Җәяүләп Казанга бара алам
Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовне белгән кешеләр аның бик үзенчәлекле шәхес икәнен әйтә. Аның белән бер сөйләшеп утыру – үзе бер тормыш мәктәбе. Хезмәттәшләре юкка гына, без Закирҗан буразнасыннан барырга тырышабыз, димиләрдер.
– Закирҗан Миңнемуллович, күп кенә уку йортлары укучы җыя алмыйлар, ә сезнең көллияткә эләгер өчен су буе чират. Хикмәт нидә?
– Без беркемне дә чакырып йөрмибез, үзләре килә. Теләүчеләр шулкадәр күп, хәтта урын җитми. Яңа бина төзи башладык. Безнең эшне беренчеләрдән булып район хакимиятендә күрделәр. Аннан күрше районнарда даныбыз күтәрелде. Тик республика Мәгариф министрлыгының безгә булган битарафлыгы күңелне әрнетә. Берсендә Россия Мәгариф министрлыгыннан тикшерү белән килгәннәр иде, сез монда яшисез икән бит, дип киттеләр. Чыннан да яшибез, күңелебез 24 сәгать буе көллияттә. Чын мөгаллим оҗмахка чиратсыз кертелер, дип юкка гына әйтелмәгәндер. Иң зур дәрәҗәбез – әти-әниләрнең безгә булган хөрмәте. Укып чыгучыларның кайберләре, яныма кереп, рәхмәт, төпле белем, тәрбия бирдегез, тормышта үз юлыбызны таба алдык, диләр. Моннан да зур бәхет юктыр ул.
– Әллә ничә төрле гаиләдән килгән балалар белән эшләү бер дә җиңел түгел. Сез ничек тиз арада аларның тормышка карашларын үзгәртә аласыз?
– Баштарак көллияттәге тәртипкә кертү өчен 3-4 ай тилмерә идек. Еллар үткән саен яшьләр рухи яктан әзерләнеп килә башлады. Бер ай эчендә 150 студент үзеннән-үзе көллият тормышына кереп китә. Әйтерсең, моңа кадәр дә бездә белем алганнар. Тәртип булган җирдә акча да юкка сарыф ителми. Балалар чисталыкны, тәртипне саклый белә. Бу нәрсә дигән сүзме – киләчәктә алар булган җирдә шундый ук мохит булачак. Менә шуңа күрә дә килгән студентларны фатирларга урнаштырмыйбыз. Фатирга кертәсең икән, тәртип югала, аннан әти-әниләргә дә чыгым өстәлә. Интернат ягын зурайту турында да уйлана башладык.
– Шулай да мондый тәртип бөтен егет-кызларга ошамаска да мөмкин бит.
– Алдан ук әйтеп куйдык, ошамый икән, кереп әйтегез, кайтып, әти-әниләрегезне борчуга салмагыз, дидек. Болай да аларның мәшәкате баштан ашкан. Ничә еллардан бирле акчаның артканы юк, эш урыннары кыскара... Балага тәрбия бирә белми дип, әти-әниләрне гаепләргә ярамый. Замана кырысланды. Бу уку елына бер малайны алып килделәр. Зинһар алыгыз, шушы малайдан кеше ясагыз әле, киләчәктә әнисенә терәк булыр иде, диләр. Кураторы үзенең костюм-чалбарларына кадәр алып килеп киертте. Җайлап кертеп җибәрдек, дәресләрдә катнаша башлады. Бездәге тәртипне кабул итәсең икән, тормыш алып бара торган ир булып чыгасың, дип үзем аның белән сөйләштем. Егет күзгә күренеп үзгәреп килә. Тәртип бозулар була икән, иң зур җәза – әти-әниләрне чакыру. Берсенең дә китерәсе килми. Рәхмәт әти-әниләргә, шалтыратабыз икән, шундук килеп җитәләр. Баланың тәртибе яхшырсын өчен бергәләп фикерләшәбез. Үзебезнең кеше дигән төшенчә керде, безнеке икән, кагыйдәләргә буйсынырга яки китәргә тиеш. Тик китәргә теләмиләр.
– Сезне студентлар белән бергә физик күнегүләр ясый диләр, дөресме?
– Шулай. Йөгереп Казанга кадәр барып кайта алам. Үзем белән нык шөгыльләнүем нәтиҗәсе бу. Балалар, монда килгәч, безнең хәтер яхшырды, диләр. Чөнки алар үз өсләрендә эшли. Көн саен дәрестә катнашып утыралар. Сәламәт яшәү рәвешенә кишер суы эчеп кереп киттем. Аннан күнегүләр ясарга алындым. Хәзер чәй содасы эчәм. Бик файдасы бар. Ул организмдагы шлакларны куа. Ашарга ярты сәгать кала, 60-70 градус җылылыктагы бер стакан суга бер чәй кашыгы сода салып эчәргә кирәк. Көнгә ничә тапкыр ашыйсың, шулкадәр эчсәң әйбәт. Шунысын да әйтим әле, ашар алдыннан яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Студентларга да иң башта яшелчә бирәбез, аннан кайнар ризык ашатабыз. Ашаганнан соң салкын су эчмәс-кә кирәк, бары җылымса су. Мин боларның барысын да үз тәҗрибәмнән чыгып әй-тәм. Дөрес туклангангамы, хәтерем дә шәп.
– Димәк, Сезне беркем дә алдый алмый...
– Юк. Ничә ай үтсә дә, хәтеремдә тора. Бу сорауга ничек җавап бирерләр икән дип кабаттан сорый алам.
– Монысы инде Ходайдан бирелгән сәләттер.
– Анысы шулай, ә менә сәламәтлекне сакларга кирәк. Машинаны гына алыйк. Ят тавышның нәрсә-дән икәнлеген ачыкламыйча йөрүеңне дәвам итсәң, ул ак-рынлап сафтан чыга, башка өлешләренә зыян килә. Ке-шенең сәламәтлеге дә шулай. Әгәр дә мин үземне карамаган булсам, инде күптән инвалид кала идем. 105 килограмм авырлык җыйган идем бит.
– Саба – татар районы. Нинди телдә белем бирәсез?
– Урыс телендә. Ни өчен татар телендә түгелме, хәзер бөтен китаплар урыс телендә, татарча юк. Булмаганны каян табасың!? Татар теле мәктәпләрдә БДИ кер-телгәннән соң кысыла төште, фәннәрне урысча укытырга тырышалар, татар теле авыр фән булып кала башлады. Кызганыч, билгеле. Шуңа күрә без әдәбиятка нык игътибар бирергә булдык. Әдә-би геройлар белән шәхес формалаштырып, телгә мәхәббәт тәрбияләп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Казанга жэяу килеп курсэтегез эле, ботен кеше жэяу йори башлый аннары, бензинга да, акчага да экономия була.
0
0