“Җиңелгәнгә үзебез гаепле”. "Ак барс"ны ни көтә?
“Без булдыра алмыйбыз!” Узган ел Гагарин Кубогын откан “Ак барс” быелгы ярышны әнә шундый рухта тәмамлады. Чемпионнарның плэй-оффның беренче өлешендә үк җиңелүе беренче мәртәбә генә түгел. Әмма казаннар кебек дүрт матч рәттән оттыручы юк иде. Бер генә юаныч бар: әлеге җиңелү команданы үзгәрергә мәҗбүр итәчәк. Төп сорау: Зиннәтулла Билалетдинов Казанда калырмы?
Узган ел чемпион калып, КХЛ тарихында Гагарин Кубогын өч мәртәбә яулаган беренче команда булып танылган “Ак барс”та җәй көне үзгәрешләр күп булмады. Эшләп торган машинага ник кагылырга? Тыштан әнә шулай күренде. Ә менә эчтә кимчелекләр күп җыелган булып чыкты. Cезонның беренче матчында команда үз бозында 1:6 исәбе белән оттыргач, бу хәлне гадәти таркаулык дип аңлатучылар булды. Ялдан чыгып җитә алмаганнар, янәсе. Нәкъ менә шул уеннан соң Эмиль Гариповның кинәт кенә имгәнүен хәбәр иттеләр. Дәвалану озакка сузылды. Узган сезонның их яхшы капкачысы булып танылган Гарипов ахыр чиктә хәлиткеч очрашуларда уйный алмас хәлгә килде. Бу вакытта инде яңа уенчы алыр вакыт узган, нәрсә булса да Подъяпольский белән Шарыченковка өметләнергә туры килде. Капкачы – ярты команда ул, дигән гыйбарәнең ни дәрәҗәдә дөрес булганын “Авангард”ка каршы узган матчларда күрдек. Көндәшнең һәр һөҗүме “Ак барс” капкасы янында куркыныч тудырды. Андый чакта башка хоккейчылар да тынычлап уйный алмый.
Гариповның имгәнүен моңа кадәр аның белән эшләгән фин белгече Мойсаненның китүе белән дә бәйләүчеләр бар. Бәлки, шулайдар да. Тик казаннарның бар җитешсезлеген капкачыларга гына аударып калдыру да дөрес түгел. Ничек кенә булмасын, сезон дәвамында “Ак барс” Көнчыгыш конференциясе лидерлары сафында йөрде. Ә менә плэй-офф җиткәч, таралып төште. Гадәттә, киресенчә, казаннар бар көчен хәлиткеч уеннарда күрсәтә иде.
Быел ни булган? Плэй-оффта осталык кына җитми. Бердәмлек тә кирәк. “Ак барс” рәттән ике матч оттырып, упкын читенә килеп баскач, Казан клубының генераль менеджеры Рәфыйк Якубов “Известия” басмасына әлеге дә баягы Гарипов турында мондыйрак сүзләр әйтте: “Әгәр Эмильнең хәле бу кадәр авыр икәнен белгән булсак, башка капкачы алыр идек. Ә ул укол белән булса да уйнаячагын, командага ярдәм итәчәген әйтте. Гаепле кешене эзлисем килми. Клуб эчендә барысын да ачыкларбыз әле. Әмма Гарипов команданы авыр хәлдә калдырды”. Соңрак “Ак барс”ның матбугат хезмәте Якубовның үз сүзләренә башкачарак мәгънә салырга теләгәнен җиткерде.
Әмма, кем әйтмешли, сүз очып чыккан иде инде. Плэй-офф кына түгел, гадәти матчлардан соң да Зиннәтулла Билалетдинов авызыннан “киләсе очрашуга әзерләнәбез” дигән сүзләрдән артыгын ишетеп булмый. Икенче җитәкченең исә хәлиткеч матчлар вакытында әнә шул рәвешле команданың иң авырткан җирләренән берсе турында сөйләве, ким дигәндә, гаҗәпләндерә һәм бердәмлек мәсьәләсендә шик уята. “Мин җавап бирмим, аннан сорагыз” ише сүзләр аз ишетелмәде быел Казан клубында.
Матбугат чаралары исә Балашихада ике уен оттырганнан соң капитан Александр Свитовның тренерлардан башка гына җыелыш уздырганын, анда исә дистәдән артык уенчының килмәве турында хәбәр итә. Шуннан соң узган ике матчка көндәшләрен күз карашы белән дә курткытырга сәләтле Свитов бөтенләй чыкмады. “Авангард” хоккейчылары исә нәрсә тели – шуны эшләде. Ахыры ни белән беткәнен якшәмбе көнне күрдек.
“Ак барс” оттырып, ярыштан төшеп калса да, аның җиңүле тарихы, менә дигән клуб системасы беркая да китмәде. Рәсми булмаган чыганакларга ышансаң, Казан клубы Көнчыгыш конференциясендә иң күп хезмәт хакы түләүче клуб. “Татнефть” ярдәмне кызганмый. Яңа уңышлар өчен исә үзгәрешләр кирәк. Әлбәттә, мондый вакыйгалардан соң килү-китүләр күп булачак. Дөрес булса, Станислав Галиев белән Владимир Ткачевны НХЛда көтәләр. Аларның океан артына китүе быелгы чыгышларыннан соң “Ак барс” өчен зур югалту булмаячак. Федор Малыхин белән Александр Попов сезон дәвамында икесенә өч алка кертә икән, алар урынына яшьләрне чыгарсаң, нәтиҗәсе кайтыш булмаячак. Яшьләр димәктән, ветераннар өммәтенә кергән капитан Свитовны “Авангард”ка кодалыйлар. Ә менә соңгы матчларда аны бу вазыйфада алмаштырган Данис Зарипов Казанда калу ягында. Аның да килешү вакыты тәмамлана. “Чакыручылар бар. Әмма өстенлекне “Ак барс”ка бирәм, – ди ул. – Ә җиңелгәнгә үзебез гаепле. Тик командадагы егетләрнең барысы да кулдан килгәнчә тырышты. “Авангард” исә финалга кадәр барып җитәр дип уйлыйм”.
Төп сорау исә Зиннәтулла Билалетдинов белән бәйле. Баш тренерның язмышы югарыда хәл ителәчәге аңлашыладыр. Әйе, аның осталыгына беркем дә шик белдерми. Әмма тәҗрибәле белгеч үзгәрешләр кирәклеге белән ризалашырмы? Моннан ике ел элек Билалетдиновның Казаннан китәсен фаразлаганнар иде инде. Матбугат әһелләре аңа алмаш та табып куйды. Ул исә “Ак барс”та калды һәм командасы белән өченче мәртәбә Гагарин Кубогын яулады. Әле дә китәргә җыенмый. Һәрхәлдә, соңгы матбугат очрашуында әйткән сүзләре шуңа ишарәли. “Беркемне дә гаепли алмыйм, барысы да тырышты. Кызганыч, барысы да килеп чыкмады. Дөрес нәтиҗә ясап, киләсе сезонга әзерләнергә туры киләчәк. Күптән мондый хәлгә калган юк иде. Димәк, сәбәпләре булган, – диде ул. – Командада уенны үзгәртерлек мөмкинлекләр ник табылмады дисезме? Ә бу сорау миңа түгел инде. Кулымда нәрсә бар – барысы да шул иде”. Сүз уңаеннан, Зиннәтулла Билалетдинов моннан 15 ел элек бер эшсез калган иде инде. Ул вакытта аның җитәкчлегендә чыгыш ясаган Мәскәү “Динамо”сы “Авангар”дка оттырды.
“Ак барс” нинди юлны сайлар? Һәрхәлдә, хоккей командасы “Рубин” язмышына дучар булмас дип ышанасы килә. Заманында ике мәртәбә чемпион булган футбол командасы бетмәс-төкәнмәс үзгәртеп корулар аркасында әле һаман тотрыклы юлга баса алмый интегә. Кыйммәтле уенчылардан баш тарткан “Рубин”да хәзер үзебездә үскән егетләргә өметләнәләр. Артур Сәгыйтов исемлесе узган шимбәдә “Ахмат”ка каршы узган язгы беренче уенның соңгы минутында туп кертеп казаннарга өч очко алып килде.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов/Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев