Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә син ничә “лайк”ка лаек? (уены-чыны бергә)

Көтүгә ничә баш сыер чыкты сездә? Бездә 70ләп кенә калган инде. Көтүе дә, шул малларны капка төбендә каршы алучысы да юк диярлек. Булганы да алдан чыгып утырмый. Авыл урамына маллар килеп кергәнен телефон аша гына хәбәр итәләр. Шалтыраткан кеше юк, ватсапка гына язалар.

Ике атна элек әбинең туган көне булды. Алтмышның теге ягына чыгарга да күп калмады. Күңеле юктан гына да кителә торган яшькә якынлаша, кыскасы. Гөнаһ шомлыгына, туган көне кич кенә искә төште: бәласеннән башаяк дип, дулкынланып телефон номерын җыям. Дөньядагы иң матур сүзләрне әйтергә авызымны ачып өлгермәдем, теге яктан мондыйрак җавап ишетелде: “Мине Элвин Грей, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илдар Кыямов күптән котладылар инде. 100 кеше лайк куйды Инстаграмдагы сәхифәмә”.


Күп нәрсә әнә шуның белән бәяләнә бүген. Лайк куйсаң – дус, юк икән, “кара исемлек”кә эләгә­сең. Әби берәр сәхифәсенә чәчәк рәсеме куюга, килен шундук мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Биш минутта өлгерергә кирәк. Бабай хәзер бүлмә саен мондый язу элеп чыкты: “Гөлфия, теле­фоныңа кереп киткәнче, газны сүндерергә, тавыкларга салырга онытма!“


Әби генә түгел, барысы да шулай хәзер. Бөтен тормыш шунда, җәмәгать. Сөю белән нәфрәт арасында нибары бер лайк аерма бар. Гашыйк булу өчен төймәгә бер басу җитә, басмасаң, аерылышу куркынычы бар. Кемнең кайда кем белән йөргәне яки йөрмәгәне – барысы да билгеле. Туйга бара икән, һәр кунак белән икешәр, алып баручылар белән бишәр мәртәбә фотога төшәсе. Әле бер-берсенә болай дип тә язышалар: бөтенесен әйтеп бетермә, безне күзәтәләр икән бит. Шулай булмый ни: ЦРУның яшерен бүлмәсендә Түбән очта яшәүче Чатан Гали кызы белән Аръяктагы Чүкеч Рамазан кызы­ның сөйләшүләрен күзәтеп утыралар, чөнки аларның сүзләре дөньядагы сәяси вәзгыять өчен үтә дә мөһим роль уйный.


Бөтенесе шунда утыра. Барысы да бер ризык ашый. Чөнки Инстаграмдагы “йолдыз” кичә шуны пешергән. Машина отабыз дип көне-төне “лайк” куялар. Фәлән артист шундый обой ябыштырган дип кибеткә йөге­рәләр. Конкурс-бәйге нәтиҗә­ләре әнә шул “лайк”лар ярдә­мендә билгеләнә. Шулай булгач, ничек лайк куймыйсың инде?! Укытучылар хәзер журналга билге сырлап азапланмый. Балалар сабак алсын өчен, минусны социаль челтәргә чәпиләр. Шуннан да зуррак җәза булмый. Әти-әниләр дә шунда. Төркем эчендә төркем. Бер якта – акча җыючылар, икенчесендә – “гаделлек кайда, дәүләт түләсен” дип тавыш чыгаручылар. Игътибар белән кара­саң, икесендә дә бер үк кешеләр утыра.


Иптәш кызларың сөйләшми башладымы? Ә син “дустымның егетенә гашыйк булдым” дип язып куй. Барысы да шундук исенә төшерәчәк. Яшь чикләве юк.  Дөрес булса, урыс әбиләре фотоларын күбрәк куя башлаган. Кайсы фоторәсем күбрәк лайк җыя, шунысын балаларына тапшыралар. Кабер ташына шунысын куярсыз, янәсе.


Социаль челтәрдә сәхифәсе булмаган кешегә башта шаккатып карыйлар: кит моннан, булмаганны, ничек болай яшәмәк кирәк! Аннары кызганып куялар: син Гүзәл Уразованың кичә алган күлмәген дә күрмәдеңме? Күлмәк – бер хәл, ә менә көтү кайтканны белми калсаң, нишләрсең?

Фото: https://pixabay.com | geralt

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев