Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр эшләре барышы

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алын­ган мәгълүматлардан күренгәнчә, 3 июльгә тер­лекләргә барысы 63600 тонна сенаж (шуның 643 тоннасы төргәктә) һәм 3872 тонна печән әзер­ләнгән.

 Иң күп  азык запасы “Юлбат” пред­приятиесендә, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында, “Кур­сабаш”, “Туган як” ,”Игенче” җәмгыятьләрендә тупланган. “Симет” җәмгыятендә траншеяларга салынган сенаж 1900 тонна гына тәшкил итә. Районда сабан культуралары 450 гектарда – авыруларга, 5315 гектарда  корткычларга  каршы эшкәртелгән. Шулай ук барлыгы 687 гектарда рәт аралары эшкәртелгән кукуруз мәйданнары Саба  җәмгыятенең  Явлаштау бригадасына, “Юлбат”, “Курсабаш”, “Симет” хуҗалыкларына туры  килә. “Сатыш”та – 150, “Туган  як”та – 47, “Шытсу”да  20 гектарда күпьеллык үлән мәйданнары  сугарылган.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев