Давыл узды, дөнья тузды
50 меңгә якын кеше утсыз калды, 52 торак йортның түбәсе купты, машиналар яньчелде, агачлар ауды. 30 май көнне булган гарасат әнә шулай кыланды. Кызганыч, үлем-җитем дә бар. Мөслим районында кибет түбәсе җимерелеп, шунда эшләүче 35 яшьлек хатын-кызның өстенә төшкән.
Алдан кисәтмәделәр түгел, кисәттеләр. Әмма мондый ук хәл булыр дип кем уйлаган? Урыны белән җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитте. Озак та үтми, интернетта районнардагы коточкыч күренешләр пәйда булды. Гарасат аркасында Казан янәшәсендәге берничә бистә халкы утсыз утырырга мәҗбүр булды. Кичкә “Ильич уты”н кабат тоташтырдылар. Башкаладагы 12 бина – кече бизнес көллияте, Тинчурин театры, Каюм Насыйри музее түбәләре, Тарпищев исемендәге теннис академиясе гөмбәзе һәм башка объектлар зыян күрде. Тинчурин театры планлаштырган тамашаларын да кичектерергә мәҗбүр булды. “Гомер буе сине көтәм” спектакле 14 июньдә булачак. 3, 4 июньгә билгеләнгән спектакльләр дә башка көннәрдә күрсәтеләчәк. “Ак барс” хоккей командасының Гагарин Кубогын яулавы уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасын да тыйнаграк итеп оештырдылар. Меңьеллык мәйданында узасы концерт булмый калды.
Бу көнне Яшел Үзән районында 12 торак пункт утсыз калды. Красный Яр авылындагы хуҗасыз бинага зарар килү аркасында ике кеше төрле тән җәрәхәте алган. Сәламәтлегенә зыян килгән хатын-кыз белән баланы район хастаханәсенә озатканнар.
Гарасат китергән хәлләр
Биектау районының Бөреле бистәсендәге, Алексеевск районының Биләр авылы мәктәпләренең, Лаеш районының Татар Янтыгы һәм Алексеевск районының Лебяжье авылларындагы клубларның түбәсе купкан. Саба районындагы ике йортны, өч абзар-кураны, янгын сүндерүчеләр бинасын, Кукмара районындагы ике йортны, ун абзар-кураны кабат төзекләндерергә туры киләчәк. Арчаның Яңа Кырлай авылында да шул ук хәл. Гарасат авыл хуҗалыгы корылмаларын да аямаган. Балык Бистәсе районының Әшнәк Качкалак авылындагы фермер хуҗалыгында 400 кв метр түбә җимерелгән. Минзәлә районының Николаевка авылындагы күп катлы йортка зыян килгән, бер ханым тән җәрәхәте белән район хастаханәсенә озатылган. Аксубай районының Түбән Татар Майнасы мәчетенең түбәсе купкан. Давыл шулай ук Актаныш, Апас, Әлки, Әтнә, Теләче, Балтач, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Чистай, Чирмешән, Чаллы аша узган. Зәй районының Иске Зәй бистәсендә берничә урамдагы шәхси йорт, хуҗалык биналары түбәләре зыян күргән. Красноармейская урамында калай кисәге газ торбасына төшү аркасында берничә йортка газ бирүне туктатканнар. Районның Әхмәт, Кадер, Куш-Елга авылларындагы шәхси хуҗалыкларда да бүген чистарту, төзекләндерү эшләре бара.
– Гарасат, ни кызганыч, безнең җирлек аша да узды, – ди Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин. – Әхмәт авылында ике сарай, ике йорт түбәсен алып атты. Өч урында электр, бер җирдә газ линиясе өзелде. Килеп чыккан әлеге өзеклекне газ һәм электр оешмалары шул ук көнне төзәтте. Давыл Кадер, Туңгылҗа авылларындагы берәр хуҗалык сараеның түбәләрен алып атты. Агрофирмага да шаукымы тиде.
– 60 яшемә җитеп, мондый хәлне күргән юк иде, – ди әлеге районның Югары Мәлем авылында яшәүче Гөлҗиһан Гафиятуллина, булган хәлләргә исе китеп.
Көчле җил гомерне өзде
Ни кызганыч, әлеге давыл кеше гомере өзелүгә дә китерде. Мөслимнең район үзәгендә сатучы булып эшләүче 35 яшьлек ханым өстенә түбә төшкән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул хастаханәдә җан бирә. “Бик авыр хәсрәт, – ди каләмдәшебез Лилия Сөнгатуллина. – Ире Айратны белә идем. Ул ике баласы белән хатынын эштән алырга килгән булган. Көчле җил вакытында Лилия кибеттән чыккан, машинага кереп өлгерә алмаган, түбә кубып, бер өлеше өстенә төшкән. Балалары күз алдында бит, бик кызганыч. Олысы мәктәп яшендә, икенче малайлары быел беренче сыйныфка керергә тиеш иде”.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова белдергәнчә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов вафат булган ханымның туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашкан. Гаиләсенә бер миллион сум күләмендә компенсация бирү турында карар кабул ителгән. Яшь ханымның үлеме буенча тикшерү эше бара.
Гарасат авыл зиратларына да зур зыян китергән, агачлар ауган. Шундыйларның берсе – Саба районының Язлы Арташ авылында туып, хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларын өмәгә чакырып интернетка мөрәҗәгать эленгән.
Игенле ел булырмы?
Синоптиклар исә мондый куркыныч хәлләр тагын да кабатланырга мөмкинлеген искәртә.
– Вакытлы матбугатта климат суынуы хакында язалар, – ди авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Шайтанов. – Кече бозлык чоры якынлашу турында сөйлиләр. Ләкин якын киләчәктә без барыбер глобаль җылыну йогынтысында булачакбыз. Суык чорга керү тиз генә көтелми. Тәҗрибәләрдән күренгәнчә, һәр ун ел саен җылыну процессы бара. Соңгы 150 елны алып караганда, XXI гасырга чыккач кына да җылыну 8 тапкыр артты. 2010 ел бик нык эссе, коры булуы белән тарихка кереп калды. Ул без көткәннән дә эссерәк, корырак килде. 2017 ел исә график буенча салкын булырга тиеш иде. Дөресен әйтергә кирәк, әмма моның кадәр үк салкын булыр дип уйламадык.
Галим үзләренең тикшерү үзәгендә синоптиклардагы кебек һава торышын алдан әйтә, фаразлый торган заманча, кыйммәтле җиһазлар юклыгын әйтә. “Мин – авыл хуҗалыгы өчен нинди ел киләсен фаразларга алынган галимнәрнең берсе генә. Климатик үзгәрешләрне белү авыл хуҗалыгында бик кирәк. Тәҗрибәләрдән чыгып, һава торышына бәйле китап чыгардык. Ул шушы көннәрдә дөнья күрәчәк. Бу студентларга да, җитештерүчеләребез өчен дә зур ярдәмлек булачак”, – ди Олег Шайтанов. Галимнең болай әйтүе юкка түгел. Табигатьтә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә киләчәктә нинди культуралар утыртырга, нинди сортларга өстенлек бирергә, нинди сортлар уйлап табарга – болар хакында чамалау кирәк. Чөнки бүген утыртканнар иртәгә ярамаска мөмкин.
Олег Шайтанов 2018 елның явым-төшемнәргә артык бай булмаячагын әйтә. Ә менә һава температурасы нормадан бераз гына югары булачак. “Март ае салкын булса да, апрельдә температура акрынлап күтәрелде, кояшлы көннәр дә булды. Апрель үз агымы белән килде. Тик төньяк-көнбатыштан циклон килеп керү аркасында икенче яртысы салкын торды. Бу хакта хәтта синоптиклар да искәртә алмады. Май без фаразлаганча килде. Май, июнь айларында тәүлеклек температура бераз гына югарырак булачак, явым-төшемнәр азрак көтелә. Май салкын тоелса да, уртача температурадан 2 градуска җылы булды”, – дип ачыклык кертә галим. Тагын шунысы бар: быел алдагы ел белән чагыштырганда туфрак та җылырак. Узган ел май аенда туфракта җылылык уртача 4-8 градус арасында тирбәлсә, быел исә 8-12 градус чамасы.
– Мин күзәтүләрдән чыгып кына җавап бирә алам, елның ничек киләсе турында тулы анализ ясый алмыйм, – ди Шайтанов. – Быел җәй җылырак килер кебек. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда август, сентябрь башка айлар белән чагыштырганда җылырак, коры килә. Быел да шулай булмагае. Киләсе 2019 елга килгәндә, ул быелга охшап киләчәк, әмма бераз гына җылы булачак.
Зыянлы салкыннар булмады
Синоптиклар бу көннәрдә көчле кырау буласын кисәтә. Урыны белән аның минус 2 градуска кадәр җитүе бар. Олег Шайтанов исә моңа кадәр көчле кыраулар төшмәвен әйтә. “Дөрес, кайбер урыннарда кырау каты булды, ләкин зыянлы түгел. Җылы яратучы җиләк-җимеш культураларына да зарары булмады. Җимеш агачларына бернинди куркыныч юк, аларның җимшәннәре формалаша башлады инде”, – ди галим.
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исә кырауның 6 июньгә кадәр булу ихтималын белдерә.
– Башка елларда шомырт суыгы 9 май тирәсендә була иде, быел ул да соңга калды, – ди Балтачта яшәүче Әмир ага. – Үсемлекләр берьюлы чәчәк ата кебек. Балан суыгы булачак әле. Ул июньнең 6ларына кадәр дәвам итәчәк. Балан суыгында кырау төшүчән була. Аеруча үзәнлекләрдә яшәүчеләргә игътибарлы булырга кирәк. Җылы яратучы яшелчәләрне кыраудан сакласыннар. Без үзебез дә помидорларны чыгардык, өсләренә ябып торабыз. Аларны вакытында чыгармыйча да булмый. Төннәр озыная башлауга фитофтора төшү куркынычы арта. Май ахырында туфракка утыртасың икән, помидор тизрәк өлгерә. Узган ел җиләк-җимешкә дә, яшелчәләргә дә начар булды. Балан булып балан уңыш бирмәде. Быел игеннәр дә, яшелчәләр дә уңар кебек. Шунысы бар, бәрәңге алган вакытта гына авыргарак туры килмәгәе. Хәер, “икенче икмәк”не колхозлар да күп утыртмый.
Сынамышлар ялгышмый
– Быел ямьсез, җилле яз, дип зарланалар. Вакытында яз килмәгәнгә, көннәр шушылай тора. Җылы көннәр июнь уртасыннан башланачак. Узган елгы кебек һава торышы булмас анысы. Былтыр Питраудан соң гына җылытты, быел су коенырлык ел киләчәк, – ди Әмир Шәрәфиев.
Метеорологлар җәйнең, Тукайча әйткәндә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында булачагын фаразлый. “Россия Гидрометүзәге фаразларыннан күренгәнчә, июнь аенда температура нормада булачак. Уртача алганда, җылылык 17 градус көтелә, – дип хәбәр итә Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев. – Айлык явым-төшемнәргә килгәндә, ул, нормадан югары булып, 70 миллиметрга җитәчәк”. Июльдә исә 20 градус җылы булуы фаразлана. Ә менә август аенда 17 градус җылылык көтелә. Галим җәй уртача киләчәген, явым-төшемнәргә кытлык булмаячагын җиткерә. Сентябрьдә корылык фаразлана. Бу айда җылылык 11 градус булачак.
Алда безне ни көтә?
Республиканың гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, иртәгә күпчелек районнарда яңгыр явачак. Кырау төшүе көтелә. Көндез 11-16 градус җылы булачак. 3 июнь төнендә секундына 18 метрга кадәр җил көтелә. Төнлә 6-11 градус җылы, көндез урыны белән 18гә кадәр җитәчәк.
Әмир абый Шәрәфиев 2010 елдан соң яшелчәләр, игеннәр өчен уңайлы ел килмәгәнен әйтә. Корылык йогынтысы 10 елга кадәр барырга мөмкин әле, ди ул. “2020 елларга кадәр үзенчәлекле һава торышы киләчәк. 1891, 1921 елларда корылык булган. Ул заманда халык ачтан интеккән. Совет елларында да корылык булды, хәтта Мари урманнары янды. Безнең районда чишмәләр кипкән очраклар булды, кешеләр чират торып су алды. 1990 нчы еллар авыл хуҗалыгы өчен иң яхшы чор булып кереп калды, – ди Әмир ага. – Климат менә шулай гел үзгәреп тора. 2020 еллардан соң без теләгән җәйләр килергә мөмкин”.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев