Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КИБЕРФУТБОЛ – ФУТБОЛ ДӨНЬЯСЫНА АДЫМ!

Бу тормышта төрле спорт төрләре бар, санап китсәң, алар байтак. Шулар арасыннан яңа спорт төре дип табылган киберфутбол (киберспорт), ягъни интерактив футболны атап үтәсем килә. Нәрсә соң ул киберфутбол? Ни өчен компьютер артына утырып уйнаган футбол уенын спорт дип атыйлар соң? Минем әлеге сорауларга җавап бирәсем килә, районыбызда киберфутбол юнәлешендә булган чаралар турында һәм әлеге өлкәдә профессионаллар дәрәҗәсендә шөгыльләнүче татар егете Роберт Фахретдинов белән әңгәмәне тәкъдим итәм.

Бүгенге көндә киберфутбол төренә карата җәмгыятьтә күпләр консерватив фикерләр тудыра, “уен гына бит инде ул, файдалы әйбер түгел”,-дигән фикерләр ишетергә туры килә. Тик бу фикер белән тулысынча килешеп бетеп булмый. Рәсәй Федерациясенең Спорт министрлыгының 2017 нче елның 9 июнендә чыккан 502 нче номерлы карары нигезендә киберфутбол спорт төре буларак кабул ителде. Киберспорт – ул тигез хокукларга һәм көчләргә ия булган, ике кеше кара-каршы утырып, махсус җайланма ярдәмендә (джойстик дип атала) уйный торган видео яки компьютер уены. Уен тәмамланганнан соң, узган уенга анализ ясала, ягъни кайда, нинди хата яки ялгышулар киткән, футболның стратегик планын төзелә. Киберфутболның төп максаты булып инновацион технологияләр үрнәгендә футбол төрен пропагандалау, яшьләр арасында компьютер уеннарына “дөрес мөнәсәбәт” булдыру, бер-берең белән аралашу, фикер туплашу, интернет челтәрен дөрес итеп куллану, киләчәктә футбол спорт төре буенча хөкүмдарлар әзерләү тора. Галимнәр исбатлавынча, киберфутбол юнәлеше киберфутболчының когнитив сәләтләрен, ягъни реакцияне, төгәллекне, логик фикерләүне, игътибарлыкны, хәтерне, фикерләү тизлеген үстерә. Киберфутбол, ягъни “виртуаль футбол” белән бүгенге көндә яшьләр һәм урта буын вәкилләре кызыксына. Статистикага күз салсак, җир йөзендәге 10-48 яшьтәге ун кешенең сигезе киберфутболга карата битараф түгел. Күбрәк киберфутбол төре белән егетләр кызыксына. Илебездә төрле ярышлар узып тора. Районыбызда да җитәкчеләрбез ярдәме белән әлеге спорт төрен үстерү өчен бик күп эшләр башкарыла. Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Спорт һәм яшьләр бүлеге, “Бердәм Рәсәй” партиясенең Саба җирле бүлегенең Башкарма комитеты белән берлектә “Бердәм Рәсәйнең “Яшь Гвардия”се Саба җирле бүлеге штабы әлеге киберфутбол буенча даими рәвештә төрле чаралар оештыра. Бу ярышлар Балалар иҗат үзәгенең актлар залында уза. Әлеге чарада 12-30 яшькә кадәр яшьләр кызыксынып катнашалар. 2017 нче елда киберфутбол төре белән районда 128 кеше катнашырга теләк белдерсә, быел исә, 2018 нче елда бу саннар 167 кешегә җитте һәм иң кызыгы шунда: киберфутбол турнирларында катнашулар футбол, хоккей, көрәш, волейбол, бадминтон, бокс һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр. Алмаз Нигмәтҗанов, Делюс Фатхуллин, Айнур Мөхәммәтшин, Фаил Шәрәфетдинов, Язнур Ганиев кебек киберфутбочылар районыбызда узган төрле ярышларда уңышка ирештеләр. Ярышларны уздырганда җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр дә тапшырыла. Болар барысы да районыбыз башлыгы Миннеханов Рәис Нургалиевич, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич, Башкарма комитет җитәкчесе Ишниязов Марат Рашатович, “Бердәм Рәсәй” партиясенең Саба җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Зарипов Фәрит Хәйдәрович, Татарстан хемәттәшлек һәм үсеш фондының Саба филиалы җитәкчесе Дмитриев Борис Николаевич, Спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазанович, “Сабагро” оешмасы җитәкчесе Нигмәтҗанов Фәрит Әлфәтович, Балалар иҗат үзәге директоры Хабибрахманова Венера Адлеровна ярдәме белән оештырыла.

Ә хәзер сезгә алдап атап үткән Мәскәүнең “Локомотив” киберфутбол командасы вәкиле, киберфутбол белән профессионаллар дәрәҗәсендә шөгыльләнүче татар егете Роберт Фахретдинов белән әңгәмәне тәкъдим итәм:

Хәерле көн, Роберт! Сез Мәскәүнең “Локомотив” киберфутбол командасының иң алдынгы киберспортчысы булып саналасыз, ничек мондый уңышларга ирешә алдыгыз?

Роберт: Хәерле көн! Мин үзем татар егете, Уфа шәһәрендә тудым, бүгенге көндә Мәскәүдә яшим. Киберспорт төре белән 2012 нче елдан бирле профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәм. Барсы да гади генә башланды. Өйдә FIFA уенын уйнаган чакта, тиздән булачак футбол буенча онлайн-ярыш турындагы мәгълуматка юлыктым, ә  әлеге ярышта җиңгән уенчылар киберфутбол буенча ярышларда катнашачаклар һәм аларга профессиональ контракт тәкъдим ителәчәге турында да сүз бар иде. Бу мине бик тә кызыксындырды, үземне сынап карарга булдым. Мин киберфутбол белән шөгыльләнә башладым һәм үземнең киләчәгемне шушы юнәлештә икәнен аңладым.

Ә үзегез бу тормышта кайсы спорт төрен якын күрәсез? Спорт белән даими шөгыльләнәсезме?

Роберт: Мин үзем футболны бик тә яратам. Футбол мине шушы киберфутбол дөньясына алып килде дә инде. Үзем балачакта футбол буенча спорт мәктәбендә укыдым, бүгенге көндә дә футбол уйнарга тырышам, үземнең киберфутболдан буш вакытымны шуңа багышлыйм.

Бүгенге көндә киберфутбол буенча нинди уңышларыгыз бар?

Роберт: 2012 нче елдан алып мин Рәсәй, СНГ, Дөнья чемпионатларын оттым. Әлбәттә, мин гел җиңдем дип әйтә алмыйм, отылган чакларым да булды. Шуны әйтәсем килә, минем киберфутбол буенча җиңүләрем алар үткәндә калды, мин киләчәк өчен “көрәшәм”. Күптән түгел генә апрель аенда киберфутбол буенча Рәсәй чемпионы исеменә лаек булдым.

Сез Мәскәүнең  “Локомотив” киберфутбол командасы белән профессиональ контракт төзелгән. Димәк, бу сезнең хобби да, эш тә? Моның өчен сез күпме акча аласыз? 

Роберт: Чыннан да кайбер кешенең хыялында әйбер-минем чынбарлыкта! Мин шатмын моның шулай булуына. “Локомотив” бөек клуб, әлеге клуб өчен уйнау, минем учен горурлык! Соңгы сорауга килгәндә монысы сер булып калсын (көлә).Киберфутбол дөньясы – минем төп керемем, мин шуның белән акча эшлим, үз тормышымны тәэмин итәм.

Киберфутболның уңай һәм тискәре якларын атый аласызмы?

Роберт: Уңай яклары: Киберфубол аша, чын спортка тартыласың, киләчәктә футбол буенча хөкүмдарлар әзерләү мәктәбенә укырга керү мөмкинлеге була, үзеңнең яраткан командаң өчен чыгыш ясап, дөнья буенча сәяхәткә чыгу мөмкинлеге бар, яңа кешеләр белән аралашу, танышу, саный китсәң, алар бик күп инде.

Тискәре яклары:  Зур спорттагы кебек нәрсә белән булса да корбан итәргә туры килә, төрле ярышларда булу сәбәпле: гаилә, туганнар, дуслар янәшәсендә булмыйсың, алар белән сирәк күрешәсең, үзем дә якыннарым белән озак вакыт күрешмәгән чакларым бар.

Сезнең киберфутбол төрен үз итүчеләргә һәм булачак киберспортчыларга теләкләрегез?

Роберт: Теләкләрем бик тә гади! Әгәр дә сез киберфутбол юнәлешен яратасыз икән, бер урында гына тапталып тормагыз, бу өлкәдә үсәргә тырышыгыз, үрләр яулагыз! Яраткан командагыз белән бергә булыгыз! Спортны яратыгыз, чөнки спорт белән шөгыльләнмичә киберспортны үз итеп булмый! Татарстанда киберфутбол юнәлеше нәкъ менә Саба районында үсәр дип уйлыйм, ә, Айнур, сезгә зур уңышлар!

20 май көнне Байлар Сабасының Балалар иҗат үзәге актлар залында тиздән  Рәсәйдә узачак Дөнья чемпионатына багышланган яшьләр арасында Районара киберфутбол буенча турнир узачак. Әлеге ярышта Саба, Балтач, Кукмара , Теләче, Арча, Лаеш командалары көч сынашачаклар дип көтелә. Башлану вакыты 11:00 сәгатьтә. Шулай ук, районыбыз киберспортчылары өчен җан атырга сезне чакырып калабыз! Керү ирекле!

“Бердәм Рәсәйнең “Яшь Гвардия”се

Саба җирле бүлеге штабы җитәкчесе

Халиев Айнур Рафикович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев