Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Чулпан Йосыпованың өенә кереп ут төрткәннәр: “Өр-яңа BMWм күз алдымда янып бетте”

Чулпанга куркыныч яный. Өенә кереп машинасына ут төрткән кешене һаман кулга алмаганнар. Җырчы кемнән шикләнүе һәм яңа Мерседеска акчаны каян алуы хакында Татар-тудейга ачылып сөйләде.

– Чулпан, әле күптән түгел генә яңа BMW алган идең, хәзер сине гел Мерседеста күрәм. BMW кая китте?

 

– 12 июльдә минем туган көнемә зур сюрприз ясадылар. Ишегалдындагы машинама ут төртеп киттеләр… BMW күз алдымда дөрләп янды.

– Берничек тә коткарып калып булмадымы?

– Төнге уникеләр тирәсендә тәрәзәгә карасам, машина дөрләп яна. Күргәч, шок булды. Ул вакытта әти йортында яши идем. Куркуымнан тизрәк өйдәгеләргә кычкырдым һәм чыгып йөгердем. Минем тавышка күршеләр дә йөгереп чыкты. Барыбыз да бергәләп сүндерергә маташтык. Кызганыч, машина бик тиз янып бетте.

– Кем сиңа шундый зыян сала ала дип уйлыйсың? Шикләнгән кешең бармы?

– Шикләнгән кешем бар. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара. Шуңа күрә, дәлилләнгән җавап булмыйча, мин аның исемен атый алмыйм. Тикшерү эше тәмамлангач, бу турыда һичшиксез хәбәр итәчәкмен.

– Машинаңа ут төртеп сиңа кисәтү ясаганнар. Җинаятьче әлегә иректә, димәк сиңа һаман да куркыныч яный булып чыга. Саклану чараларын күрәсеңме?

– Беренче вакытта бик курыктым. Әти-әнием һәм улым Солтан өчен кайгырдым. Концертлардан төнлә кайтырга туры килә. Андый вакытларда әтием каршылый. Хәзер бераз тынычланып киләм, уйламаска тырышам. Бар югалтуым шул булсын иде, дим.

– BMWны иминиятләштергән идеңме?

– Кызганыч, юк. Әле алган гына идем бит. Номерлары да юк иде хәтта. Иминиятләштермәгәнгә күрә ярдәм дә булмады. Бер нәрсәсез калдым.

– Теге вакытта Мерседес GLK һәм BMW х1 арасында озак сайландым һәм икенче вариантта тукталдым, дип сөйләгән идең. Берсе дә тиз арада гына акча җыеп сатып алып була торган машина түгел. Мерседесыңны үзең алдыңмы, әллә бу юлы берәрсе бүләк ясадымы?

– Хәзерге заманда машинасыз бик кыен. Бүген Уфада, иртәгә Әлмәттә концерт куябыз. Көн саен кешегә дә ялынып булмый. Бер атнадан соң кредитка шушы машинаны алдым. Мерседесым яңа түгел, 2012 елгы. Хәзер ай саен кредит түлим. Теге юлы Мерседес GLK белән BMW х1 арасында сайландым дигән идем бит. Сайлаганым BMW булса, язганы Мерседес булган икән.

Фото: https://tatar-today.ru
https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев