Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионаттан соң нәрсә булачак?

Казанда Сабан туена әзерләнәләр. Бу юлы ул ике урында – Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күле буенда узачак. Милли бәйрәмдә дөнья чемпионатына килгән кунакларның күңелен күрергә җыеналар. Әмма башкала мэры Илсур Метшин төп кунаклар дип Казан халкын атады. Туристларны исә шәһәрне бизәүчеләр дип бәяләде.

Казанда адым саен полиция хезмәткәрләре. Хәтта башкала мэрының машинасын да ике мәртәбә туктатканнар. Андый хәлнең күп­тән булганы юк икән. Әмма Илсур Метшин ЮХИДИ хез­мәткәрләре белән аралашудан канәгать калган. Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә кичә узган очрашуда ул “ВТ” хәбәрчесенә әнә шул хакта сөйләде. “Казан мэрын ЮХИДИ туктаткач, әллә ничек сәеррәк тоелды. Еш туктатмыйлар иде. Универсиада вакытында да булды андый хәл. Ул вакытта хокук сакчыларының итагатьле булуы истә калды. Димәк, үзгәрәбез икән. Быел ике тапкыр туктаттылар. Хез­мәт­кәрләрнең берсе Уд­мур­тиядән иде. Матур гына сөйләштеләр, – дип бәя бирде Метшин. – Ахыр чик­тә, алар хәйриячеләр фонды түгел бит. Иминлек өчен җавап бирәләр, димәк, кырыс та була алалар. Барысы да әйбәт. Чемпионат үтә дә китә. Ә менә ул вакытта ирешелгән дәрәҗә сакланып калсын иде”.


Тик бар кеше дә мэр түгел. Халык арасында исә төрле сүзләр йөри. Янәсе, шәһәрдә машиналар азрак калсын өчен хокук сакчылары махсус тырыша икән. Башкалада халык саны кимүе сизелмәдеме? Метшинга әнә шул сорауны да бирдек. “Бездә 120 мең студент кына бар. Аларның уку вакыты тәмамланды. 110 мең мәктәп укучысы, бу балаларның укытучылары бар. Алар каникулга чыкты. Балалар каядыр китә икән, аларны өлкәннәр озата бара. Шулай итеп, шәһәрдә актив халыкның өчтән бере юк дип әйтергә була. Өстә­венә яхшы һава торышы, бакча сезоны. Халык, ма­шиналарның азрак күренүе ниндидер проблемалар белән бәйле түгел, – диде мэр һәм моннан берничә ел элек Кытайда күргәннәре белән уртаклашты. – Олимпиада вакыты иде ул. Сәгать унда аэропорттан шәһәр үзәгенә барабыз. Урамда ник бер кеше булсын! Аптырагач, сәбәбен машина йөр­түчедән сорадым. Баксаң, Олимпиада вакытында комачау итеп йөрмәсеннәр өчен партия халыкка мөрә­җәгать итә икән”.


Бездә партия андый түгел. Киресенчә, бәйрәм өс­тенә бәйрәм ясыйлар. Универсиада һәм су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына килгән халыкка Сабан туен күрсәтеп мәш килделәр. Бу юлы да шулай булачак. Әмма милли бәй­рәмне ике урында оештырмакчылар. Тынычлык бис­тә­сендәге Каенлыкка Аккош күле буендагы мәйдан да кушыла. Кунакларга аерым игътибар бирәчәкләр. Үзебезнекеләр дә нәүмиз калмаячак. Аларны Илсур Метшин Сабан туеның төп кунаклары дип атады.


Гомумән, футбол сөюче­ләргә көн саен бәйрәм оештырырга тырышалар. “Казан” гаилә үзәге янында төзелгән җанатарлар фес­ти­валендә генә дә дүрт көн эчендә 150 мең кеше кунак булган. “Барыгызга да шунда барырга киңәш итәм. Кешеләр әллә кайлардан – океан артларыннан килә. Австралиядән үк 10 мең җанатар килгән. Ә без җәяү барырга иренәбез, – диде Метшин. – Туристлар Казанны бизи. Кала да үзгәрә, анда яшәүчеләр дә. Миңа еш кына мондый сорау бирә­ләр: чемпионат уза, аннары тагын нинди зур чара булачак?” Әлегә исә кала башлыгы чемпионатка дип утыртылган 7 миллион чәчәкнең ачылып бетүен көтә.


Башкала мэры әйтүенчә, Казанда чемпионат барышында 200 мең турист көтәләр. Әлегә аларның шәһәрдә күпме акча калдырып китәсен әйтә алмыйлар, әмма кунакларга хез­мәт күрсәтүче бизнес әһел­ләре канәгать икән. Кунак­ханәләр 80-90 процентка тулган. Метшин бу туристлар үз илләренә кайткач Казан турында хатирәләре белән уртаклашыр һәм башкалага яңа туристлар килер дип өметләнә. “Без тарихка кереп калдык инде, – диде ул. – Франция – Австралия матчында Уругвай хөкемдары видеокабатлау ярдәмендә пенальти бил­геләде. Дөнья чемпионаты тарихында мондый хәлнең булганы юк иде. Шуңа күрә башка шәһәрләрдән аерылып торабыз. Дүрт тонналы чәк­чәк пешереп исә Гин­нессның Рекордлар китабына кердек”.

Фото: https://www.kzn.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев