Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ходайдан тагын нәрсә сорый алам?"

Волейбол сөючеләр бу финалны тиз генә оныта алмаячак әле. Якшәмбе кичендә Татарстан башкаласында “Зенит-Казан” белән “Любе Чивитанова” арасында узган очрашуны 2012 елда Россия җыелма командасының Лондон Олимпиасында яулаган җиңүе белән чагыштыручылар да булды. Казан волейболчылары дүртенче мәртәбә рәттән, гомумән алганда, алтынчы тапкыр Чемпионнар Лигасын отты. Ахырда иң яхшы уенчыларын башка командага озаттылар.

Быел, волейбол буенча Чемпионнар Лигасының “Дүртле финалы”, ниһаять, Татарстан башкаласына килеп җитте. Тамашачы өчен сөенечле вакыйга. “Баскетхолл” тирәсендә спорт сөючеләр генә түгел, тәмлетамаклар да бәйрәм итте. Башкала үзәгендә “Тәмле Казан” фестивале узды. Ә менә волейболчыларга, киресенчә, авыррак булмады микән әле? Ник дигәндә, үз мәйданыңда җиңелү турында уйларга да ярамый. Җитмәсә, команданың туган көнендә. 13 майда “Зенит-Казан”га 18 яшь тулды. Шул рәвешле, оештыручылар, үзләре дә сизмәстән, уенчыларны әнә шундый авыр хәлдә калдырды.


“Баскетхолл”да узган хәлиткеч турнирның ярымфиналында Казан волейболчылары итальяннарның “Перуджа” командасыннан өстен чыкты. Исәп 3:0. Алекно уенчылары андый исәпне бик ярата. Финалда исә тагын Италия клубы туры килде. Бу юлы – “Любе Чивитанова”. Көчле һәм усал көндәш. Усал, чөнки итальян командасы бу сезонда дүрт финалның барысын да (клублар арасында Дөнья чемпионатында “Зенит-Казан”га җиңелделәр – ред.) оттырган. Шуңа күрә Казанда җиңү өчен барысын да эшләргә тырышты. Казан волейболчыларына үз тарихындагы иң катлаулы җиңүләрнең берсен яуларга туры килде. 


Көндәшләрнең берсе дә бирешергә теләмәде һәм ахыр чиктә очрашуның беренче сеты 29:27 исәбе белән тәмамланды. Казаннар алга чыкты, әмма икенче сетта оттырырга мәҗбүр булдылар – 18:25. Өченчесен дә итальяннар откач, күңеленә шик керүчеләр дә булгандыр. Әмма Владимир Алекно уенчылары бирешергә теләми. Дүртенче сет аларныкы һәи исәп 2:2. Бишенчесендә кунаклар 11:8 исәбе белән алга чыга. Сезонны җиңү белән тәмамлау өчен аларга нибары дүрт очко кирәк. Көндәшләр “Зенит-Казан” уенчысы Александр Бутько бәргән тупны туктата алмый. Ә хөкемдар фикеренчә, ул читкә очкан. Ә безнекеләр килешми: туп башта мәйданга тигән! Бу мизгелне яңадан карыйлар һәм очконы хуҗаларга бирәләр. “Статистика буенча без оттырдык. Әмма рух ныклыгы аркасында җиңүгә ирештек”, – дип әйтәчәк ахырдан Бутько.


Аннары инде волейбол сәхнәсендә Вильфредо Леон чыга. Соңгы очко аныкы. Әмма анысын да бирергә ашыкмыйлар. Башта хөкемдарлар видеокатаблау карый, аннары Казан командасын җиңүче дип игълан итәләр. Туп уен мәйданының читен эләктереп очкан. Бер сантиметр ара ярдәмендә Леон бу очрашудагы 33нче очкосына ия была. Бәлки, әле аның карьерасындагы иң мөһим очкодыр?! Ник дигәндә, бу – Куба уенчысының “Зенит-Казан”дагы соңгы уены. 24 яшьлек спортчы киләсе сезонда Италиядә чыгыш ясаячак. Дүрт ел эчендә Казанда дөнья дәрәҗәсендәге йолдыз булып өлгергән волейболчы тамашачы белән саубуллашканда күз яшьләрен тыя алмый. “Леон – дөньядагы иң яхшы волейболчы. Бу – чынбарлык. Аның кебек башка уенчы юк”, – ди быелгы турнирның иң шәп уенчысы булып танылган Максим Михайлов. Леон ярдәме белән “Зенит-Казан” барлыгы 199 очрашуны откан, 16 трофей яулаган. Ахырдан исә аңа истәлек кубогы тапшыралар. “Мин дөньядагы иң бәхетле кеше. Гаиләмә янымда, командам биш титулынңы бишесен дә отты. Ходайдан тагын нәрсә сорый алам?”, – ди Леон. Казан белән саубуллаша, әмма кире кайту ихтималын да кире какмый.


Үз кырында Чемпионнар Лигасын отып, “Зенит-Казан” берничә рекордны яңартты. Моңа кадәр беркемнең дә бу турнирда рәттән дүрт җиңү яулаганы юк иде. Алты җиңү дә бары безнекеләрдә генә. Ул гына да түгел, быел Владмир Алекно волейболчылары үзләре катнашкан биш ярышта да уңышка иреште. Монысын да инде беркем дә уздыра алмаячак. Әлеге уңышны бары кабатлау гына мөмкин. Бүген исә волейболчыларны Татарстан Президенты котлады.

Фото: http://www.zenit-kazan.com

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев