Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач районы Республика мөселман балалар Сабан туена чакыра

Сабан туе Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырыла.

14 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында уникенче тапкыр Республика мөселман балалар Сабан туе узачак. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Балалар өчен дип аталса да, бәйрәмне күрергә республика хөкүмәте вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән күп санлы кунаклар килә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар – яулыктан булачак. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – чарага җыелган халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.

Сабан туе Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырыла.

Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укуы, мөнәҗәт әйтүе, шигырь сөйләве белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында сабыйлар өчен төрле уеннар, ярышлар, нәниләрне рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар оештыру каралган. 

Быел Республика мөселман балалар Сабан туенда 2001 елда һәм 2001 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 5 авырлык категориясендә бил алышачак – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак. Абсолют батырга скутер тапшырылачак. Скутер иясен үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләү күздә тотыла. Моннан тыш, көрәштә I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия биреләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Мөселман балалар Сабан туе шулай ук 4 августта Мамадышта узачак.  

Фото: ДУМ РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев