Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Барысы да тәртипле, тормышлары җитеш иде”. Казанда янгында алты кешенең гомере өзелде

Казан читендәге шәхси йортта булган янгында алты кешенең гомере өзелде. Фаҗига урынына алты минут эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр өч бала, аларның әти-әнисе һәм әбиләренең мәетенә тап була. Ут электр үткәргеченнән чыккан дип фаразлана.

Татарстан Дәүләт Советының кичәге утырышы янгында һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда шәхси йортта чыккан янгында алты кешелек гаиләнең үлемен зур фаҗига дип атады. “Иртән хокук саклау органнары, прокуратура, Тикшерү комитеты җитәкчеләре белән сөйләштек. Бу мәсьәләне өйрәнә башладылар. Казан хакимияте дә мәрхүмнәрне җирләү буенча һәм гаиләнең туганнарына алга таба ярдәм итү чараларын күрәчәк”, – диде ул.

 
Башкаланың Авиатөзелеш районындагы Пестель урамында янгын булуы хакындагы хәбәрне 112 хезмәтенә төнге сәгать уникенче яртыда җиткерәләр. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп тә җитә. Утка каршы 46 кеше көрәшә. Коткаручылар башта бер ир-атның мәетенә тап була. Соңрак аның 34 яшьлек Алексей Кондратьев икәне ачыклана. Аннары 9 һәм 11 яшьлек ике малайның, тугыз айлык кызчыкның, аларның 35 яшьлек әниләре Гөлназ һәм йорт хуҗасы, 64 яшьлек Фирдәвес Галиуллинаны табып алалар. Алар төтеннән агуланып җан биргән дип фаразлана. Җинаять эше кузгатылды. Беренче мәгълүматларга караганда, ут электр үткәргеченнән чыккан булырга мөмкин. Башка фаразларны да тикшерәләр. Ишегалдында мунча да бар. Әлегә тикшерү эше бара.


Пестель урамы шәһәр читендә үк урнашкан. Биредә халык шәхси йорты белән көн күрә. Төрле кеше бар. Янгында гомере өзелгән гаиләне аларны белгән кеше бары яхшы яктан гына телгә ала. “Барысы да тәртипле, тормышлары җитеш иде”, – ди Эльмира исемле танышлары. Өч бала әнисе Гөлназ декрет ялына киткәнче Авиатөзелеш районындагы балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшләгән. Бакчага шалтыраттык, алар да кайгыда. Әмма ачылып китеп сөйләшергә теләмәделәр, яхшы кеше дип кенә искә алдылар. Гөлназ үзенең «ВКонтакте»дагы сәхифәсенә соңгы тапкыр кичке унберләр тирәсендә кергән. Шунда ук аның балалары белән төшкән фотолары һәм иренең тарттырылган түшәм ясау белән шөгыльләнүе турында белдерү бар.


Республика табиблары исә җомга көнне Түбән Камадагы сәнәгать зонасында булган зур янгында зыян күргән кешеләрнең гомерен саклап калу өчен көрәшә. Фаҗига кичке сәгать бишләр тирәсендә килеп чыга. Коткаручылар утны тиз арада сүндерергә тырышса да, янгында 17 кеше зыян күргән. Татарстан Президенты кушуы буенча вакыйга урынына шул ук көнне республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та барды. Башкаладан белгечләр җибәрделәр. Атна ахырында хәле авыр булган алты кешене махсус вертолет белән Республика клиник хастаханәсенә алып килделәр. Аларның хәле авыр дип бәяләнә. Башкортстаннан килгән өч эшчене Уфага юллаганнар. Тагын берничә кеше Чаллы һәм Түбән Кама хастаханәләрендә дәвалана.

Фото: tatar-inform

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X