“Элеккеге ташу юк инде ул”
Ташу быел ничек булыр, тагын су басмасмы? Түбәнлекләрдә урнашкан шәхси хуҗалыклар бүген әнә шул хакта уйлана. Алар инде күптән әзерлек чарасын күргән. Республиканың 209 торак пункты су астында калырга мөмкин. Чөнки Куйбышев сусаклагычында инде бүгеннән үк су 3,5-4 метрга югары күтәрелгән.
Алдан аяк киенү
Белгечләр әйтүенчә, быел Зөя, Сумка, Казансу, Мишә, Нократ, Шушма, Зәй елгалары ярларына сыешмаска мөмкин. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, республика су басу куркынычы янаган төбәкләр исемлегенә дә кертелгән. Ташуга каршы тору эшләре 728 млн сумга төшәчәк. Елга үзәнлекләре чистартылган, 109 гидротехник корылма, 3802 су торбасы ремонтланган. Ташу 209 торак пункттан тыш, 4 социаль объектка, 18 чакрым машина юлына, 16 күпергә, 2 куркыныч корылмага, 5 икътисад объектына, 3 трансформатор подстанциясенә “кагылырга” мөмкин. Ә менә тимер юл, агулы химикатлар саклана торган складларга, сәнәгать калдыклары, суҗыйгыч, үләт базлары урнашкан җирләргә куркыныч янамый.
Ташу булмагач, күңелсез
Куркыныч исемлектә Ютазы районының Акбаш авылы да бар. “Авыл буйлап үтә торган Дим елгасын чистарткач, су басу бетте, – ди җирлек башлыгы Лилия Тимербаева. – Җирлек башлыгы булып эшли башлавыма бер генә ел әле. Миңа кадәр эшләгән рәис авыл уртасыннан үтә торган елганы чистарту эшенә алынган иде. Экскаватор белән казып, тирәнәйткәч, узган ел су артыгын күтәрелмәде. Аңа кадәр авыл кешеләре шактый интекте”. Елганы тирәнәйтеп кенә калмыйча, авыл халкы өмә үткәреп, агач-куакларны да чистарткан. Анысы боз ташкыны агып китсен өчен кирәк. Су кондызлары салган 5-6 җирдәге “күпер”не юк иткәннәр. Соңгы өмәне 3 декабрьдә уздырганнар. Көчле ташуга гадәтләнгән авыл халкы хәзер “элеккеге күңелле су басуны” сагына икән. “Безнең авыл ташу вакытында гөжләп торды. Хәзер мондый хәлләр артта калды дип уйлыйбыз да, ләкин язга чыгуга күңелдә шик туа. Язның ничек киләсен белеп булмый. Шуңа да авыл урамнарын гел карап йөрим, әлегә су чыккан урыннар бик күренми”, – ди җирлек башлыгы.
Бу якларда кар да күп түгел икән. “Бөгелмә белән чагыштырганда бездә кар күпкә аз. Март аенда гына яуды, дисәм дә, арттыру булмас. Кыш буе карсызлыктан интектек. Хәзер булганы да эреп бара”, – ди Лилия ханым.
Ташу кирәкле шәйдер
Кама Тамагының Кече Салтык белән Олы Салтык авыллары да су басу куркынычы янаган исемлеккә кертелгән. Кече Салтык Олысыннан өстәрәк урнашкан. Анда бер миллион кубометр су сыешлы буа бар икән. Аны төзегәч, Олы Салтыкның кайбер хуҗалыкларын язгы чорда су баса башлаган. Ике авыл арасындагы Ылгыма елгасына кечкенә инешләр кушыла, кырдагы кар суы да авылга төшә. Моннан тыш Олы Салтыкның ике урынында буа буылган. Төшкән су авылга җәелмәсен өчен, язын торбаларны чистартып куялар. Олы Салтыкта ел саен бер йортны су баса, хәзер анда кеше яшәми. Кайбер елларда ике хуҗалыкның ишегалдына су керә, 30лап бакчаны баса. “Су 12–14 апрель тирәләрендә бер көн котырып ала, шуның белән тына. Авылга әллә ни зыян китерми”, – ди җирлек башлыгы Хәлим Ибәтов.
Кама Тамагы якларында кар күп яуган. Җирдә туң юк, акрынлап сеңеп бара. Кар көпшәк, тиз кими, диләр. “Кар запасы күп булу авыл кешесе өчен әйбәт ул. Җирдә дым тупланачак. Көндезләрен 5-6 градуска кадәр җылытып, төннәрен салкын тору безнең файдага гына”, – ди Хәлим әфәнде.
– Ташу кайбер елларда ишегалдына керә, – ди Теләче районының Югары Мәтәскә авылында яшәүче Сәрия Гарипова. – Түбәнлектә урнашкач, кайвакыт җәй көне көчле яңгыр яуганда да ишегалдын су баса. Элеккеге кебек көчле ташулар юк инде ул хәзер. Бездә зур елгалар да юк. Арттагы инеш тулып чыга да бер көннән тына. Җәен коры елгага әверелә. Бер елны бөтенләй ташу булмады, су боз астыннан китте дә барды. Быел кар күп булса да, җиргә сеңеп, югалып бара.
Авыл халкы ташу булган елны ярата, ди ул. “Элек-электән ташу булган елда иген уңа, ташу булмаган елны куркыныч була, дип әйтәләр иде. Ташу булган елда давыллар булмый. Канауларны казып куйдык инде, ел хәере белән килсен”, – ди Сәрия апа.
Язны көз әйткән иде
Лениногорскида гомер итүче халык синоптигы Ринат Ибраһимов, яз “ыжгырып” килмәячәк, дип фаразлый. Узган ел бу вакытларда салкынрак та булган әле. Җылы төн беренче тапкыр 8 апрельдә күзәтелгән, быел 4е көнне төнлә җылы булган. Лениногорск якларында ташу көчле булмас дип фаразлый ул. “Безнең якларда кар да күп, туң да тирән түгел. Өч көн рәттән инде төннәрен җылы. Су җиргә сеңеп бара. Казан якларында ничектер, анысын әйтә алмыйм. Бөтенесе дә туң белән карга бәйле”, – ди Ринат абый.
Сынамышлар нигезендә язның бу рәвешле киләсен алдан чамалап була иде, ди Ринат абый. “7 гыйнварда суык булмаса, яз соң килә, диләр. Раштуа көнне салкын булмады. 20 гыйнварда төш вакытында кояш булса, яз иртә килә. Ул көнне кояш булмады, кар-буран, җил күзәтелде. Апрельдә боз сөңгеләре озын булса, яз озакка сузыла, диелгән. Монысы да туры килә. Боз сөңгеләре бер метрдан артып китә. 1 апрель православларның Бәрмәнчек көне иде. Бу көнне сәрви, тал песие чәчәк атарга тиеш. Берсе дә атмады”, – ди ул. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән Ринат абый игенчеләргә дилбегәне кулдан ычкындырмаска кирәклеген әйтә. “Быел алдан аяк киенгәннәр отачак. Кыска вакыт аралыгында чәчү эшләрен төгәлләүчеләргә генә уңыш елмаячак. Кышкы сынамышлар буенча май аеның икенче яртысында, июньнең беренче ункөнлегендә явым-төшемнәр бик күренми. Дым барында вакытында чәчеп калсыннар. Ташу килә дә китә, чәчүнең вакытын ычкындырырга ярамый”, – ди ул. Синоптиклар исә озак вакытлы фаразлар бирергә ашыкмый. Бары тик алдагы берничә көн турында гына хәбәр итә. Алар алдагы берничә көндә кайбер районнарда төннәрен дә җылы булачагын искәртә. 8 апрельгә кадәр көндезләрен 4 – 9 градус җылы күзәтеләчәк.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев