18 май 2018 яңалыклары
-
Казанның Яңа Савин районы суды Татьяна Водопьянованы өй арестына җибәрде
Процесс ачык режимда узды, әмма журналистларны кертмәделәр.
-
Russia Today телеканалы татарлар көнкүреше турында сюжет төшергән
Аш-су турында тапшыру алып баручылар татар халык көнкүреше белән таныштылар.
-
Сочида сөйләшүләр алдыннан Путин Меркельга чәчәкләр бүләк итте
Сөйләшүләр алдыннан әңгәмәдә Медведев та катнашты.
-
Бүген - Кырым татарларын депортацияләү корбаннарын искә алу көне
1944 елның 18 маенда Кырым татарларын депортацияләү корбаннарын искә алып, Кырымның барлык мәчетләрендә дога кылалар.
-
Казанда “Күн туп – 2018” футбол турнирының финал этабы ачылды
Төп уеннар алдыннан Казан башкарма хакимияте вәкилләре белән коррекция мәктәпләре һәм интернат укучылары катнашында юнифайт-матч үтте.
-
Җанатарлар Казан аэропортында Тимерхан командасын каршы алдылар
Фоторепортаж.
-
Татарстан шәһәрләрендә күп функцияле үзәкләрдә чит ил паспорты ясатып булачак
Казанда бу эш июльдән, башка шәһәрләрдә августта башланыр дип фаразлана.
-
Күп функцияле үзәкләрдә “Үлемсез полк” өчен фотоны бушлай ясатып булачак
Бу офисларда Бөек Ватан сугышы ветераннары ресстры төзеләчәк.
-
КАЗАНДА ВЕЛОПРОКАТ ПУНКТЛАРЫ /ИСЕМЛЕК/
Май – велосипедта җилдерер өчен иң шәп вакыт. Тукай абый әйтмешли, бик салкын вә эссе түгел, урта һава! Киттекме? Ә без сиңа кайдан сәпид алып торып булганын сөйләрбез.
-
КИБЕРФУТБОЛ – ФУТБОЛ ДӨНЬЯСЫНА АДЫМ!
Бу тормышта төрле спорт төрләре бар, санап китсәң, алар байтак. Шулар арасыннан яңа спорт төре дип табылган киберфутбол (киберспорт), ягъни интерактив футболны атап үтәсем килә. Нәрсә соң ул киберфутбол? Ни өчен компьютер артына утырып уйнаган футбол уенын спорт дип атыйлар соң? Минем әлеге сорауларга җавап бирәсем килә, районыбызда киберфутбол юнәлешендә булган чаралар турында һәм әлеге өлкәдә профессионаллар дәрәҗәсендә шөгыльләнүче татар егете Роберт Фахретдинов белән әңгәмәне тәкъдим итәм.
-
Камал театры акциясе: футбол җанатарларына спектакль билетлары ташлама белән сатыла
Чемпионатның мәдәни программасындагы спектакльләр 14 июльдән башланып, 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Тузганак балы
Тузганак белән лимоннан бал ясау өчен 300 данә тузганак чәчәге, 1,2 литр су, 2 лимон, 2,5 кг шикәр комы кирәк була.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Матбугаты көне белән котлады
Фәрит Мөхәммәтшин югары рейтинглар, яхшы тиражлар һәм бәхет теләде.
-
Көтү чыкмый... җәй җитми
Бу вакыт җитсә, каладагылар авылларда көтү чыккандыр инде дип ышанып, кайберләре инде ничек тә бер көтү чиратына кайтып, сахрада рәхәтләнеп ял итү турында хыяллана да башлыйдыр. Инде авылларда сарык көтүе беткәнгә шактый, быел исә шушы вакыт җитеп тә, безнең якларда әле бер генә авылда да көтү чыкмады. Үлән аз булса да күтәрелсен инде дип көтәләр.
-
Татарстанда давыл аварияләр чыгару, электр тапшыру линияләренә зыян салу ихтималы бар
Иртәгә көндез һәм кичен Татарстанда, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр һәм боз явуы, җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитүе көтелә.