Нәрсә ашаганыбызны да белмибез
Бүген кибет киштәләрендә сырның нинди генә төре юк. Җаның кайсысын тели, шунысын аласың. Билгеле инде, кесә ягы такыр булган халык арзанлысын ала. Хәер, сырның кыйммәтлерәге дә сыр булып чыкмаска мөмкин әле. Аны хәзер сөттән түгел, үсемлек маеннан ясыйлар. Киләчәктә сыр ризыклары җитештерүне һәм сатуны тыярга да мөмкиннәр. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Сөт һәм сөт ризыклары” техник регламентына әнә шул хактагы төзәтмәне кертмәкче.
Сыр ризыкларының бәясе шактый арзан. Шуңа да аны сатып алучылар күбрәк. Нәтиҗәдә табигый сыр җитештерүчеләргә бүген кыенга туры килә. Әлеге хәл сөт базарына да йогынты ясый. Эшкәртүчеләр сыер асраучылар белән эш йөртергә теләми, коры сөткә өстенлек бирә. Бу аңлашыла да, чөнки җитештергән ризыкның үзкыйммәте түбән булачак.
“Руспродсоюз” хезмәткәре Дмитрий Востриков, җитештерүчеләргә генә түгел, сатып алучыларга да күсәк төшмәсен өчен, мондый тыюларга сак карарга кирәклеген җиткерә. Сөт җитештерүчеләр берлеге башкарма директоры Артем Белов та “сыр ризыклары” “сыр” дип аталмаса, аларны җитештерүне тыю кирәкми дигән фикердә. Белгеч сөт ризыклары турында аерым техник регламент булдырырга кирәклеген әйтә. Баксаң, кибетләрдә андый ризыклар сатылса да, Россиядә “сыр ризыклары” дигән төшенчә бөтенләй юк икән.
Узган ел илдә 800 мең тонна сыр һәм сыр ризыклары җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдергәнчә, сөтсез сырның күпме чыгарылганын белү мөмкин эш түгел. Белгечләр очына чыга алмый.
– Сыр җитештерүчеләр дәүләт таләпләренә яки техник шартларга таянып эшли, – ди республиканың авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов. – Минемчә, сыр ризыкларыннан бөтенләй баш тарту дөрес булмас иде, без аларга ияләштек инде. Табигый сыр, билгеле, кыйммәтрәк. Кибетләрдә аның үз урынын булдыру кирәк. Кушылмалар белән ясалган ризыклар алардан аерым куелсын. Язулары да хәзерге кебек күрер күзгә укып булмас хәрефләр белән түгел, ярылып ятсын. Сыр җитештерү белән шөгыльләнүче илләрдә табигый сырга сорау зур. Хәтта безнең илгә дә алып кайталар, аларның үз сатып алучылары бар.
Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылында яшәүче Тәлгат Гыйниятуллин – бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. Ул да, табигый ризыкларга карата илнең үз сәясәте булырга тиеш, дигән фикердә. “Бөтен ризыгыбыз ясалмага әйләнә башлады. Нәрсә ашаганыбызны да белмибез. Карап торышка шулкадәр матур, эчендә ни барлыгын аңламыйбыз. Кабып карасаң, бөтенләй икенче тәм. Кибет белән шәхси хуҗалык сөтен чагыштырып эчеп карагыз, аерыла бит. Җитештерүчегә өстәмәләр кушып эшләү күпкә отышлы. Бу хакта мин бик еш уйланам”, – ди озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Тәлгат ага.
Кибетләрдәге сыр составын укып караганыгыз бармы сезнең? Аны аңлар өчен химия фәнен бик яхшы белү кирәк. Табигый сырда сөт, оеткы, тоздан тыш шулай ук хлорлы кальций булырга мөмкин икән. Составында үсемлек майлары, без аңламаган башка әйберләр булса, бу инде сыр түгел.
Сүз уңаеннан, бер килограмм атланмай ясар өчен – 21, сыр өчен 10-11 литр сөт кирәк.
P.S. Шушы көннәрдә генә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Арчада узган “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатларның күчмә утырышында, сөткә бәя кайчан артачак, дигән сорауга аңлатмасын бирде. “Сыерларның баш санын саклап калу максатыннан, Президент белән сөйләшеп, хуҗалыкларга 360 млн сум субсидия бирелде. Сөт базарындагы проблема көзгә кадәр сакланыр әле. 1500 тонна пальма маен, 1 млн тонна коры сөтне ашап бетермичә, Татарстанның сыйфатлы сөтенә ихтыяҗ артык зур булмас”, – дигән министр.
Фото: https://pixabay.com | AlbanyColley
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев