Бөтен нәрсә сөттән кыйммәт, сыер гына кызганыч
Әле ярый гаилә фермасы төзергә теләк белдереп махсус программага кермәдек. Сыер асрыйбыз дип дәүләттән ярдәм алган булсак, кая барыр идең, табышы булмаса да, терлекләрне тотарга туры килә бит. Саба районының Түбән Шытсу авылында яшәүче Алсу һәм Әнәс Сөнгатуллиннар, сөт бәясе кимегәч, сыер асрауның файдасы калмый башлады, дип чаң суга.
Бүген аларның хуҗалыгында биш сыер бар. Моңа өстәп дүрт бозау асрыйлар. “Бозауны кечкенә чакта ук сатарга тырышабыз, – ди гаилә башлыгы Әнәс. – Баштарак үгезләр симертә идек, алардан артык файда калмагач, бөтен көчне сөтчелеккә бирергә булдык”. Тик менә соңгы вакытта бәяләрнең төшүе генә аптырашта калдырган үзләрен.
– Сөтнең литрын 15 сум 50 тиенгә җыя башладылар. Узган ел бу вакытта 23 сумга тапшыра идек. Бәя төшү үзен нык сиздерә, – ди Әнәс.
Хуҗабикә Алсу күмәк хуҗалык бухгалтериясендә эшли. Аңлашылганча, өйдәге исәп-хисап эшләре дә аның җилкәсендә. “Мин терлекләрне караучы, аларга азык булдыручы гына”, – дип көлә Әнәс. Алсу шәхси хуҗалыкта сөт җитештерүнең күпмегә чыгуын исәпләп караган. Бөтен нәрсәне сатып алган очракта аның үзкыйммәте 15-17 сум тирәсенә чыга икән. “Литрын 23 сумга тапшырганда табыш кертү турында уйларга була иде”, – ди Алсу.
– Чыннан да, бөтенесен дә исәплисең икән, бер тиен дә файда калмый, – дип сүзгә кушыла Әнәс. – Бердәнбер юл – печәнне үзең әзерләү. Менә шул вакытта сөтнең үзкыйммәте түбәнрәк була. Үз җирең булып та әллә кая барып булмый. Ягулык бәясе көннән-көн үсә. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә бик кыен хәзер. Кайбер очракта сатып алуың хәерле дип тә куясың. Әле ярый безнең авылда иркенлек, печәнне елга буйларыннан рәхәтләнеп әзерләп була.
Шуңа да алар терлек азыгын үзләре әзерләргә тырыша. Алсу хуҗалыкта эшләгәч, аннан да бирәләр. Җитәрлек булмаса, сатып та алалар. “Терлекләргә ашатыр өчен икмәкне дә 7 сумнан кимгә табып булмый”, – ди гаилә башлыгы. Ел дәвамында бер сыерга ким дигәндә бер тоннадан артык фураж кирәк. Сөт биргән чорда онны кызганасың икән, сыер да “саранлана”.
– Асрарга уйлагач, бетерәсе килми шул, – ди Сөнгатуллиннар. – Сөт бәяләре үсәр дигән өметтә торабыз.
Алар моңа кадәр дә ике сыердан да кимне тотмаган. Биш сыер асрый башлауларына да ике елдан артып киткән. Зур өметләр белән җәй көне абзар-кураларын да яңарткан булганнар. Шулкадәр тырышкач, абзарны да буш тотасылары килми.
Авылда сыер асраучылар шактый икән. Хуҗалыкларның күпчелегендә ике-өч баш. “Асраган кеше берне генә тотарга тырышмый инде, өстәмә акча керсен дип өметләнә. Берне генә асраучылар бик сирәк бездә”, – ди Алсу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев