Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп функцияле үзәкләрдә “Үлемсез полк” өчен фотоны бушлай ясатып булачак

Бу офисларда Бөек Ватан сугышы ветераннары ресстры төзеләчәк.

Татарстанның күп функцияләре үзәкләрендә (МФЦ) “Үлемсез полк” өчен Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотографияләрен бушлай ясатып булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татарстан Республикасында МФЦ директоры Ленара Мозаффарова күп функцияле үзәкләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары реестры төзеләчәген әйтте.

“Быел 9 май узды инде. Әмма киләсе елга “Үлемсез полк”ка әзерләнүчеләр, ел дәвамында, сугышта катнашкан туганының кечкенә фотосын алып килә ала. Берәр төрле хезмәт алу өчен чиратта торган арада, без фотоны сканер аша 9 Май якынлашкан вакыттарак бушлай чыгарып бирә алабыз. Безгә иң мөһиме – реестрга кертү өчен ветераннарның исем-фамилиясен, туган һәм үлгән вакытын, хәрби исемен әйтү. Бу хезмәтне бушлай күрсәтергә тырышачакбыз”, - диде Ленара Мозаффарова.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев