Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабабаш авылында "Авыл көне" бәйрәме

6 июль көнне Сабабаш авылында "Авыл көне" бәйрәме оештырылды.

Бәйрәмне Мишә авыл җирлеге башлыгы Г.А. Хөрмәт улы ачып җибәрде. Азат Хөрмәт улы авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде, барысын да бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләде. Клуб мөдире Нургалиева А.Ф. һәм авыл халкы, Мишә авыл җирлеге белән берлектә кызыклы бәйрәм программасы әзерләп үткәрделәр. Бәйрәм бик зур колач белән узды, төрле конкурсларда барысы да актив катнаштылар. Бәйрәмнең соңгы этабы булып заманча һәм халык биюләре булды. Авыл көне бәйрәм салюты белән төгәлләнде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев