8 июль 2019 яңалыклары
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явар дип көтелә
Көньяктан 15-20 м/с тизлектәге җил исәчәк.
-
Мөфтияткә казыйлар җыелды
Бүген, зөлкагдә аеның 5 нче көнендә, нәзарәттә Казыйлар шурасының киңәйтелгән җыелышы үтте. Утырышта барлык төбәк казыйлары, мөфтиятнең җитәкчелек вәкилләре катнашты, мөхтәсибләр. Казыйларның игътибар үзәгендә төп мәсьәлә буларак Корбан бәйрәменең гает намазы вакытын һәм корбан нисабын билгеләү торды.
-
Зилә Батыршина дөнья беренчелегендә «алтын» яулады
Ярышлар бу көннәрдә Италиянең Лонато шәһәрендә уза.
-
Сабабаш авылында "Авыл көне" бәйрәме
6 июль көнне Сабабаш авылында "Авыл көне" бәйрәме оештырылды.
-
Балтач районы Республика мөселман балалар Сабан туена чакыра
Сабан туе Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырыла.
-
Машина йөртү таныклыгы алганда россиялеләрне алкоголизмга тикшерергә телиләр
Сәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләр арасында медкомиссия үткәрү тәртибенә төзәтмәләр әзерләгән инде.
-
Сабада Яшьләр көне
6 июльдә Сабаның "Олимп" стадионында яшьләр көненә багышланган ярышлар үтте.
-
Яңа китаплар
.
-
Сатыш авыл җирлеге башлыгы "Җырлыйк әле" тапшыруында
1 июль көнне Саба муниципаль районы данын яклап, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фахимович ТНВ каналыннан баручы "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашып 1 урын яулады.
-
“Кем яшәгәнен үзебез дә белмибез”. Күршеләре миллионер хатын-кызны ничек танымаган? (видео)
“Бу йортта байлар яшәми”. Казанның Чуйков урамында урнашкан тугыз катлы гади генә йортта көн күрүчеләр әнә шулай ди. Пәнҗешәмбе көнне исә хокук сакчылары биредә Луиза Хәйруллина һәм аның гаиләсен эзләп тапты. Ике бала анасын “Россельхозбанк”ның Башкортстандагы Салават шәһәрендә урнашкан бүлегеннән 23 миллион сумнан артык акча урлауда гаеплиләр. Акчаның кайдалыгы билгесез.
-
Син тоеп караган, тик аңлата алмаган эмоцияләр
Эмоция. Көнгә ничә төрлесен генә кичермибез аларның! Ә бит кичереп тә сүз белән аңлата алмаганнары күпме! Әйдәгез, без тоя, тик аңлата алмый торган эмоцияләр белән танышыйк әле!
-
Кыр эшләре барышы
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 3 июльгә терлекләргә барысы 63600 тонна сенаж (шуның 643 тоннасы төргәктә) һәм 3872 тонна печән әзерләнгән.
-
«Салават-Җәвит» җиләк кыйссасына «Мунча ташы»ннан Гамил Әсхәдулла да кушылды
«Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла кызыклы видео төшереп, үзенең инстаграм битенә урнаштырган.
-
Татарстан трассасында хатын-кызны ике тапкыр бәрдерәләр
Хатын-кызны җәяүлеләр кичүендә бәрдерәләр, ә аннан сон аны тагын бер автомобиль бәреп китә. Авария Яр Чаллы-Сарман трассасының 9 нчы чакрымында үлем белән тәмамланган.
-
Никахлар да арткан, аерылышулар да
Гаилә кору – кеше тормышындагы аеруча истә калучан вакыйга, зур юлларның башы һәм шул ук вакытта бик җаваплы эш тә.