Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Бәхет артында ни ята?

Гаҗәеп мөлаем хатын-кыз ул – Рауза Хәйретдинова. Читтән карыйсың да, нинди бәхетле, дип сокланасың. Әмма ул бәхет артында нинди көрәш ятканын ул үзе белә дә, ире Нуретдин Ганиев белә. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты шул көрәшләрнең бер кыйпылчыгы белән бүлеште.

– Рауза апа, җәмгыятьтә бәйрәмнәргә караш үзгәрде. 8 Март бәйрәмен дә ясалма, уйлап чыгарылган, диләр. Сезгә бу – гадәти көнме, әллә бәйрәмме?

 
– 8 Март бәйрәме рухын театр­да эшли башлагач кына тойдым. Без бит – авыл балалары, анда бәй­рәм итәргә вакыт та булмагандыр, күрәсең. Театрда исә бу бәйрәмне ихластан, матур итеп оештыралар. Беләсезме, тормыштан бик күп бәйрәмнәр төшеп калды. Күбесе­нең мәгънәсе югалды. Күпсенмик без аларны. Тормыш бит болай да катлаулы һәм анда күңелсез хәлләр дә җитәрлек. Ә бу бәйрәм язның беренче чәчкәләре кебек үк бер бизәк ул. Мин бу көнне гел игътибар үзәгендә булам. Хезмәттәш­ләрем дә тәбрикли, Нурыем да бүләксез калдырмый. Ул минем матурлыкны яратканны белә, һәр елны берәр матур әйбер бүләк итә...


– Нуретдин абый моннан бик күп еллар элек үк, минем бөтен булмышым – Раузамны яшәтү­дә, дигән иде. Бүген дә шул ук сүзләрне әйтеп каршы алды.


– Ходай хәлемне Нурый кебек бер күз карашыннан аңлый торган ир белән кавышырга насыйп итте. Ул минем саклаучым да, яклаучым да. Ә бит иҗат кешеләренең бик сирәге генә туксанны тутыра ала. Иҗатта яшәү ул – үзеңне яндыру дигән сүз. Элекке чорны алсак, артистның уртача гомере 50 яшь­тән дә артмаган. Хәтерлим: театр яшьләре Хәлил абый Әбҗәлилов­ны карт дип сөйләшә идек. Ә ул 70кә дә җитмәгән булган икән. Үзем исә яшемә беркайчан да аның хәтле игътибар иткәнем булмады. Миңа 20 булса ни дә, 40 булса ни... Бервакыт теш табибы, сиңа ничә яшь, дип сорагач, әйтә алмыйча тордым. Ул шаккатты. Миңа ул чакта 36 яшь булган икән. Мөгаен, күңел гел яшьлектә булгандыр. Сәхнәдә дә гел яшьлекне, кызларны уйнадым. Нурыемны исә Ходайдан сорап алдым... Авылда Нурый чишмәсе бар безнең. Шуннан су алганда, миңа акыллы, тәүфыйклы ир насыйп итсәң иде, дип сорый идем. Теләгем кабул булды. Нурый гаиләдә генә түгел, иҗатымда да терәк булды. Беренче тәнкыйтьчем дә әле ул минем. Кайчак, нишләп фәлән күре­нештә Булатка кочтыр­ма­дың, дип кисәтү дә ясый.


– Булат дигәннән, “Зәңгәр шәл”дә 15 ел рәттән уйнагансыз. Мондый зур рольгә ничек эләк­тегез?


– Тормышымда көтелмәгән хәлләр шактый булды. Бу рольгә эләгүемне дә шундыйларның берсе дип атарга була. Хикмәт шунда, “Зәңгәр шәл” кебек мелодрамаларда төп рольләргә элек филармония һәм опера театры артистларын билгелиләр иде. Анда кемнәр уйнаячагы бюро утырышында хәл ителә. Бу – 1957 ел, Кәрим Тин­чуринның исеме акланып, “Зәңгәр шәл”нең сәхнәгә яңадан кайткан чагы. Академия театры Мәйсәрә роленә филармониядән Оркыя Бәхтиеваны чакыра һәм ул премьераны уйный. Ә менә утырыш­ларның берсендә артистлар без­нең бит Рауза Хәйретдиновабыз бар, Мәйсәрәне ул уйнасын дип тавыш куптарган. Билгеле, бу сүзне Оркыя апага да ирештергәннәр. Ул үпкәләп, бүген тавышым юк дип, спектакльдә уйнарга килмәскә булган. Күз алдына китерәсезме, билетлар сатылып беткән, ә төп рольне уйнарга артист юк. Шуннан миңа тәкъдим иттеләр. Миңа, бернинди әзерлексез, бер репетиция ясамаган килеш риза була күрмә, дип киңәш итүчеләр дә булды. Мин исә күмәк күренешләрдә уйнап йөреп, Мәйсәрәнең бөтен уенын, җырларын күңелемә сеңдергән идем инде. Операның иң талантлы җырчыларының берсе – Азат Аббасов белән уйнадык. Беренче пәрдәдән соң ук хезмәттәшләрем, егет икәнсең, Рауза, булдырдың, дип кулымны кысты. Мәйсәрә роле озын гомерле булып чыкты. Булатларым алмашынып кына торды. Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәс­гут Имашев, Наил Әюпов. Егетләрнең ниндиләре бит! Барысы да минем Мәйсәрәмне яратып кабул итте. Мәйсәрә ул – татар хатын-кызы язмышы. Аны турыга гына уйнап булмый. Мәйсәрәне үз башыңнан кичереп кенә башкарып була. Миңа тормышта Мәй­сәрәләрне күрергә насыйп булды. Үзем дә сәхнәгә чыкканчы тормыш чирканчыгын җитәрлек алдым.


– Ә менә беренче тапкыр сәхнәгә чыкканыгызны хәтер­лисезме?


– Ничек кенә әле! Мин бит – укытучылар гаиләсендә туып үскән бала. Элек бөтен эш укытучылар өстендә иде. Наданлык белән көрәшү дисеңме, халыкны мәдәни агарту... Мөгаллим әйтсә, хак була. Халык әнә шулай яшәде. Хәзер генә укытучының абруе калмады. Мин бу күренешкә бик аптырыйм. Кыс­касы, әтием дә, әнием дә – сәнгатькә гашыйк кешеләр, мине дә биш яшемнән сәхнәгә чыгара башладылар. 7-8 яшьләремдә сәхнә белән яши идем инде. Ә 7 сыйныфта укыганда район олимпиадасында җиң­гәч, театр турында хыяллана башладым. Син бер төрле ният­лисең, язмыш икенче эзгә керә дә китә икән ул. Минем хыялларымны да сугыш чәлпәрәмә китерде. Әти фронтка китте, әни озак та тормый, гүр иясе булды. Миңа – 13 яшь, 7 яшьлек энем, 9 яшьлек сеңлем бар. Берзаман аларны детдомга алырга мөмкиннәр икән дигән сүз килеп иреште. Ничек инде туганнарымнан аерылыйм! Мөмкин эшме бу! Мин аларга әти дә, әни дә булдым. Олылар белән беррәттән эшкә дә йөрдем. Хатыннар ындыр табагына барганда, Рауза, гармуныңны онытма, диләр иде. Күрәсең, авыр елларда бәхетсез хатыннарның юанычы мин булганмындыр инде. Мин бик күп авырлыклар күрдем, ләкин һәрбер авырлыктан соң бәхет кояшы елмая иде. Менә бит сугыштан әти исән-сау кайтты, шөкер. Театр училищесына укырга керүем дә көтмәгәндә булды.


– Әгәр шул көтелмәгән очрак булмаса, нинди һөнәр сайлар идегез?


– Башка һөнәр турында уйлап караганым да булмады. Ахыр чиктә артист булачагыма барыбер ышана идем. Казандагы туган апам, тизрәк килеп җит, театр студиясенә төркем җыялар, дигәч, җыенып чыгып киттем. Ләкин мин килгәндә имтиханнар беткән иде инде. Бик ялындым студия директоры Нәҗип абый Гайнуллинга. Авылда ничек итеп спектакльләр куеп йөргәне­безне сөйләп бирдем, бии, җырлый беләм, дим. Тыңлады, иртәгә кил, имтихан алырбыз, диде. Бер төн эчендә Тукайның “Теләнче” шигырен ятладым, җырлап, биеп күр­сәттем. Шулай итеп, 1946 елда укып, театрның ярдәмче составында эшли башладым.


– Театрда көнләшү бар идеме?


– Артистлар арасында көнләшү була инде ул. Бигрәк тә минем ише авыл баласыннан. Атаклы җырчы­лар уйнаган рольләрне бер-бер артлы миңа бирсеннәр әле! Галиябану ролен дә опера артисты Гөлшат Сәйфуллинадан кабул итеп алдым. Чөнки спектакль буласы көнне аның опера театрында уйныйсы бар иде. Билгеле, академия театрының башка артистларына бу бик үк ошап бетмәгәндер. Әмма алар тырышлыгымны, җаным-тәнем белән бирелеп эшләвемне күреп хөрмәт итә иде.


– Хәзерге “Зәңгәр шәл”не, “Миркәй белән Айсылу”ны караганыгыз бармы? Яшьләр уенына нинди бәя бирәсез?


– “Зәңгәр шәл”нең миннән соң уйнаган берничә артист уенын гына күзәткәнем булды. Беләсезме, Мәйсәрә, “Татар хатыны ниләр күрми”дәге Гөлбану, Галиябану – аларда элеккеге чор хатын-кыз язмышы. Шуңа күрә Мәйсәрәне дә, башкаларын да буйсынмас холык­лы итеп күрсәтергә ярамый. Мин бит үзем дә 1928 елгы. Авыл халкының ишанга Аллага караган кебек каравын үз күзләрем белән күреп үстем. Мәйсәрә дә башта ишанга шулкадәр ышана, аннары гына күңеленә икеләнү кереп оялый. “Миркәй белән Айсылу”ны бик карыйсым килә... Айсылу – бик авыр роль. Аңа әзерләнгәндә юләр­ләр йортына барган идем. Мине инде терелә башлаучылар палатасына алып керделәр. Авы­руларның үз-үзен тотышлары әле дә күз алдымда. Берсе бармагын ашагандай итә, саклык белән генә, нишлисең, дип сорыйм, редиска ашыйм, бик тәмле, ди, икенчесе, минем абыем атаклы җырчы, сез аны ишетерсез әле, ди. Табибка дөресме дигән сораулы караш ташлыйм, ул, юк, дип башын кага... Караватта утырган бер кыз күзен дә алмыйча миңа карап тора. Берзаман, сез табиб түгел, апа, ди. Менә бит халатым да бар, дим. Юк, сез безнең авылга спектакль куярга килгән идегез, ди. Аннан кисәк сикереп торып җырлый башлый. Аның җырлау рәвеше, төс-кыя­фәте, үз-үзен тотышы үзеннән-үзе Айсылу образына кереп китте. Аннан спектакльләрне заманчалаштыруны да кабул итеп бетермим. Автор нинди чорны күздә тотып язган, шул чорны бирергә тырышырга кирәк. Тарихи дөреслек хәзерге буынга кирәк. Бу чор буыны тарихны тагын ничек өйрән­сен?!


– Тарих дигәннән, Сез безгә Илһам Шакиров белән бер сәх­нәдә уйнавыгызны сөйләгән иде­гез. Без аны артист дип белми идек әле.


– Бөек Ватан сугышына кадәр үк Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үтәргә тиеш иде. Ул чакта әле мин мәктәп укучысы гына, газета-журналларда шул турында язма күрсәм, кисеп алып җыеп бара идем. Кем уйлаган бит шушы декадада үзем дә катнашырмын дип! Декадага “Зәңгәр шәл”не әзерләделәр. Әйткәнемчә, җырлы рольләргә филармония артистлары махсус чакырыла иде. Илһам ул чакта 2 курс студенты гына, аны махсус, бер җыр җырлатыр өчен чакырдылар. Искиткеч күре­неш булды ул: Илһам агачка сөя­леп “Иске карурман”ны җырлап җибәрә, зал тын да алмыйча тыңлый иде. Качкыннар күрене­шен ул чакта Ширияздан абый Сарымсаков шулкадәр шәп куйды. Аннан дәррәү кул чабулар. Мин әле уйлыйм, Илһамның сәхнәдә чыгышлары шушы спектакльдән башланмадымы икән дип. Театр сәхнәсендә башка чыгыш ясамады бугай Илһам. Мәгәр качкыннар­ның берсе булып, тарихка кереп калды.


– Юбилей кичәгездә, мин – иң бәхетле хатын-кыз, дидегез.


– Мин һәр юбилеемда үземне бәхетле артистка дип әйтә килдем. Бусында да шулай дим. Йөз еллык тарихлы театрның 70 елында мин дә хезмәт куйдым. Театрның төрле чорын үз башымнан үткәрдем. Сәхнә партнерларыннан бик уң­дым. Нинди асыл шәхесләр белән эшләргә туры килде бит! Хәзер­геләрдән Равил Шәрәфи белән күп уйнарга туры килде. Гаиләм бөтен, алты операция кичердем, нинди авыр чирне җиңдем! Шөкер Ходайга. Ахыргы гомеремә дә хәер­лесен насыйп итсен иде.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X