Миллек, себерке, пиннек...
Җәй килергә ашыкмаса да, табигать үзенекен итә. Агачлар яшеллеккә төренгән, урман-кырларда сирәк булса да чәчәкләр күренә. Мунчада чабынырга яратучылар бу көннәрдә себерке (аны ягына карап, миллек, пиннек дип тә йөртәләр) җыя башларга кирәклеген әйтә. Май ахырында, июнь башында җыелган миллек, ныклыгы буенча калышса да, сихәтлеге буенча аңа тиңнәр юк. Быел яз, җәйләрнең соңга калып килүен исәпкә алсак, сихәтле пиннек җыеп куярга иренмәгез.
Каеннан
Кыш өчен күпләп себерке җыя башлауга килгәндә, яфраклары ныгыгач, каен агачында беренче “алка”лар күренү белән бу эшкә тотынырга киңәш ителә. Ләкин шунысын онытмаска кирәк: “алка”лы ботакларны миллек итеп бәйләргә ярамый. Мондый пиннек сыйфатлы булмый.
Себеркене тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәзерләргә ярамый. Аны бары тик кояшлы, яңгырсыз көндә генә бәйлиләр. Ботакларны иң яхшысы иртәнге якта, чык кипкәннән соң җыярга кирәк. Себерке өчен каенның аскы, бер тапкыр да чәчәк атмаган ботакларын сындыралар.
Тикшерүләрдән күренгәнчә, миллек әзерләүнең бар таләпләрен үтәгән очракта гына анда файдалы матдәләр сакланып кала. Себеркене күләгәле җиләс урында, бер-берсенә тидерми генә колгага элеп киптерәләр. Миллекне бәйләгәндә бавын нык итеп кысып куярга ашыкмагыз, җиңелчә генә бәйләгез. Бу – ботаклар тигез булып кибү өчен шулай эшләнә. 6-7 көннән соң, пиннек бераз кипкәч, аның бәйләвечен тагын бер кат ныгытырга киңәш ителә. Менә шуннан соң гына аларны бер-берсенә якын итеп терәп, сакларга куярга да була. Әгәр дә себеркене башта ук каты итеп бәйләп куясың икән, аның эчке өлешендә калган яфраклары төсен үзгәртәчәк. Кайбер очракта карасу төскә керергә мөмкин. Мондый пиннекнең исе яхшы булмаячак. Аннан бәлзәмләнгән каен исе килергә тиеш. Әлеге ис себеркене пешекләгәннән соң чыга. Дөрес кипкән очракта аның яфраклары тонык яшел төстә була. Әйтүләренчә, мунча себеркесе җилләткеч кебек формада булырга тиеш, идән себеркесе кебек җыйнак түгел. Пиннекне мондый формага кертү өчен әзер миллекләрне колгага асып түгел, сәкегә яки идәнгә җәеп киптерергә киңәш ителә. Көн саен өстен аска әйләндереп торырга.
Июнь аенда җыйган себеркенең яфракларында гына түгел, ботакларында да файдалы матдәләр күп була. Мондый миллек белән чабынганда, аның ботаклары тәнне авырттырмаячак, йомшаграк төшәчәк. Өлкәннәр сүзенә колак салсак, каен пиннеген Питрауга кадәр җыеп, киптереп өлгерергә кирәк. Соң җыелган себеркенең сихәте артык көчле булмаячак.
Имәннән
Безнең якларда имән миллеге дә халык арасында бик популяр. Тик әлеге агач урманнарда сирәк очраганлыктан, андый себерке ясаучылар аз. Моннан тыш, имән бөтен кешегә дә ярап бетмәскә мөмкин. Бары тик сау-сәламәт кешеләр генә аның белән чабына ала. Аны август аенда әзерлиләр. Имән тирәсендә әрекмән үсә икән, пиннек өчен иң яхшы агач шушы дип санала. Имән ботакларыннан ясалган себерке белән өч-дүрт мунчада чабынып була.
Кычытканнан
Кычыткан миллеген җәй урталарында, чәчәк атар алдыннан яки чәчәк атканда әзерләргә киңәш ителә. Мондый себерке белән чабыну үзе бер сихәт бирә. Кычыткан тәнне чага дип куркырга кирәкми. Әлеге пиннек белән чабынганда ул тәнне чеметеп ала, тире кызара, ялтырап кала. Миллек калдырган бу “эз”ләр организм өчен файдага гына. Кычыткан – радикулит, ревматизм, подагра кебек авырулардан котылырга ярдәм итә. Тик бер тапкыр кулланганнан соң, аның белән икенче тапкыр чабынып булмый, сихәте бетә.
Чия, карлыганнан
Дөрес, мондый миллекләр каен, имән себеркеләре кебек нык түгел. Әмма аларны исе өчен генә булса да әзерләргә киңәш ителә. Моннан тыш алар тән тиресе өчен бик яхшы. Җиләк-җимеш агачларыннан булган миллекләрне июнь уртасына кадәр әзерләргә кушалар. Гадәттә, бакчада агач төпләрендә яшь туйралар барлыкка килә. Әлеге миллекне нәкъ менә шушы ботаклардан ясыйлар да инде.
Миләш, зирек, юкә...
Сүз дә юк, пиннекне теләсә кайсы агачтан әзерләргә була. Аларның барысы да кеше организмы өчен бик файдалы. Берничә төрле агачны бергә кушып эшләсәң, тагын да яхшы. Гадәттә, агачның төренә карап, аларны август аена кадәр киптереп куярга була. Бары тик бер уртак кагыйдәне генә онытырга ярамый – ботак яшь, сыгылмалы булырга тиеш. Моннан тыш ылыслы агачлардан да себеркеләр хәстәрләп куярга була. Тик яфраклы агачлардан аермалы буларак, кипкәннән соң ылыслар коела башлый.
Белеп тор!
– Миллекләрне, башка файдалы үләннәр кебек коры, кояшлы көндә төшкә кадәр җыярга кирәк.
– Агачны күрдем дә ботарлыйм әле дияргә ашыкмагыз. Бары тик артык ботакларын гына алыгыз, үсентеләргә зыян китермәгез.
– Ботакларны сындырып кайту белән пиннек ясарга ашыкмагыз, берәр сәгать чамасы күләгәле урында җилләтегез.
– Юл буйларыннан, завод-фабрикалар янында үскән агачлардан миллек әзерләргә киңәш ителми.
– Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы миллек, себерке, пиннек әзерләгәндә теләсә кайсы урыннан агачларны ботарламаска киңәш итә. Сирәкләргә кирәк булган урман биләмәләреннән, янгынга каршы булган юллардан, электр линиясе узган җирләрдән, су баса торган урыннардан, урманнарны сирәкләргә кирәк булган мәйданнардан гына әзерләргә кирәк. Теләсә каян җыйганда, урманчылар халыкны штрафка да тартырга мөмкиннәр.
Фото: https://pixabay.com | sscrivano
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев