Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ипи шүрлектә ятмый

Сата белмәгәч, алып тормаска иде. Депутатлар сатылмый калган ризыкны кире җитештерүчегә кайтаруны тыю турында закон проекты әзерләгән. Әмма берьюлы ике оешма – Икътисадый үсеш, Сәүдә һәм сәнәгать министрлык­лары бу фикергә каршы чыкты. Түрәләр әйтүенчә, бу мәсьәләне яхшылап тикшерергә кирәк.

Сәүдә һәм сәнәгать министр­лыгының департамент директоры урынбасары Никита Кузнецов әйтүенчә, бу мәсьәлә буенча 52 төбәкнең фикерен белешкәннәр. Яклаучылар да, каршы чыгучылар да бертигез булган. Зур кондитер фабрикасының берсендә идарәче булып эшләүче Сергей Сурмач  мондый закон проектының бик тә кирәк булуын белдерә. “Без хәзер товарны кире кайтармаска риза булган эре сәүдә челтәрләре белән генә эшләргә тырышабыз, – ди ул. – Ә менә җитештергәнне кире үзе­безгә бирүчеләр белән элемтәне өздек. Кызганыч, шушы хәлләрдән соң товар әйләнеше 70 процентка төште. Ләкин шунысы бар: җи­теш­тергәнне 40 процентка кадәр кире кайтару  тагын да зуррак югалтулар китерә. Моңа кадәр кире килгән ризыкны юк итәргә мәҗбүр булдык. Чөнки составында май булган торт, пирожныйларны берничек тә кабат эшкәртеп булмый. Шуңа күрә югалтуларга юл куймыйча эшләвең хәерлерәк”.


Сергей Сурмач сүзләреннән аңлашылганча, Европа илләрендә сатылмаган ризыкны кире кайтару дигән нәрсә гомумән юк икән. Зур сәүдә челтәрләрендә махсус программалар урнаштырылган, сатып алучыларның ихтыяҗын исәпкә алып, җитештерүчеләргә нинди заказ җибәрүне көйләп торалар. Хәер, Россия сәүдәгәрләре өчен мондый төгәллек кирәкми дә. Алар үзләренә беркайчан да зыянга эшләми бит.


– Бу сорауга берничек тә берь­яклы гына җавап бирергә ярамый, – ди  икмәкханәдә эшләүче Ирина Гав­рилова. – Һәр ризыкның саклану вакыты бар, ипине берничек тә киштәдә озак яткырып булмый. Сәү­дә турындагы федераль законга кайбер үзгә­решләр кертергә кирәктер, әмма бөтен якны уйлап эш итәргә кирәк. Монда җитеш­те­рүчеләрнең дә, сәүдәгәрләрнең дә, сатып алу­чы­ларның да мән­фәгате якланса яхшы булыр иде. Сатучы белән җи­теш­терүченең бер-бер­сен аңлап эшләве кирәк. Алар ризыкны кире кайтара икән, аның уры­нына икенчесен алсын.


Ул эшли торган икмәкханә күп күләмдә ипи пешерми. Халык их­тыя­җыннан чыгып эш итә. “Без­нең белән эшләүче кибетләр күпме сатылганын белә, шуннан чыгып ки­рә­ген генә алалар. Кире кайтару да бик аз. Күп күләмдә, эре сәүдә үзәк­ләре бе­лән эшләү­че­ләр­гә кыенрактыр. Бездә бөтен нәрсә җирлек хал­кының мәнфәгатеннән чыгып эш­ләнә”, – ди ул.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев