Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Рэпер Нурминскийның татарча җырлавы рус тамашачысын аптырашта калдырган

“Русча җырларны башкарам, мине аяклардан тоталар, чиныйлар, нишләргә белмиләр. Татарча җырлый башлыйм һәм тамашачы үзгәрә", - ди татар рэперы.

Рэпер Нурминский рус шәһәрләрендә концертлар вакытында татарча җырлый башлагач, тамашачы аптырашта калган.

Рус телендә җырлар чыгаргач, Нурминскийның популярлыгы арткан. Ул тамашачының татарча җырларга сәерсенеп каравы шуның белән бәйле дип уйлый.

“Уйлап карагыз, өч русча җыр чыкты, алар “атты”, аларны тыңлыйлар. Кеше бит тагын да яхшыракны көтә. Ә мин тоттым да үземнең туган телемдә җырладым! Һәм халык аптырашта кала. Кемдер мактый, ә кемдер “Син нишлисең соң, нәрсәгә кайтасың син?” дип әйте", - ди ул.

“Мин киләм, русча җырларны башкарам, мине аяклардан тоталар, чиныйлар, нишләргә белмиләр. Мин татарча җырлый башлыйм һәм тамашачы үзгәрә. Мин шул ук кеше, шул ук киемнән, шул ук урында торам. Ләкин Нурминский русча җырлый икән - аңа бөтенесе соклана. Татарча җырлый - ниндидер сәерсәнеп карау барлыкка килә", - ди ул.

Ләкин музыкант тамашачының өметенә генә карап иҗат итәргә теләми. “Мин хайп артыннан кумыйм, мин булганы белән рәхмәтле. Мин хәзер үземне сындырып, миңа җыр язарга кирәк, кеше көтә дип, үземне көчләп эшләтәм икән, эшемнең сыйфаты булмаячак”, - диде Нурминский.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев