Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Ике җиңү әле финал түгел

“Ак барс”ны инде хәзердән үк Гагарин Кубогының финалында күрүчеләр бар. Гаҗәп түгел: Казан командасы “Трактор”ны рәттән ике мәртәбә отты. Ләкин моннан биш ел элек якташларыбыз ике җиңүлек өстенлекне кулдан ычкындырган иде. Бүген командалар Чиләбедә өченче уеннарын уздыра.

Икенче очрашу алдыннан “Ак барс” уенчыларыннан игътибарны иң нык җәлеп иткән кеше булып Джастин Азеведу танылды. Ник дигәндә, 1 апрель көнне Канада һөҗүмчесе 30 яшьлеген билгеләп узды. Мондый вакытта бәйрәм турында сүз дә була алмый. Әмма Азеведуны иптәшләре дә, тамашачы да котлады. “Ак барс”ның иң кечкенә буйлы уенчысы плэй-оффта иң нәтиҗәле хоккейчыга әверелде. Гагарин Кубогы өчен көрәштә ул 12 матчта 18 очко туплады. Азеведу исәбендә 6 алка һәм 12 пас бар. Ә бит узган көз авыр җәрәхәт алган һөҗүмче өч ай дәвамында бозга чыга алмады. Хәзер исә Зиннәтулла Билалетдинов командасыннан Канада уенчысыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ул инде тугыз очрашу рәттән йә үзе алка кертә, йә иптәшләренә ярдәм итә. “Ак барс” быелгы плэй-оффта ун мәртәбә отты, шуларның бишесендә җиңү алып килгән алканы Азеведу кертте. Туган көнендә узган очрашуда ул КХЛдагы 100нче алкасын кертте, бер бирде һәм үзеннән бер башка биегрәк булган көндәшен көрәш алымын кулланып бозга егып салды.


Якшәмбе көнне узган очрашуда исә хәлиткеч алканы Данис Зарипов кертте. Чиләбедә туып үскән һәм “Мечел” командасында уенчы булып өлгергән һөҗүмче “Трактор”ны аеруча үз итә. Быелгы плэй-оффка кадәр якташлары капкасына 15 алка керткән кеше ул. Зарипов моннан биш һәм  алты ел элек узган очрашуларны да яхшы хәтерли булыр. 2012 елда “Трактор” “Ак барс”ны конференция финалында, ә 2013тә ярымфиналда отты. Шуннан соң Казан клубында зур үзгәрешләр булды һәм Зарипов “Металлург”ка күчте. Данис дүрт ел эчендә Магнитогорск командасы белән ике мәртәбә Гагарин Кубогын отты, “Ак барс” исә җиңүле тарихын яңарту турында хыяллана.


Моннан биш ел элек булган очрашуларның искә алырлык тагын бер ягы бар. Ул вакытта да “Ак барс” 2:0 исәбе белән алга чыккан иде. Әмма өстенлекне кулдан ычкындырды. Монысы инде Казан командасын бүгеннән үк Гагарин Кубогы финалында күрүчеләр колагына. Әлбәттә, быел составы ягыннан Билалетдинов уенчылары бер башка өстен. Тәҗрибә дә җитәрлек. Казанда узган ике уенда да безнекеләр оттырып барган очрашуны үз файдаларына төгәлли алды. “Ак барс” тынычлыгы белән алдыра. Плэй-оффта анысы да кирәк. Кәшәкәләр сына, башлар бәрелә, тешләр коела – Билалетдинов егетләре түзәргә тырыша. “2:0 исәбе белән алга чыгу әле берни түгел, – ди 2013 елгы очрашуларда уйнаган Артем Лукоянов. – Ике тешсез калуымны әйтәсезме? Кайчак иреннәр дә ярыла. Тегеп куялар да, бозга чыгалар. Кул белән аяк сынмаган икән, уйнарга кирәк. Плэй-офф шундый вакыт”. Әмма “Трактор”ның югалтырлык берние дә юк. Аларның “Салават Юлаев”ны җиңүе үк зур уңыш булып кабул ителде. “Ак барс”ка да җиңел генә бирешергә теләми чиләбеләр.


Сүз уңаеннан, Чиләбедәге милләттәшләребез үзләрендә узасы уеннарда “Ак барс” өчен җан атарга җыена. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чиләбе өлкәсенең татар яшьләре берлеге җитәкчесе Виталий Бәдретдинов җиткергән. “Без икегә бүлендек. Яртыбыз – “Ак барс” өчен, ә калганнарыбыз “Трактор” өчен җан ата”, – дигән ул.

Фото: ak-bars.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев