Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кем яшәгәнен үзебез дә белмибез”. Күршеләре миллионер хатын-кызны ничек танымаган? (видео)

“Бу йортта байлар яшәми”. Казанның Чуйков урамында урнашкан тугыз катлы гади генә йортта көн күрүчеләр әнә шулай ди. Пәнҗешәмбе көнне исә хокук сакчылары биредә Луиза Хәйруллина һәм аның гаиләсен эзләп тапты. Ике бала анасын “Россельхозбанк”ның Башкортстандагы Салават шәһәрендә урнашкан бүлегеннән 23 миллион сумнан артык акча урлауда гаеплиләр. Акчаның кайдалыгы билгесез.

Башкаланың Яңа Савин районында урнашкан әлеге йорт шәһәр үзәгеннән читтәрәк урнашкан. Элегрәк күршедә генә район ЗАГСы бинасы булуын исәпләмәгәндә, якын-тирәдә игътибарны җәлеп итәрлек берни юк. Бу атнада исә әнә шул тыныч тормышта башта – хокук сакчылары, аннары журналистлар пәйда булды. Йортта яшәүчеләр белән “ВТ” хәбәрчесе дә очрашып кайтты.

Үзен Ринат дип таныштырган ир-ат сантехник булып эшли. Бу арада торбалардагы басымны тикшерәләр икән.

– Бер подъезддан икенчесенә күчеп барабыз. Пәнҗешәмбе көнне дә биредә эшләдек. Без эшне тәмамлап кайтып киткәндә ул-бу юк иде, – ди ул. – Бүген исә камералар күтәреп журналистлар йөри.

Акча урлауда шик төшкән хатын-кыз үзенең гаиләсе белән тугызынчы каттагы бер бүлмәле фатирда көн күргән. Күршеләре ишекне ачмый. Погон йөртүчеләр дә, микрофон тотучылар да алҗыткан, ахрысы. Ә менә бишенче катта яшәүче Андрей күрше ике республикада төп яңалыкларның берсенә әверелгән вакыйгадан, гомумән, хәбәрдар түгел.

– Бездә кем яшәгәнен үзебез дә белмибез. Фатирларның яртысыннан артыгында чит кешеләр тора. Хәтта янәшәмдә кемнең көн күргәнен дә белмим. Күршеләр көн саен алмашынып тора, танышырга да өлгермисең, – ди ул. – Әмма монда байлар яшәми. Бу кадәр акчам булса, нишләр идем дисезме? Белмим, әмма монда тормас идем. Тик миңа кешенеке кирәкми. Үземнеке дә җитә. Күпме акча алган дисез теге хатынны?

“Россельхозбанк”ның күрше Башкортстандагы Салават шәһәре бүлегеннән 23 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинаны хокук сакчылары май аеннан бирле эзләде. Ул инде исән түгелдер, ә бәлки гаиләсе белән Казахстанга чыгып киткәндер дип фаразлаучылар да булды. Әйтүләренә караганда, аларның Казанга килеп урнашканын оператив хезмәткәрләр очраклы рәвештә белгән. Дөрес булса, балалары Башкортстанда калган бабаларына шалтыраткан. Погонлылар исә дәшми. Әмма операциянең ике республиканың ФСБ һәм полиция хезмәткәрләре катнашында узуы билгеле. “Хәзер аның белән тиешле оператив-тикшерү гамәлләре башкарыла. Урланган акчаның кайдалыгы ачыклана”, – дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле. Луиза Хәйруллинаны туган ягына алып кайтып киттеләр.

Чуйков урамындагы танылган йортта яшәүчеләр арасында исә яңа күршеләрен вакытында таный алмауларына үкенгәннәре дә бар. Аның кайдалыгын әйткән кешегә 1 миллион сум акча вәгъдә ителгән иде. Язмаган, күрәсең. Бу йортта миллионерлар яшәмәвен үзләре әйтеп тора бит. Кем белә, бәлки, әйтмәсләр дә иде. Бер айдан артык вакыт эчендә Луиза Хәйруллина социаль челтәрләрдә “йолдыз”га әверелде. Аны Робин Гуд, Шәкүр карак белән чагыштыручылар да бар. Җинаятьчене яклау түгел, бүгенге тормышка бәя монысы.

Фото: https://vatantat.ru

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев