25 декабрь 2018 яңалыклары
-
Чәршәмбе көнне Казанда икенче “кар” дулкыны көтелә
География фәннәре докторы сүзләренчә, көчле явым-төшем ай башында булган дефицитны бетерү өчен кирәк.
-
Казан кешесеннән төзәтү колониясенә бирергә җыенган 100 грамм гашиш алганнар
23 яшьлек наркодиллер наркотикны хөкем ителүчеләргә ыргытырга җыенган булган.
-
Әлеге минутта Саба үзәгендә Кыш Бабайлар парады бара
ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Рөстәм Миңнеханов Чыршы бәйрәмендә балаларга: Тормышта күп әйбер үзебездән тора
Бәйрәм тамашасының асылына хезмәткә мәхәббәт уяту темасы салынган иде.
-
Бүген – 25 декабрьдә оригиналь жанр остасы, конферансье, Татарстанның атказанган артисты Виктор Шәрәфетдиновка 65 яшь тула!
Үзенең иҗат юлын бик яшьли Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә башлап җибәрә ул. 1969 елда 15 яшьлек малайны филармониянең эстрада бүлегенә конкурс нигезендә кабул итеп, сөйләм жанры артисты сыйфатында башка бертөркем яшь башкаручылар белән Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада сәнгате остаханәсенә укырга җибәрәләр. Башкалада белем алып, татар эстрада сәхнәсенә кайтучы артистлар арасында яңа жанр: пантомима, оригиналь жанр белән яңа программа әзерләгән Виктор Шәрәфетдинов та була.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәләтле балаларын Яңа ел белән тәбрик итте
15 балага республика башлыгы исеменнән Apple планшетлары тапшырдылар.
-
Татарстанда яңа автомобиль, зур фатир хуҗалары социаль ташламаларга дәгъва кыла алмаячак
Гаилә соңгы өч елда автомобиль сатып алса, ул аз керемле дип саналмый, диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.
-
Рэпер Нурминскийның татарча җырлавы рус тамашачысын аптырашта калдырган
“Русча җырларны башкарам, мине аяклардан тоталар, чиныйлар, нишләргә белмиләр. Татарча җырлый башлыйм һәм тамашачы үзгәрә", - ди татар рэперы.
-
Кышкы каникулда Татарстанда туристлар саны арту көтелә
Каникуллар чорында ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә Татарстан башкаласы да керде.
-
Алабугадан килүче дүрт кешелек гаилә авариягә очрап, 9 яшьлек бала үлгән
«Жигули» шоферын һәм аның пассажирларын — хатын-кызны һәм 3 яшьлек баланы Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
-
WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты ачылышында Россия һәм чит илләрдән 500 артист катнашачак
Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында киләсе елның 22-27 августында узачак.
-
Казанда корпоратив вакытында булган низагтан соң, бер ир-ат комага киткән
Исерек хәлдәге ике ир-ат арасындагы низаг шәһәрнең Яңа Савин районындагы бер ресторан янында төнлә чыккан.
-
Татарстаннан йөзләп бала Мәскәүдәге Президент чыршысына барачак
Илкүләм чыршы бәйрәмендә республика приютларында тәрбияләнүче балалар да катнаша.
-
Рэпер Нурминский яшьләрдә рухи сыйфатлар, кеше кыйммәтләре бетеп баруы хакында әйтте
Моның сәбәбен музыкант хәзерге вакытта интернетта популярлык җыючы мәгънәсез клипларда һәм блогерларның акча артыннан куу теләгендә күрә.
-
Йосыф-Алан авыл клубында «Эх, яшь чаклар бар иде…» дип исемләнгән портрет кичә
22 декабрь көнне Йосыф – Алан авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Эх, яшь чаклар бар иде…» дип исемләнгән портрет кичә үткәрелде.