Илнар Хөснуллин автор яңалыклары
-
Данис Зарипов турында 5 факт
Дүшәмбе көнне “Ак барс” өчен 1200нче очрашуын уздырган Данис Зарипов команданың яңа формасы турында әнә шулай диде. “Нефтехимик”ка каршы узган уенда Казан хоккейчылары бозга кара киемнән чыкты. Шул рәвешле үзләренә инде 15 ел дәвамында ярдәм күрсәткән нефтьчеләргә рәхмәт әйттеләр.
-
Тәнәфес тәмам: Кокорин белән Мамаев иреккә чыкты
Кокорин белән Мамаевның куркыныч маҗаралары узган елның октябрендә башланды. Берсе – Санкт-Петербургта, икенчесе Краснодарда уйнаган егетләр Мәскәүдә очраша һәм кәеф-сафа корырга чыгып китәләр. Ял иткән арада иптәшләре белән ике кешене кыйнап ташлыйлар. Зыян күрүчеләр исә гади кеше булып чыкмый. Берсе – “Беренче канал” журналистының йөртүчесе, икенчесе – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы түрәсе. Кыскасы, эшне берничек тә йолып калып булмый.
-
“Кем яшәгәнен үзебез дә белмибез”. Күршеләре миллионер хатын-кызны ничек танымаган? (видео)
“Бу йортта байлар яшәми”. Казанның Чуйков урамында урнашкан тугыз катлы гади генә йортта көн күрүчеләр әнә шулай ди. Пәнҗешәмбе көнне исә хокук сакчылары биредә Луиза Хәйруллина һәм аның гаиләсен эзләп тапты. Ике бала анасын “Россельхозбанк”ның Башкортстандагы Салават шәһәрендә урнашкан бүлегеннән 23 миллион сумнан артык акча урлауда гаеплиләр. Акчаның кайдалыгы билгесез.
-
"Откан саен, җиңәсе килә". Данис Зарипов Казанда калды
“Ак барс” тамашачысы җәйгә тыныч күңел белән керә ала. Команданың иң танылган һәм җанатарларның яраткан уенчысы Данис Зарипов Казан клубы белән бер еллык килешү төзеде. Биш мәртәбә Гагарин Кубогын откан 38 яшьлек һөҗүмче янә җиңү турында хыяллана.
-
“Барысы да тәртипле, тормышлары җитеш иде”. Казанда янгында алты кешенең гомере өзелде
Казан читендәге шәхси йортта булган янгында алты кешенең гомере өзелде. Фаҗига урынына алты минут эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр өч бала, аларның әти-әнисе һәм әбиләренең мәетенә тап була. Ут электр үткәргеченнән чыккан дип фаразлана.
-
“Ышанмасаң, эшләп йөрисе дә юк”
Узган атнада Казанда коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр. Президент та катнашкан җыелышта былтыргы эшкә нәтиҗә чыгардылар. Коррупциядән 2018 елда 800 миллион сум зыян килгән. Җәза алган түрәләр дә җитәрлек. Башкалары моннан сабак аламы? Халык нәрсә көтә? Саннарны арттырып күрсәткән Кукмара китапханәчесенең гаебе бармы? Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең тикшерүләр бүлеге баш белгече Салават Рәхимов белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
“Җиңелгәнгә үзебез гаепле”. "Ак барс"ны ни көтә?
“Без булдыра алмыйбыз!” Узган ел Гагарин Кубогын откан “Ак барс” быелгы ярышны әнә шундый рухта тәмамлады. Чемпионнарның плэй-оффның беренче өлешендә үк җиңелүе беренче мәртәбә генә түгел. Әмма казаннар кебек дүрт матч рәттән оттыручы юк иде. Бер генә юаныч бар: әлеге җиңелү команданы үзгәрергә мәҗбүр итәчәк. Төп сорау: Зиннәтулла Билалетдинов Казанда калырмы?
-
"Алар бит машина түгел”. Алинә Заһитова ник оттырды?
Алинә Заһитова Россия чемпионатында бишенче урынны алды. Саранскида узган ярышта күпләр төп көндәшлек аның белән Евгения Медведева арасында булыр дип көткән иде. Алар исә беренче өчлеккә дә керә алмады. Медальләрне әле 15 яше дә тулмаган кызлар эләктерде. Дөрес, Европа чемпионатына барыбер Алинә барачак.
-
“Элек машина да, бу мәсьәләдә проблема да юк иде”
Федераль Сабан туе быел янә тавыш чыгарды. Чабаксарда узган милли бәйрәмнең көрәш бәйгесендә Татарстан егетләрен асболют батыр исеме өчен көрәштермәгәннәр. Ә машина хуҗасын лотерея ярдәмендә ачыклаганнар. Безнекеләрнең моңа ачуы чыккан. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, көрәш буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов гауга чыгарган вакыйгага карата үз фикерен җиткерде.
-
Чемпионаттан соң нәрсә булачак?
Казанда Сабан туена әзерләнәләр. Бу юлы ул ике урында – Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күле буенда узачак. Милли бәйрәмдә дөнья чемпионатына килгән кунакларның күңелен күрергә җыеналар. Әмма башкала мэры Илсур Метшин төп кунаклар дип Казан халкын атады. Туристларны исә шәһәрне бизәүчеләр дип бәяләде.
-
Ә син ничә “лайк”ка лаек? (уены-чыны бергә)
Көтүгә ничә баш сыер чыкты сездә? Бездә 70ләп кенә калган инде. Көтүе дә, шул малларны капка төбендә каршы алучысы да юк диярлек. Булганы да алдан чыгып утырмый. Авыл урамына маллар килеп кергәнен телефон аша гына хәбәр итәләр. Шалтыраткан кеше юк, ватсапка гына язалар.
-
"Ходайдан тагын нәрсә сорый алам?"
Волейбол сөючеләр бу финалны тиз генә оныта алмаячак әле. Якшәмбе кичендә Татарстан башкаласында “Зенит-Казан” белән “Любе Чивитанова” арасында узган очрашуны 2012 елда Россия җыелма командасының Лондон Олимпиасында яулаган җиңүе белән чагыштыручылар да булды. Казан волейболчылары дүртенче мәртәбә рәттән, гомумән алганда, алтынчы тапкыр Чемпионнар Лигасын отты. Ахырда иң яхшы уенчыларын башка командага озаттылар.
-
Фамилияң таныш, кем малае син?
Уңышка ирешү өчен, татарга бер башка өстен булырга кирәк. Өченче ел рәтттән Теләчедә балалар арасында көрәш ярышы уздыручы җырчы Салават кечкенә батырларга әнә шундый киңәш бирде. Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты бәйгесенә бу юлы 19 районнан 230 көрәшче малай килгән. Үзе исә, барлык районнар да уянып беткәч, илкүләм бәйге оештыру турында хыяллана.
-
Ике җиңү әле финал түгел
“Ак барс”ны инде хәзердән үк Гагарин Кубогының финалында күрүчеләр бар. Гаҗәп түгел: Казан командасы “Трактор”ны рәттән ике мәртәбә отты. Ләкин моннан биш ел элек якташларыбыз ике җиңүлек өстенлекне кулдан ычкындырган иде. Бүген командалар Чиләбедә өченче уеннарын уздыра.
-
Без җыймыйбыз, безгә киләләр
Быелгы шау-шулы Олимпиада Татарстан спорты өчен иң уңышлысы булды. Моңарчы күрелмәгән хәл: безнекеләр ярышлардан дүрт медаль алып кайтты. Шуның өчесен чаңгычылар яулады. Уңыш өчен яхшы чаңгы гына җитәме? Ларьков белән Нечаевская артында кемнәр бар? Җавапларны Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Шәех улы Фәрдиевтән белештек.