Кычкырып елыйсы килә
Без аның артыннан көчкә җитештек. Рульгә 50 яшендә генә утырcа да, машинада кызу йөри. Тик әлегә тракторга утырырга җөрьәт иткәне юк икән. Әмма анысы да булырга мөмкин. “Форсункасына су эләккән булырга тиеш”, – диде ул, тракторчыларга машинасыннан 20 литр сыешлы май савытларын бушатканда.
Әлфия Слесарева – БТИ җитәкчесе дә, торак-коммуналь хуҗалык департаменты башлыгы да, үзе туып үскән Түбән Мактамада авыл җирлеге рәисе дә булган кеше. Берничә ел элек очраклы гына фермер эшенә кереп китә. Ничекме? Көннәрдән бер көнне аны хакимияткә чакырып алалар да, җирдә эшләргә теләгең юкмы, тракторың бар бит, уйлап кара әле, диләр. Өенә кайтып, ире белән киңәшләшә дә, ярар соң, 50 гектар алып карарбыз, дигән фикергә киләләр. Ә районда Әлфияне яхшы беләләр: тотынса, һәр эшне дә җиренә җиткереп башкарачак. Районның бер читендә 500 гектар җир әзерләп куюларын әйтеп, үзен бер мәлгә аптырашта да калдыралар. Әмма чигенми. Авыл тормышы ят түгел аңа. Әтисе гомер буе мал асрап яшәгән, Әлфия дә – эшләп үскән кыз. 2011 елда була бу кискен борылыш.
– Беренче елда 50 гектар җиргә ашлык чәчтек. Аннан кредитка, лизингка техника алып, чәчү мәйданнарын арттыра башладык, – ди Әлфия ханым. – Хәзер 1 мең 200 гектар җиребез бар.
Фермерлыкка кереп киткәндә, терлек асрау уе булмый аларда. Бишмунча авылы янәшәсендәге ташландык ферманы да алырга киңәш иткәч, тәрәзәсе, ишеге дә булмаган коры стенаны сыерлар торагы итәләр. Баштарак терлекне симертергә алыналар. Аннан савым сыерларына күчәләр. Баш санын 300гә җиткерәләр. Беренче көннән үк савым сыерлары аласы калган да бит, шул чакта киңәш бирүче дә булмады, үзебез рәтен белмәдек, дип үкенә ул хәзер. Ялгышлар аша булса да, җаена төшенәләр.
– Беренче елларда кулдан эш киткән, әллә ташларга инде дигән вакытлар күп булды. Гомер буе җитәкче урыннарда эшләгәч, авырлыкларга бирешә торган холык түгел миндә. Үз гомеремдә бер оешманы да бөлгенлеккә чыгармадым, ташландык җиргә килдем, күтәреп, аякка бастырып киттем, – ди Әлфия ханым. – Ә авыл хуҗалыгын бернинди эш белән дә чагыштыра торган түгел икән. Биредә иртә таңнан караңгыга кадәр чабарга кирәк. Үземне көчле холыклы кеше дип саныйм, мине дә бөгә язды ул. Әмма киреләнеп булса да эшләдем, бу да сынды, димәсеннәр, тезләнгәнемне күрмәсеннәр дип үҗәтләндем. Бераздан эш җайга салынды. Шөкер, җитештерүне көйләп җибәрә алдык.
Бөтен гаилә фермада
Кайчандыр ташландык хәлгә калган ферма янын танымаслык итеп үзгәрткән алар. Берничә ферма, хуҗалык амбарлары, ашханә, эшчеләргә тулай торак, үзләре өчен аерым йорт... Әлмәттә яшәүче гаиләсен дә авыл тормышына көйләгән. Иренә дә, ике баласына да эш бүленгән. Дилбегә – Әлфия ханым кулында. Ләкин әмер биреп, эш кушып, оештырып кына йөрми ул, кулыннан көрәк-сәнәк төшкәне юк. Шәһәргә барып, кирәк әйберләрне юллап кайта, аннан тагын шул маллар арасына кереп китә. Сыерларны дәваларга тотына. Шунсыз булмый. Лейкоз авыруы йоктырган йөздән артык сыерны юк кына бәядән иткә тапшырганнар. Утырып еламадык кына инде, диләр. Шуның аркасында терлек саны 200гә калган. Баш саны дип авыру терлек асрыйсың икән, сөт сыйфаты югала, сатып алучыларның ышанычы бетә. Әлфия ханым белән ферма буйлап йөрибез. “Бу бозау нигә бетон кырыена килеп яткан әле? Егетем, тор... Монда икәү иде бит, берсе кайда? Ә, качкан икән, күрмәгәнмен”, – дип, безнең белән сөйләшкән арада бозауларының да хәлен белергә өлгерә ул.
Артык кеше алмыйбыз
Слесаревлар, үзләреннән тыш, 10-12 кешене эшле иткән. Җәен исә эшчеләр саны 20дән артып китә. Үзебезнекеләр дә бар, Үзбәкстаннан да киләләр. Эшләгән кешегә акчасын түләргә тырышам, ди фермер. “Читтән ник кеше алабызмы? Бездәгеләрнең нәрсәдән интеккәнен беләсез бит. Әле күптән түгел берсен шуның аркасында эштән җибәрдек. Шуннан соң трактор багында су барлыкка килде, – ди Әлфия ханым. – Савымчылар 25-27 мең тирәсе алса, тракторчыларныкы 30 мең сумнан ким түгел. Җәен 45 меңгә җиткән айлар да бар. Узган сезонда комбайнчыбыз 200 мең сумнан артык алды. Һәр эштә саный белергә кирәк. Әгәр мин дә колхозлардагы кебек кәгазь эшенә генә 14 кеше тотам икән, бөлгенлеккә чыгачакмын. Бездә документ эшләрен бер бухгалтер, балалар, үзем алып барам. Үзең ерып барганда гына эш бара. Нинди генә яхшы белгеч булмасын, ялланып эшләүче үземә дип эшләми. Алар белән идарә итә белергә кирәк. Кайвакыт мактыйм, каты гына орышкан чакларым да бар. Үземне әллә кем итеп куймыйм. Яннарына утырып, төшке аш ашыйм. Ашамыйм икән, сөйләшеп булса да утырам. Шулай эшләгәндә генә тормыш бара”.
Слесаревлар фермерлык эшенә күпме акча салганнарын әйтеп тормады. “Күп тоттык, авыл хуҗалыгына акча кертәсең икән, табышы турында тиз генә уйларга ярамый. Хәзер, Аллага шөкер, җай белән бара”, – ди хуҗабикә.
Сөт бәясе
Әлфия ханым иртәнге биштә аяк өстендә булуын әйтә. Иртәнге алтыда сөтен, маен, каймагын, эремчеген, итен, тушенкасын төяп, машиналары сатуга кузгала. Көн саен тоннадан артык әзер продукция саталар. Шуннан кергән акчага яшиләр. “Рәхмәт яусын главага, сүзебезне тыңлады, район күләмендә сөт ризыкларын сатуны хәл итте”, – ди Әлфия ханым.
15 сумнан сөт тапшырып яшәүчеләр озакламый бөлгенлеккә чыгып бетәрләр инде, дип борчыла тиктормас ханым. Алар үзләре дә бер өлеш сөтләрен 15 сумга сата. Сөт бәясен уйласаң, кычкырып елыйсы килгән чакларыбыз да бар, диләр. 400 сыерга исәпләнгән тагын бер ферма төзергә уйлаган булганнар. Бәяләр күңелләренә шик керткән.
– Бездән бер оешма сөт ала иде. Хәзер юк. Күз алдында анализ ясап, Әлфия апа, иң яхшы сөт – сезнеке, дип мактадылар. Без бит сыерларга бөтен төр витаминнарны ашатабыз. Мал табиблары килеп тикшереп тора, анализларын алалар. Үзебезнең дә аның кадәр табибка күренгән юк. Сыер организмына нәрсә җитмәгәнлеген анализлар әйтеп тора, без алларына салып торабыз. Менә шушы сыйфатлы сөтне Кытайдан кергән порошокка алмаштырдылар. Бу хәлләргә бик аптырыйм, – ди фермер. – Бәя юк дип сыер бетеримме? Ә бу хуҗалыкны мәңге сата алмыйм. Алмаячаклар аны, кемгә кирәк мондый бизнес? Таңнан төнгә кадәр кемнең эшлисе килсен?
Узган ел сөт бәясе 25-28 сумга җиткән булган. Хәтта, сыйфатына карап, 30 сумга кадәр күтәрелгән. Быел – 15 сум. “Коры сөтне Белоруссиядән кертәләр, диләр. Юк сүз. Аларның бөтен Россияне ашатырлык кодрәте юк. Кытайдан кертәләр. Ничек инде үзеңдә сыйфатлы ризык була торып, шундый хәлгә юл куярга була, бөтенләй аңламыйм”, – ди Әлфия апа.
Сүз дә юк, порошок белән эшләү сөт комбинатларына да кулай, продукциянең үзкыйммәте арзанга чыга, өстәвенә сөт әчи дип борчыласы юк. “Коры сөтне кайбер бозау да эчми, чирли башлый. Терлеккә ярамаган әйберне халыкка чыгаралар, – дип ачына фермер. – Ил җитәкчелеге авыл хуҗалыгына йөз белән борылмаса, бүгенге сәясәт белән әллә кая барып булмаячак. Үз эшен башлаучыларга, сүз дә юк, ярдәм бирелә. Шул ук вакытта әзер продукцияне урнаштыруда кыенлыклар белән очрашабыз. Авыл кешесенә булышырга телиләр икән, төптән үзгәрешләр кертергә кирәк. Ярдәмне дә акчалата түгел, ашлама, орлык, трактор, ягулык, җиһазлар итеп бирсеннәр. Кайсы фермер 4 миллион сумга трактор сатып ала алсын?!”
Алга таба нәрсә эшләргә уйлыйсыз, дигән сорауны бирми булдыра алмадык.
– Бернигә дә карамыйча эшләргә, – диде үҗәт ханым. – Тик быел чәчү мәйданнарын бераз киметергә уйлыйбыз. 4-5 сумга икмәк тапшырып, әллә кая барып булмый. Сәламәтлегем бар чагында эшлим әле, бирешергә уйламыйм. Планнарым күп әле минем. Ирем, балаларым булышканда, авырлыкларны бергәләп җиңәрбез, шәт.
Фото:http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев