Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашарга – ярый, утыртырга – юк

Бакчага теләсә нинди агач утыртырга, орлык чәчәргә ярамый. Алар авыру булырга мөмкин. Белгечләр чаң суга: моңа кадәр Россия киңлек­ләрендә күрелмәгән корткыч – соры мәрмәр кандала таралу куркынычы бар. Ул 300дән артык төрдәге җиләк-җимеш, бөртекле, яшелчә культураларына зыян китерә ала. Бу хакта “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында “Россельхознадзор” идарәсе белгечләре искәртте.

Республикада 65 урында карантин исемлеккә кертелгән авырулар, бөҗәкләр ачыкланган. Барлыгы 114,9 мең гектар мәйдан зарарланган, шуның 103,8 мең гектары урман кишәрлекләренә туры килә. Әлеге урыннарга амброзия, өч төрле кычыткан ефәге, алтынсу бәрәңге нематодасы, ылыслыларда була торган мыек­лач кара коңгызлар зыян китерә.


Узган ел республикага кер­телгән 1 миллион 130 мең тонна, 8 миллион 760 мең данә, 17,5 мең куб метр продукция тикшерелгән булган, 47 очракта дүрт төрле карантин объект табылган. Нәти­җәдә көнбагыш, петрушка орлыкларын, чәчәк үсентеләрен яндырырга мәҗбүр булганнар.


– Бакчачылар үсентеләрне базарлардан, юл буйларыннан алмасыннар иде, – ди “Россельхознадзор” идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов. – Аларның сыйфатына беркем дә тиешле бәя бирә алмый. Соңгы елларда үсентеләрне Россиянең көньяк төбәкләреннән, Урта Азия якларыннан кайтарта башладылар. Алар безнең табигать шартларына яраклашмаган. Өстәвенә төрле авырулар белән зарарланган булулары да бар. Республикада питомниклар җитәрлек.


Рейдлар барышында орлык һәм үсемлекләр сатучылар арасында тиешле документлары булмаган 50дән артык очракка юлыкканнар. Таләпләрне бозучыларга штраф салынган. Белгечләр ачык­лык керткәнчә, сату итәргә тели­сең икән, үсемлекләрне тикшертү кирәк. Хәтта үз бакчасында үс­тереп базарда сату итүче әбиләр­дән дә мондый кәгазь таләп ителә. Бу – төрле авырулар таралмасын өчен шулай эшләнә икән.


– Көннәр җылына башлау белән табигатьтә корткыч бөҗәк­ләр дә уяна, – ди төбәкара ветеринария лабораториясенең бүлек җитәкчесе Айтуган Мөбарәков. – Алар бакчага шактый зыян сала. Шундыйларның берсе – алмагач көясе (паутинный клещ). Ул 4 мм тирәсе генә, әмма зыяны бик зур. Ул тиз үрчи, алмагач яфрагын ашап, ботакларын гына калдырырга сәләтле. Кайберәүләр корткычларны агуласак та, файдасы булмады, диләр. Бу эшне бер генә тапкыр башкарып кына нәтиҗәсе булмаска мөмкин, берничә тапкыр эшләү хәерле.


Заманында колорадо коңгызы да карантин корткычлар төренә кертелгән булган. Хәзер исә аны әлеге исемлектән төшереп калдырганнар. Ә менә бәрәңгедә була торган алтынсыман бәрәңге нематодасы республиканың 14 районында бар. 21 авылда әлеге чир ачыкланган. Әгәр дә авыру туфракка үтеп керә икән, бәрәңге уңышы 80 процентка кадәр кими. Авыру туфракта 10 елга кадәр яши. “Бәрәңге утыртканда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кайберәүләр ашарга дип бәрәңге ала да, икенче елда шуны бакчасына утырта. Ашар өчен дип чит илләрдән, башка төбәкләрдән кертелгән сортлар белән сак булырга кирәк. Алтынсу нематода чире Чуашстанда нык таралган. Үстерергә телисез икән, алганда фитосанитар документын сорарга кирәк. Сату нокталарына чыгарылган барлык яшелчәләр, шул исәптән яңа бәрәңгене дә тикшереп кертәләр. Аларны ашарга яраса да, берсен дә утыртырга ярамый”, – ди “Россельхознад­зор”­ның фитосанитар күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров.

Фото: https://pixabay.com | shannonsmith

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев