Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Алар бит машина түгел”. Алинә Заһитова ник оттырды?

Алинә Заһитова Россия чемпионатында бишенче урынны алды. Саранскида узган ярышта күпләр төп көндәшлек аның белән Евгения Медведева арасында булыр дип көткән иде. Алар исә беренче өчлеккә дә керә алмады. Медальләрне әле 15 яше дә тулмаган кызлар эләктерде. Дөрес, Европа чемпионатына барыбер Алинә барачак.

Россия чемпионатының кыска программасында җомга көнне Заһитова беренче урынны алды. Медведева исә 14 нче булды. Инде бер ел дәвам иткән көндәшлек әнә шул урында тәмамланды. Ләкин Алинәгә бу гына ярдәм итмәде. Башта ул күнегүләр вакытында аягын авырттырды. Ирекле программага чыккач исә ике мәртәбә егылырга мәҗбүр булды. Заһитовага җылы сүзләрен хәтта Татьяна Тарасова да кызганмады. “Ял күргәннәре юк бит аларның. Кайтып җитүләре була, бозга чыгалар. Алар бит машина түгел, ә тере кешеләр”, – диде ул туры трансляция барышында.


Медальләрне исә Алинә бе­лән бергә Этери Тутберидзе җи­тәк­че­легендә шөгыльләнүче Анна Щербакова, Александра Трусова һәм Алёна Косторная эләк­терде. Бер сикерүдә дүрт тапкыр бөтерелүче бу кызларны узу өчен бер мәртәбә дә ялгышырга ярамый. Алинә дә, Евгения дә моны башкара алмады. Хәер, Россия чемпионатының яшь кызларның җиңүе белән тәмам­ланасын фаразлаучылар булмады түгел анысы. Әмма төп игътибар Заһитова белән Медведевада булды. Алар­ның Олимпия Уеннарыннан соң бер ярышта да чыгыш ясаганы юк иде әле. Инде хәзер игътибарны башкалар таләп итә. Яшь­рәк­ләр­дән калышмас өчен Алинә белән Евгениянең үзләренә тырышырга туры киләчәк. Аларның тагын ярты ел вакыты калды. Аннары телгә алынган өчлек халыкара ярышларда зурлар арасында чыгыш ясый алачак. Хатын-кызлар ярышына балаларны кертергә ярамый дип тавыш чыгаручылар булса да, берни дә үзгәртеп булмый – балалар остарак сикерә.


Алинәне исә тагын бер сынау көтә. Моңарчы тренеры Этери Тутберидзе төп көчен аңа бирде. Ә хәзер кечерәк кызлар да үсеп җитте. Алар да медальләр китерә. Медведева Тутберидзедан әнә шул игътибар җитмәү аркасында китеп барды. Алинә бу сынауны ничек узар?


Ничек кенә булмасын, Европа чемпионатына Алинә Заһитова барачак. Медаль алган кызларның исә әлегә яше җитми. Медведева – запас спортчылар исемлегендә. Гыйнвар ахырында Минскида узасы ярышта Татарстаннан Евгения Тарасова белән Владимир Морозов (Мәскәү) та чыгыш ясаячак. Алар Саранскида спорт парлары ярышында җиңү яулады.

Фото: архив kremlin.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев