Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фамилияң таныш, кем малае син?

Уңышка ирешү өчен, татарга бер башка өстен булырга кирәк. Өченче ел рәтттән Теләчедә балалар арасында көрәш ярышы уздыручы җырчы Салават кечкенә батырларга әнә шундый киңәш бирде. Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты бәйгесенә бу юлы 19 районнан 230 көрәшче малай килгән. Үзе исә, барлык районнар да уянып беткәч, илкүләм бәйге оештыру турында хыяллана.

“Олимпиадада җиңгән кебек булдым”


Теләчедә ул көнне көрәш турниры гына түгел, хоккей ярышы да уздырдылар. Былтыр район үзәгендә Боз сарае ачылды. Алканы хәзер әнә шунда сугалар. Теләче егетләре авыл районнары арасында дүрт мәртәбә хоккей буенча республика беренчелеген откан. Озакламый бассейн да эшли башлаячак. Әле моның белән генә туктап калырга җыенмыйлар. “Бу биналар буш торса, ярышлар узмаса, балалар башка – кирәкмәгән якка китәргә мөмкин, – ди район башлыгы Илдус Зарипов. – Бүгенге заманда бала күңелен алдаучы әйберләр бик күп бит. Аларны күздән ычкындырырга ярамый. Бездә исә батырлар күп. Кечкенәләр абыйларының җиңгәнен күреп үсә”.
Ачылыш тантанасы башланганчы, малайлар, келәмгә чыгып, берәүләр җиңү бәхетеннән сөенергә, икенчеләр исә җиңелү ачысыннан күз яшен тамызырга өлгергән иде инде. Олыларныкыннан аермалы буларак, балалар бәйгесе ихласлыгы белән аерылып тора. Җиңүләр дә онытылмый, җиңелүләр дә. Хәрәмләшү бигрәк тә. “Төрле ярышларда җиңгәнем бар. Әмма унынчы сыйныфта укыганда, Олы Шыңар авылында батыр калуны әле дә иң зур җиңүем дип саныйм. Олимпиаданы откан кебек булдым”, – дип искә ала яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.  


“Соңыннан үкенергә туры килмәгәе”


Салават Фәтхетдиновның да тәкә откан вакытлары булган. “Ә менә ярышларда һәрвакыт икенче булдым, – ди ул. – Әмма көрәш минем өчен чиргә әверелде, хәзер дә шулай. Хәер, көрәшү һәм тырышлык барыбызга да кирәк. Татар шунсыз яши алмый. Улым Рөстәмгә дә шул сүзне кабатлыйм: безгә нәрсәгәдер ирешү өчен, башкалардан бер башка өстен булырга кирәк”. Әлеге турнир аша балаларга әнә шул сыйфатны тапшырмакчы. Әмма җиңел түгел. “Беренчедән, балаларны башта телефоннан тартып чыгарырга кирәк. Бу – фаҗига. Көлеп карыйбыз, тик телефоннан да мәгънәсез, аннан да кабәхәт әйбер юк. Концертларымда да еш кабатлыйм: соңга калмаган булсагыз, коткарыгыз, дим. Азагы бер булачак аның, соңыннан үкенергә туры килмәгәе. Европада балага 18 яшь тулгач, мөстәкыйль тормышка чыгарып җибәрәләр. Үзләре көн күрә башлый. Ә без, кирәкмәсә дә, акчасын бирәбез. Үзебез бозабыз, яшәмәскә, эшләмәскә өйрәтәбез, – дип фикер йөртә җырчылар арасында машинада иң тиз йөрүче, машинада узышучылар арасында исә иң шәп җырлаучы Салават. – Балык башыннан чери, дигән сүз бар. Халыкның сәламәтлеге, тормышы турында җитәкчелек тә кайгыртырга тиеш. Кагыйдәсе бик гади. Без көрәшче, аек, таза булырга тиеш”.


Балтач батыры Ринат Хәйретдинов та шул фикердә. Инде ун еллап балаларга көрәш серләрен өйрәтә ул. Район үзәгендә һәм Чепьяда ике төркеме бар. Утызлап малай җыела. “Беренчедән, балалар кими. Икенчедән, булганнарын да көрәшкә тарту җиңел түгел. Мәктәптән кайткач, телефон тотып утыручылар, компьютер алдыннан китә алмаучылар аз түгел. Киләбез дип тормыйлар. Әти-әниләренең исә эштән башы чыкмый, – дип сөйли Ринат. – Инде көрәшкә килгәннәрне ничек тә тотып калырга тырышабыз. Җиңел спорт төре түгел бит. Көн саен шөгыльләнгәндә генә нәтиҗә алып була. Бездә көрәшнең дәрәҗәсе дә югары. Республикада беренче өчлеккә керү бик авыр. Малайларны төрлечә кызыктырырга туры килә. Ярышта җиңсәләр, бөтен мәктәп алдында бүләклибез. Үзебез үрнәк күрсәтергә тырышабыз”.


Батырдан чемпион туа


Үрнәк димәктән, Теләчедәге бәйге җиңүчеләре арасында таныш фамилияләр дә еш очрады. Әйтик, Универсиада батыры Илдар Гыйниятуллинның улы мәктәпкә кермәгән малайлар арасында беренче урынны алды. Шул ук район батыры Илдар Мараковның дәвамчысы Ислам икенче булды. Актаныштан ук команда җыеп килгән танылган тренер Илфир Әнвәровның улы Муса да батыр булып кайтып китте. Командалар ярышын Теләче малайлары отты, Кукмара – икенче, Саба өченче булды. 14 үлчәү авырлыгында узган ярышта 50дән артык малай бүләк алып, зур абыйларының кулын кыскач, яңа җиңү турында хыялланып кайтып китте. Кыюраклар исә Салават абыйлары белән кат-кат фотога төште. Кулларында телефон булса да, тегесе каршы килмәде. Ә көрәш бәйгесен илкүләм дәрәҗәгә чыгару теләге бар. Әмма аңа кадәр республика ярышына барлык районнарның да килүен көтәләр. “Бездә 40 район бар. Барысы да катнаша башласа, ярышны Россия күләменә чыгару турында уйланабыз, – диде Салават. – Спортчы үстерүне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. Каяндыр сатып алу Татарстанга килешми”.

Фото: tatar-inform.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев