Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда йорт кошлары асраган өчен салым җыя башлаганнар

Интернет челтәрендә Азнакай районындагы Тымытык авыл җирлеге хал­кының бер тавык өчен ике сум акча түләргә тиешлеге турындагы хәбәр сәгате-минуты белән таралды. Бу яңалык күпләрне аптырашта калдырды – су өчен түлиләрме, әллә тавыкка салым салалармы? Хәлне ачыклау максатыннан, без әлеге район белән элемтәгә кердек.

Моңа кадәр авылларда су өчен түләү дигән нәрсә юк иде. Заманалар үзгәрү белән анда да суны бушка кулланмый башладылар. Күп кенә шәхси хуҗалыклар исәпләү приборлары куйдырды, андый мөмкинлеге булмаучы кеше, терлек башыннан, бакчага сибелгән су күләменнән чыгып нормативлар нигезендә түләргә мәҗбүр ителде. Дөресен әйтергә кирәк, моңа кадәр суны бушка кулланган авыл кешесенә бу хәл бик сәер кебек тоелды, араларында түләргә теләмәүчеләр дә бар. 


–  Тавыкка акча җыялар дигән хәбәр бөтенләй дөрес түгел. Авылларда су өчен түгел, электр энергиясе чыгымнарын кап­лар өчен акча җыела, – дип ачыклык кертте әлеге хәлгә Азнакай муниципаль сове­тының аппарат җитәкчесе Айдар Хә­лиул­лин. – Тымытык авыл җирлегендә узган җыелышта шәхсән үзем катнаштым. Авыл кешеләре белән бу хакта сөйләштек. РФ Министрлар Кабинеты карары белән расланган нормативлар бар. Әгәр дә хуҗа­лыкта исәпләү приборлары юк икән, бу вакытта гаилә су өчен нормативлар буенча түләргә тиеш. Әлеге карарда кеше, сыер, хәтта каз башына язылган нормативлар бар. Бу – без уйлап тапкан әйбер түгел. Җыелышта болар хакында халыкка бәйнә-бәйнә аңлаттык, сөйләдек.


Әмма  азнакайлылар бу юлдан кит­мәс­кә карар кыла. Җирле халык элек ничек түләгән, шул рәвешле эш алып барырга килешәләр. Ягъни мәсәлән, су кудыртканда насос күпме электр энергиясе “ашый”, халык шуны гына каплый. Һәм һәр кешедән элеккечә 100 сум җыярга булалар. Әмма бөтен кеше дә бу сумманы түләргә тиеш, дигән фикер дә яңгырый (түләргә телә­мәүчеләр әлеге җирлектә дә очрый икән). Сүз уңаеннан, җәй айларында электр энер­гиясенә тоткан чыгымнар айга 70 мең сум тирәсенә җитә, чөнки су куллану күләме арта.  


Шунысын әйтергә кирәк: район авыл­ларының барысында да су кудыртканда тотылган электр энергиясе чыгымнарын гына халык үзе каплый. Насосның егәр­легенә, электрның кулланылуына карап, бәя төрлечә булырга мөмкин. “Әгәр дә су өчен дип җыя башласак, халыкка күп түләргә туры килер иде, без ул юлны сайламадык”, – диде Айдар Фәндәс улы.

Фото: https://pixabay.com | Capri23auto

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X