Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда давыл аварияләр чыгару, электр тапшыру линияләренә зыян салу ихтималы бар

Иртәгә көндез һәм кичен Татарстанда, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр һәм боз явуы, җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитүе көтелә.

Коткаручылар гарасат вакытында килеп чыгу ихтималы булган куркыныч хәлләр турында кисәтә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Иртәгә көндез һәм кичен Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр һәм боз явачак, җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәчәк, дип синоптиклар хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, электр тапшыру линияләрендә, шулай ук авылларда кварталара электр челтәрләрендә аварияләр килеп чыгарга мөмкин.

Моннан тыш, төзелеш конструкцияләренең җимерелеп төшүе, йорт түбәләренә зыян килүе, карт агачлар һәм реклама такталарының аву куркынычы да бар.

Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең артуы, «бөкеләр» хасил булуы, рейсларның тоткарлануы, су объектларында һәлакәтләр килеп чыгу ихтималы да юк түгел.

Боларның барысын да исәпкә алып, муниципаль берәмлек башлыкларына тиешле чаралар күрергә, хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерергә киңәш ителә.

Коткаручылар федераль юлларга балаларны алып чыкмауны, балалар лагерьлары (һ.б.) оештыручыларына һава торышы турындагы мәгълүматка игътибар итүләрен сорый. 

Фото: http://www.tatar-inform.tatar

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X