчкә идарә ите­лүенә аптырады егет. Мон­да гел шундый хәлме, дип тә сорады әле. Ачык чырай, тәмле сый янына яхшы юлы да кирәк шул.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев