Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Яңа китаплар

.

Районыбызда яшәп иҗат итүче әдибә Миннегөл Манихованың шушы көн­нәрдә берьюлы ике китабы дөнья күр­де. “Тормыш арбасы” дигән китабына соңгы вакытта язган тезмә һәм чәчмә әсәрләре бергә туплап бирелгән. Автор әлеге җыентыкны чыгаруда ярдәм иткән балаларына, оныкларына, барлык якыннарына, Рәйсә Имамиевага рәхмәтле. “Әниемә булышам” дип исемләнгәнендә балалар өчен язылган шигырьләре урын алган.

Моңарчы вакытлы матбугатта гына басылып килгән каләм остасы Муса Абдуллин да “Ә наратлар шаулыйлар да шаулыйлар” дигән исем астына туплап, беренче китабын бастырып чыгарды. Бу китапта Байлар Сабасы сүзенең килеп чыгышы, Сабада яшәгән байлар, беренче мәктәпләр, мәчетләр, аерым фактлар, шушы төбәктә яшәгән тарихка кереп калган кайбер шәхесләр турында язмалар һәм булган хәлләргә нигезләп язылган хикәяләр тупланган.

Якташыбыз, язучы Рашат Низамиев “Мәхмүтләр” нәш­риятында Саба һәм Теләче районнарының данлыклы комбайнчысы Миңнегали Сафин турында “Комбайн җыры” дигән китап чыгарды. Анда иген кырлары каһарманының тормыш, хезмәт юлы сурәтләнә. Китап М.Сафинның “Мин авылдашларыма, аркадаш хезмәттәшләремә мәңге рәхмәтлемен. Иң әүвәле Саба районына хезмәт иттем. Аннары Теләче районы башка чыкты. Саба районы да, Теләче районы да минем хезмәтемне югары бәяләделәр. Минем шушы ике район җитәкчелегенә чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мине зурлаганнары өчен. Миңа алар канат куйдылар, илһам бирделәр. Эшләгән саен эшлисем килеп торды. Даны ике районга да, минем үземә дә җитәрлек булды”, дигән сүзләре белән төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев