Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яңа автомобиль, зур фатир хуҗалары социаль ташламаларга дәгъва кыла алмаячак

Гаилә соңгы өч елда автомобиль сатып алса, ул аз керемле дип саналмый, диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.

Яңа елдан башлап Татарстанда яңа автомобиль, зур фатир һәм җир хуҗалары социаль ярдәмгә дәгъва кыла алмаячак. ТР Дәүләт Советы депутатлары шул хактагы закон проектын хуплаган. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Закон проекты гражданнарның социаль яклау органнарына ташламалар һәм пособиеләр юллап мөрәҗәгать иткәндә керемен тикшерә, аларның милек белән тәэмин ителү дәрәҗәсен дә исәпкә ала. Торак мәйданы гаиләнең бер әгъзасына 40 квадрат метрдан да артмаска тиеш. Өч кешелек гаилә милкендә торак 120 квадрат метрдан артса, алар социаль ярдәмгә дәгъва кыла алмый», - диде министр.

Моннан тыш, гаилә милкендә берничә торак йорт булса, ул очракта мәйданның нормасы бер кешегә 23 квадрат метр күләмендә билгеләнә. Шулай ук шәхси автомобильләр саны да исәпкә алыначак.

«Гаилә соңгы өч елда автомобиль сатып алса, ул аз керемле дип саналмый. Бу чикләү икедән артык җиңел машинасы (берсенең «яше» өч елдан артмаган очракта) булганнарга да кагыла. Документта  күпбалалы гаиләләргә дәүләт биргән, шулай ук инвалид балаларны йөртү өчен билгеләнгән автомобильләр исәпкә алынмый», - дип искәртте Эльмира Зарипова.

2019 елда республикада хәерчелек белән көрәшү буенча сынау проект гамәлгә ашырыла башлаячак. РФ Президенты төбәкләр алдында 2024 елга илдә фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычы куйды. Хәзер республика халкының 7,7 процентының керемнәре яшәү минимумыннан да (аның күләме 8880 сум тәшкил итә) кимрәк. Аларның күбесе - балалы гаиләләр.

Фото: Султан Исхаков/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев