Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Никахлар да арткан, аерылышулар да

Гаилә кору – кеше тормышындагы аеруча истә калучан вакыйга, зур юлларның башы һәм шул ук вакытта бик җаваплы эш тә.

  ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан  күренгәнчә, 2019 елның беренче яртысында районыбызда  былтыргының  шушы  чорына  караганда 9га   күбрәк,  ягъни 54 никах теркәлгән. Шулай да соңгы биш елның иң югары   күрсәткече – 2017 елда язылышучылар  санын    куып җитү өчен 31 декабрьгә кадәр 133 гаилә барлыкка  килүе  кирәк. Тагын да аянычлырагы – таркалган гаиләләр саны  артуы. 2018 елның гыйнвар-июнь айларында 22 аерылышу  факты теркәлгән булса, быел инде 33кә җитте. 2016-2019 елларда районыбызда 193 гаилә таркалуы никадәр пар мәхәббәтләренең ныклыгына зур сынауны үтә алмаган дигән   сүз.  Быел районыбызда 122 сабый дөньяга  килде (2018 елның 6 аенда – 145). Аларның барысының әти-әниләре  яннарында булып, телләре “әттә” һәм “әннә” дип ачылуын телик. Әлегә  районда демография  вәзгыяте әллә ни куандырмый. Балалар тууының  елдан-ел кими баруы (2016 елда – 366, 2017дә – 301, 2018дә – 291), үлүчеләр санының  артуы (2016 елда – 356, 2017дә –372, 2018 дә – 392) шул хакта  сөйли. 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев