Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Откан саен, җиңәсе килә". Данис Зарипов Казанда калды

“Ак барс” тамашачысы җәйгә тыныч күңел белән керә ала. Команданың иң танылган һәм җанатар­ларның яраткан уенчысы Данис Зарипов Казан клубы белән бер еллык ки­лешү төзеде. Биш мәртәбә Гагарин Кубогын откан 38 яшьлек һөҗүмче янә җиңү турында хыяллана.

Казан гына түгел, Россия хоккеенда да техник осталык мәсьәләсендә иң шәп хоккейчылардан саналган Данис Зарипов тамашачы хис­ләре белән дә уйный белә. “Әлегә алга таба кайда уйнаячагымны белмим. Тәкъдим­нәр бар. Әмма Казанга өстен­л­ек бирә­чәк­мен”, – диде ул “Ак барс” өчен уңышсыз тә­мамланган сезонның соңгы очрашуыннан соң. Дөрес бул­са, Зарипов белән аның туган тө­бәге Чиләбедәге “Трактор”, Магнитогорск “Ме­таллург”ы һәм Мәскәү “Динамо”сы кызыксынган. Аннары татарның иң атаклы хоккейчысы спорт сөюче­ләрнең күңел кылларын тагын бер чиертеп алды. Монысы Зиннәтулла Билалетдинов Казаннан китә­сен әйткәч булды. “Көтел­мәгән хәбәр. Аның китүе минем клубтагы язмышыма да йогынты ясарга мөмкин. Бәлки, миңа да уйнаудан туктарга туры килер”, – диде Данис.


“Ак барс” тамашачысы тарафыннан узган сезонның иң яхшы хоккейчысы булып танылган Зариповның Казан клубы белән килешүе 30 апрель көнне тәмамлан­ды. Якташларыбыз “Аван­гард”­­ка оттырып, Гагарин Кубогы өчен көрәштән тө­шеп калгач, татар хоккейчысы республика буенча сәяхәт кылды, Аксубай, Буа һәм Чаллыда хоккей уйнады, Дагыстанга барып кадер-хөрмәт күрде, Казанда бер көн такси йөртүчесе булып эшләде. Телдән төшмәде, тик калу-калмау мәсьәләсендә бер яңалык та ишетелмәде.


Әлеге билгесезлекне Би­лалетдинов урынына ки­ләчәк яңа тренер Кварталь­новның олы яшьтәге уенчылар белән эшләргә яратмавына бәйле дип аңла­тучылар да булды. Әмма Данисның киләчәге турында беренче сүзне нәкъ менә яңа остаз әйтте. “Зарипов – югары дәрәҗәдәге уенчы, үзе артыннан башкаларны да ияртә белә. Мондый лидер уенчылар һәр командага кирәк. Безгә бигрәк тә. Яшь уенчыларга үрнәк кеше кирәк”, – диде Квартальнов.


Әлбәттә, Данис заманында Морозов белән Зиновьев, соңрак Мозякин янәшәсендә күрсәткән уенын кабатлый алмый. Әмма дистәгә якын уенчы, шул исәптән узган еллардагы капитан Александр Свитов киткән бер мәлдә команданы туп­лап торырлык кеше кирәк. Җит­мәсә, “Ак барс”тагы бер генә уенчы да танылу мәсьәләсендә Зарипов белән  ярыша алмый. Ул – Татарстандагы иң популяр спортчы. Аны хәтта бер мәртәбә хоккей карамаган кешеләр дә белә. Моннан ике ел элек, хәтерләсәгез, допинг куллануда гаепләп, хоккейчыга ике еллык дисквалификация җәзасы бир­деләр. Клуб президенты Наил Мә­ганов тырышлыгы белән “Татнефть” юристлары Зариповны кабат бозга чыгара алды.


Әнә шул вакыйгалардан соң Да­нисның “Ак барс” белән яңа ки­лешү имзалавы – мантыйклы нәтиҗә.


– Татарстан һәм “Ак барс”ның миңа тагын бер мәртәбә ышаныч белдерүенә бик шатмын. Киләсе сезон узганы кебек булмасын өчен барысын да эшләргә тырышачакмын, – дигән ул “Ак барс”ның матбугат хезмәтенә. – Көрәшә торган команда тупланды. Күп егетләрнең берни дә отканы юк, шуңа күрә җиңү теләге белән яналар. Минем дә көчем җитәрлек. Откан саен, җиңәсе килә. Гагарин Кубогын Казанга кире кайтару өчен сезон буе тырышачакбыз.

 

  • Казан командасы составында Данис Зарипов КХЛда барлыгы 382 матч уздырып, 319 очко туплады һәм өч мәртәбә – 2009, 2010, 2018 елларда Гагарин Кубогын отты.

Фото: tatar-inform

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев