Без җыймыйбыз, безгә киләләр
Быелгы шау-шулы Олимпиада Татарстан спорты өчен иң уңышлысы булды. Моңарчы күрелмәгән хәл: безнекеләр ярышлардан дүрт медаль алып кайтты. Шуның өчесен чаңгычылар яулады. Уңыш өчен яхшы чаңгы гына җитәме? Ларьков белән Нечаевская артында кемнәр бар? Җавапларны Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Шәех улы Фәрдиевтән белештек.
– Быелгы Олимпиада алдыннан ыгы-зыгы күп булды. Хәтта спортчыларның бару-бармавы да соң гына хәл ителде. Медальгә өмет бар идеме?
– Яшерен-батырын түгел, Олимпия уеннарына омтылыш, өмет күптән бар иде. Чөнки Сочида ике кызыбыз катнашты. Күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә дә тупладык, бу эшнең тәмен белеп алдык. Көчле тренерлар да чакырдык. Пхенчханда ике медаль откан Андрей Ларьков соңгы ике елда күтәрелде. Аның Дөнья Кубогы ярышларында яхшы чыгыш ясаганын күрдек. Ул – команда кешесе. Команда өчен медальдән дә баш тартырга, җанын бирергә әзер кеше. Әнә шундый фидакарь спортчы. 50 чакрымлы марафон ярышында да күрдек без моны. Көчле хатын-кызлар да кирәк иде. Анастасия Доценко белән Наталья Жукова бар. Вологда спортчысы Анна Нечаевскаяга игътибар иттек. Җиңел булмаса да, аны Татарстанга кайтара һәм Олимпиада ягына кузгалучы поездның соңгы вагонына утырта алдык. Россия җыелма командасына ул узган ел гына эләкте бит. Аңа да, безгә дә тырышырга туры килде. Бу бит бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Россиянең Чаңгы спорты федерациясе президенты Елена Вяльбе белән киңәшләшеп эшлибез. Көчле тренерлар чакырдык. Ел саен берничә егет һәм кызны Россия җыелма командасына, кем әйтмешли, запас вагон итеп тагып куябыз. Төп составта булмагач, аларның чыгымнарын үзебезгә күтәрергә туры килә. Әмма алар анда тәҗрибә туплый, хаталарын төзәтәләр. Бу эштә вак-төяк юк. Елга өч-дүрт мәртәбә спортчылар һәм тренерларны бергә җыеп нәтиҗә ясыйбыз. Ачык итеп сөйләшкәндә, барысы да максатларын белеп тора.
Медаль мәсьәләсенә килгәндә, эстафета ярышларыннан медаль көттек. Мин моны бүген инде медаль алганга гына әйтмим. Нечаевскаяны дүртенче этапка кую башта үземә дә пычаксыз сую кебек тоелды. Көндәшләре кем бит әле! Ә ул яңа гына күтәрелә башлады. Әмма аның көннән-көн нәтиҗәләрен яхшыртканын күреп тордык. Димәк, тренеры Алексей Зорин аны дөрес әзерләгән. Килешәм, быелгы Олимпиада беркемгә дә җиңел булмады. Миңа калса, Денис Спицов дүртенче урынны алгач, яшьләрдә өмет уянды. Алар читтән ярдәм булмаячагын, барысының да үз кулларында икәнен аңлады. Баш тренер һәм чаңгычылар – башка кеше юк. Бердәм булып, нәтиҗәгә ирештеләр.
– Бу җиңүләрдә Елена Вяльбенең өлеше зур дип сөйлиләр. Сезнең фикерегез ничек?
– Бик зур. Спортчыларга дәүләт органнары тарафыннан игътибар да җитеп бетмәде кебек тоелды. Вяльбегә исә бөтен спортчылар карап тора, аңа ышаналар. Ул да алар өчен янып яши, көрәшә. Башкача булдыра да алмый. Үзе дә шулай ди. Егетләргә-кызларга ярдәм итәр өчен, Кореягә делегация җыеп барды. Без дә җибәрдек. Вяльбене мин легенда дип кабул итәм. Аның безгә карата җылы карашын аклап, алга барырга тырышабыз. Татарстанга ни өчен еш киләме? Спорт ягыннан, икътисад ягыннан булган республика без. Ул әйткәнне эшлибез. Кайдадыр алга китеш күрәбез икән, үзебездә чынга ашырырга тырышабыз. Башкарган эшебезне, кечкенә генә адымның зурга әверелгәнен күреп тора. Тагын бер танылган чаңгычы Вячеслав Веденин да якын итә безне. Зәйдә үз трассасын булдырды. Аларның җылы мөнәсәбәтеннән без дә файдаланырга тырышабыз.
– Анна Нечаевскаяны ничек итеп Татарстан спортчысы ясый алдыгыз?
– Аларның финанс ягыннан авыр чагы иде. Безгә исә лидер хатын-кыз кирәк булды. Чакырдык, мөмкинлекләр вәгъдә иттек. Вологданың, әлбәттә, җибәрәсе килмәде. Билгеле булганча, Татарстан спортчылары берьюлы ике төбәк өчен чыгыш ясый алмый. Шартлар тәкъдим иткәч, ризалаштылар. Олимпия уеннары алдыннан көчле спортчыны алып кайту җиңел булмады. Ә медаль оту белән, Вологдага шалтыратып, аларны да котладым. Ул бит – сездә үскән кыз, бу – сезнең дә уңыш дидем. Күңелләре булды. Әле бит йөргән егете дә Татарстаннан. Яшермим, ул ягын да файдаландык. Кызга Кореядән кайткач, егетенең ничек итеп тәкъдим ясаганын бөтен ил күрде. Башта безнең белән киңәшләште. Әлбәттә, шулай эшләргә кирәк, дип рухландырып тордык. Бер зур гаилә кебек яшибез.
– Бүген сөендерсәләр дә, чемпионнар барыбер карьераларын тәмамларга мәҗбүр була. Алар артыннан килүчеләр бармы?
– Кукмарада, Ютазыда, Сарманда, Бөгелмәдә, Зәйдә, Казанда яхшы тренерлар бар. Бу эшкә чаңгы базалары төзелү дә ярдәм итә. Бу остазларга бүген генә түгел, киләчәктә яхшы нәтиҗәгә ирешерлек егетләр һәм кызлар эзләү максаты куелган. Безнең җыелма командада 60 кеше бар. Бер федерация дә команда белән ул кадәр кеше йөртми. Системага салып, аларның иң көчлеләрен сайлап алып үстерергә ниятлибез. Былтыр Татарстанның чаңгы тарихында беренче тапкыр Россия Кубогын откан идек. Быел да шуның өчен көрәшәбез. Татарстан Президенты үзебезнең спортчыларны үстерү бурычы куйды. Өметле яшьләр бар. Читкә киткәннәре дә, мондагы мөмкинлекләрне күреп, кире кайта. Идел буе физик культура һәм спорт академиясе бар. Кешегә бит белем дә кирәк. Чаңгысын да, акчасын да кызганмыйбыз, медицина ягыннан да ярдәм итәбез. Барысын да үзе хәл итә башласа, спортчының ярышырга вакыты да калмый. Россия күләмендә ярышырлык егетләр һәм кызлар бар. Һәрвакыт кабатлап торам: өметле яшьләрне теркәп барыгыз дим. Аларга бит хоккейдагы кебек күп чыгым кирәкми. Безгә килергә теләүчеләр бик күп. Көчле кеше барыбер яхшы җиргә бара. Татарстан җыймый, Татарстанга килергә телиләр.
– Чаңгыда чабу җиңел спорт төре түгел. Ничек уйлыйсыз, бала-чага нәрсәгә ымсынып чаңгыга басарга тиеш?
– Ул гаиләдән килә. Әти-әниләренә ияреп йөриләр. Беренче җиңүләрдән соң күңелләре күтәрелә башлый. Кумирлары барлыкка килә, алардан үрнәк алалар. Бөтен спорт төрендә шулай. Килешәм, җиңел спорт төре түгел. Гел шөгыльләнеп торырга кирәк. Алар шуның белән яши, без исә мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Хөкүмәтебез дә булыша. Фатир мәсьәләләре хәл ителә. Эшләгән кешегә әҗере булырга тиеш. Республика җитәкчелеге ярдәме белән төзелүче чаңгы базаларының да файдасы булыр дип өметләнәбез. Алар шәһәр-районнардагы чаңгы федерацияләренең эшен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Анда чаңгысы да, тренерга эш урыны да, килгән кешегә чәе дә бар. Чараларны да шунда уздырырга мөмкин. Әле менә балаларга мәктәптә чаңгы буенча күбрәк дәрес кертү өстендә эшлибез. Ул базаларның эшен җайга салырга кирәк. Оештырасы, финанс ягын кайгыртасы бар. Көн саен диярлек һәрбер районда нинди дә булса ярыш бара. Балаларны җәлеп итәсең, аннары алар гаиләләре белән шуа. Димәк, күбрәк кеше чаңгыга тартыла.
– Соңгы елларда биатлон ярышлары халыкның игътибарын җәлеп итсә дә, Пхенчханда медальсез калдык. Татарстанда ниләр эшләнә?
– Анысы да читтә калмый. Илдар Ногманов исемле егетебез бар. Урынбасарым Азат Мәҗитов – Россия биатлон берлеге советы әгъзасы. Эш башланды. Киләсе елда Россия күләмендәге ярышларда катнашырлык 15-20 кешебез булырга тиеш. Читтән яшьләр дә чакырырга туры киләчәк. Аларга карап, үзебезнекеләр тартылачак. Шушы системаны эшләтеп җибәрергә ниятлибез.
– Чаңгыдан тыш, Олимпиаданың башка ярышларын карый алдыгызмы?
– Татар кызы Алинә Заһитованың уңышына шатландым. Кайда гына туса да, үзебезнең татар кызы бит. Бу балага карата кемнеңдер ниндидер дәгъвасы бар икән, ул кеше йә спортны яратмый, йә аңламый. Ничек инде Россияне дөнья күләмендә таныткан алтын һәм көмеш откан кызны яратмыйсың? Андый кешеләрне тыңлап та тормыйм.
– Киләсе атнада ”Казан марафоны” ярышлары узачак. Әзерлек ничек бара?
– Олимпия уеннарын карагач, халык тагын да берләште. Бу чарага танылган спортчыларны чакырдык. Аларның һәрберсе Казанны ярата. Халык аларны күреп калырга тиеш. Бу ”Казан марафоны”ның тарихы өчен дә кирәк. Татарстан чаңгычыларының уңышыннан соң аларның да безгә игътибары арта. Алар да безне таныта. Француз спортчыларын да көтәбез. 600дән артык кеше катнашыр дип уйлыйбыз.
– Секундларны, минутларны санап сөйлисез. Чаңгы спортына мондый мәхәббәт каян килә?
– Бу эш әле федерациягә килгәнче үк башланды. Ярышлар оештыра идек. Аннары Минтимер Шәрипович белән киңәшләшеп, федерацияне сорап алдым. Барыбыз да – чаңгыда үскән кешеләр. Мәктәптә шуа башладык. Әле дә хәтерлим: туганыбыз Рафис абый чаңгысын бүләк итте. Ботинкалы чаңгы авылда миндә генә иде. Аның белән әле дә бергә шуабыз. Кызганыч, еш чыгып булмый. Атнасына, күп дигәндә, бер-ике тапкыр. Бер чыкканда 10-15 чакрым әйләнеп кайтам.
Фото: tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев