Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Фирдүс Тямаев: Район түрәләре концертка акча түләп керми (әңгәмә)

Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде.

– Мин җырчы түгел, дигән идең бер әңгәмәдә. Алайса кем буласың, җырлаучымы?

 
– Мин җырчы түгел, автор-башкаручы, дидем ул чакта. Чөнки минем  консерватория белемем юк. Лениногорскидагы музыка учи­лищесында укыганда вокал дәресе керде, ләкин бу белем генә җитәрлек түгел. Көй язгач, язган җырларыма өстенлек бирәм. Шуңа үземне автор-башкаручы дип атыйм. Җырчымы, җырлау­чымы икәнен исә тамашачы үзе билгели. Монда үзеңә үзең бәя биреп булмый.

 
– Җыр язучыларның кайвакыт нота белемнәре дә булмый. Син көйне нотага сала аласың­мы?


– Көй языйм әле дип, нота кәгазе алып утырып булмый. Ул кулыңа баян алып утырганда, синтезаторда уйнаганда туарга мөм­кин. Аннан аны нотага төшерәсең. Әгәр Аллаһы Тәгалә күңелеңә көй язу сәләте салган булса, нота белү-белмәү алай мөһим түгел. Оркестр өчен музыка язам дисәң, анда нота белеменнән башка булмый. Чөнки музыка төрле инструментлар өчен языла.


– Үзеңне татар Лепсы дип атауларына ничек карыйсың?


– Лепска охшаган дип әйткәч, кызык ясап, аныңча булсын дип, күзлекләр киеп чыгыш ясаган да бар. Ә болай, Лепс күчермәсе буласы килми. Быелгы концертка Лепсны чакырырга исәп бар иде. Ләкин ул сораган бәяне без түли алмыйбыз. Бәлкем киләчәктә бер­гә чыгыш ясарга насыйп булыр.


– Сабантуйларында, гадәт­тә, син чыгыш ясаган сәхнә ти­рәсенә иң күп тамашачы җыела. Моның сере нидә?


– Халык мине үз тиңе, үз кешесе дип кабул итә. Бәлкем сәбәбе шулдыр. Аннан беркайчан да фонограммага җырлаганым юк. Хәтта тавышыма зыян килсә дә. Арып китсәм, артка ике егетне бас­тырам, алар миңа ярдәм итә. Ә инде чирләп китсәм, концертны чигерәм. Узган елны беренче мәртәбә концертларны башка вакытка  күчердем. Сөйләшергә дә тавыш калмаган иде. Ә концертта 3 сәгать сикереп-сикереп җыр­лар­га кирәк. Шуңа күрә хатыным сентябрьдән витаминнар, иммунитетны күтәрә торган дарулар белән организмны ныгытырга тотына.


– Синең ачуыңны китергән нәрсә – эстраданы тәртипкә салырга маташу бугай.


– Юк, ачуым килми. Аның нәрсәсен тәртипкә саласың соң? Әллә берәрсенең ыштанын салып биегәне бармы, әллә бе­рәр­се чыгып сүгендеме? Яисә хөкү­мәткә каршы җыр җыр­лады­лармы? Безнең эстраданың үз урыны бар. Анда моңлы җыр­чылар да бик күп. Әйтик, Фи­лүс  Каһировның моңы шаккаткыч. Ришат Төхвәтуллинның үз тамашачысы бар. Сиринә Зәй­нетдинова – моңлы җырчы. Шоу яратасың икән, Данир Сабиров, Рифат Зариповка барып күңел ачып кайтып була. Биисең килә икән, Радик Юлъякшинга барып, яшь­легеңне искә төшерә аласың. Әзрәк энергия, көч туплыйм, тормышка башкачарак карыйм дисәң, Тямаев концертына ба­расың. Эстрада төрле, шунысы белән кызыклы да ул. Шуңа күрә тәртипкә салу дигәннәре – юк сүз. Әле бер­көнне “Яңа Гасыр” каналыннан бер тапшыру карадым. Өлкән җыр­чыларыбыз яшь башкаручыларны сайлый. Шундый кызык: моңлы җырласа, сайлаудан үтә, юк икән – төшеп кала. Ә нишләп эс­трада моңлы тавышка гына корылырга тиеш? Башкаруда нинди генә алымнар юк бит: академик тавыш бар, джаз һәм башкалар. Нишләп эстраданы бер кысага куып кертергә? Гаиләдә ике игезәк бала бар ди. Туу арасы берничә генә минут булса да, аларның зәвыклары төрле була бит. Бер­сенә кызыл төс ошый, мәсәлән, икенчесенә – зәңгәр. Ризык сайлаулары да төрлечә. Тамашачы да нәкъ шундый. Берсенә моңлы җырчы ошый, икенчесенә – башкасы. Эстраданы тәртипкә салабыз дип, худсовет төзиләр икән, миңа кызык: жюрида кемнәр утырачак?


– Төрле өлкә белгечләре, продюсерлар, композиторлар, режиссерлар,  диләр.


– Продюсер? Татарстанда продюсер дип әйтерлек кешене белмим әле мин.  Эстрада режиссерлары да юк бездә. Мин һаман шул фикердә калам: җырчыга бәяне халык бирә. Җырчының сәхнә гомере дә аның тамашачысына бәйле. Аңлыйсызмы, Татарстан бит аерым дәүләт түгел. Ул Рос­сиядә кечкенә генә бер урынны биләп тора. Менә шушы җирдә яшьләр үз телләрендә иҗат итәргә, җырларга тырыша икән, ник кысарга соң аларны? Кире­сенчә, ярдәм итәргә кирәк. Татарча сөйләшсеннәр, җырласыннар, биесеннәр, киенсеннәр. Ә бездә юк җирдән проблема уйлап чыгаралар, тырнак астыннан кер эзлиләр. Фонограммага җырлый, дөрес киенми, имеш. Ә ничек киенергә тиеш соң без? Монда бик күп бәхәсләшергә була. Әйтегез әле, татар эстрадасы кемнән үрнәк алырга тиеш? Европаданмы? Алайга китсә, кызлар сәхнәгә коену костюмнарыннан чыгарга тиеш була. Мин – ир-ат җырчы. Миңа костюм-чалбар кисәм, шул җитә. Чын ир-ат җырларын башкарганга, сәхнәгә гамаж киеп чыга алмыйм бит инде. Безнең үзебезнең тәрбия бар. Мин – абый киемен киеп үскән кеше. Шуңа күрә, нәрсә алсам да, ул миңа кадерле. Бездән соңгы буыннар башка шартларда үсте. Алар матур киенә, тормышка карашлары да башкача. Эстраданы үзләре тамашачы җыя алмаган җырчылар күбрәк тәнкыйтьли. Чөнки кайбер артистларга тамашачы йөри, кай­берләренә юк. Эчләре поша.


– Чыннан да, кайбер популяр дип аталучы җырчылар зал­ны оешмалар аша тутыра. Ә син та­машачыңны ничек җыя­сың?


– Аллага шөкер, оешмаларга йөргәнебез юк. Тамашачы билет алып килә. Ләкин ул көн безгә дә килеп җитәр. Менә шушылай сорап йөрмәс өчен, берәр  нәрсә уйлап табарга кирәк. Бизнес җәһә­теннәнме, башка яктанмы. Яңа маркетинг адым уйлап чыгарырга тырышабыз. Без бу хакта уйланабыз инде.


– Сораштыруларда үз бәяң­не яшермичә әйтәсең. Күпләр тел яшерергә тырыша бит.


– Ә нигә яшерергә? Бәяне беркайчан да яшергәнем булмады. Чөнки үзем өчен генә түгел, төркемдәге кешеләргә дә хезмәт хакы түләргә кирәк. Бу яктан берсен дә кыерсытканым юк. Читкә чыгып китсәк, аларны үз исәбемә яхшы кунакханәләрдә яшәтәм, әйбәт ашатам. Шәхси тормышларында проблемалары килеп чыкса, ярдәм итәргә тырышам. Салымын түлибез, авторлык хокукларын бозмыйбыз, аренда хак­ларын түлибез. Бүген мәдә­ният йортында аренда хакын да түлибез, кассирга да, идән юучысына да. Миңа калса, безгә ярдәм итәргә кирәк, кысаларга кер­тергә түгел.


– Сезнең төркем кайда яши?


– Безнең төгәл урыныбыз юк. Төрле җирләрне арендага алабыз. Төзеп куйсыннар иде бер эстрада бинасы. Без, җырчылар белән үзара сөйләшеп, кемнең кайчан репетиция ясаячагын билгеләр идек. Бүген “Пира­мида”га керсәң, аның бәясе – 250 мең сум. Диск сатарга чыгам дисәң, өстәл өчен  5 мең түлисең. Фотога төшәр өчен баннер ясап урнаштырсаң, аның урыны өчен 3 мең сорыйлар. УНИКСка килсәк, аның аренда хакы – 130 мең. Ян-яктагы экраннарны куллансаң, тагын 30 мең түлисең. Чыгымнар менә шулай җыела. Районнарга чыксаң, ике рәт чакыру билетлары өчен калдырыла. Нәрсә өчен дисезме? Чөнки район түрәләре концертка акча түләп керми. Сыер савучылар, пенсионер апалар, 400 сум акча түләп, концерт карый, түрә андый акча таба алмый. Бу бит – адәм мәсхәрәсе. Бүген Саба главасы,  беркем дә чакыру билеты сорамаячак, дип кистереп әйтте. Аннары Апаста чакыру билеты сорамыйлар. Бәлкем башка районнарда да вәзгыять үзгәрер. Чөнки шушы ике рәт акчасына без аренда хакын түли алабыз. Бу исә – хөкү­мәткә керем була дигән сүз. Үзем 10 елдан артык мә­дәният йортында эшләгәнгә күрә, бу хәлләрне яхшы беләм.


– Билет бәясен ничек куя­сың?


– Кайда чыгыш ясауга карап. Район җирлекләрендә – 400 сум. “Пирамида” комплексында узган концертта 3000гә кадәр куйдык. Чөнки чыгымнар күп булды. УНИКС­та билет бәясе 1500 сумга кадәр. Рекламага килсәк, аңа бер сезонга миллион ярым сум акча кертәм. Чыгым дигәннән, ул – нормаль күренеш. Без аңа өйрәнгән. Безне тәнкыйть итәләр, ярдәм итүче генә юк.


– “Үзгәреш җиле” ярдәм мак­сатыннан оештырылды тү­гелме соң инде?


– Ул берничек тә ярдәм итә алмый. Әгәр бу фестивальдә катнашкан җырчы икенче көнне мегапопуляр булып китсә, аңлар идем әле. Аннан аны джаз стилендә ясадылар. Татар халкы исә гомер-гомергә джазны кабул итмәде. Джаз­ны үзем дә яратмыйм.  Ул бит – Америка музыкасы, нишләп миңа якын булсын ул?! “Үзгәреш җиле” берни дә үзгәртмәде. Бу фестиваль белән оештыручылар  үзебезнең оркестр, ансамбль­ләр­не, вокал укытучыларын ким­сет­теләр генә. Нәрсә, безнең үзебез­нең оркестр юкмы? Көчле укытучыларыбыз калмаганмы? Җыр­чыларны нинди таләпләргә туры китереп чакырулары да аңла­шыл­мый. Үземне әйтмим, Ришат Төх­вәтуллин, Данир Сабировны, Радик Юлъякшинны, Гүзәл Уразованы, Илсөя Бәд­ретдинованы ча­кыр­сыннар әнә. Бүген халык “Үз­гәреш...”тә җырла­ганнарга түгел, мин санап киткән җырчыларга йөри бит. Бу – минем шәхси фикерем, әлбәттә.


– 35 яшемә юбилей туры оештырдым, дисең. Ул әле дә дәвам итә. Аның үзенчәлеге нидә?


– Анда шушы яшемә кадәр ирешкән эшләрем чагыла. Ир-ат үз гомерендә йорт салып ке­рергә, малай үстерергә, агач утыртырга тиеш. Боларны эш­ләдем, моннан тыш үземнең җырларым да эстрада тарихына кереп бара, дип уйлыйм. Концертта башкарган җыр­лар­ның 98 проценты үземнеке. Төр­ләндереп җибәрү өчен Фир­зәр  Мортазин, Айдар Тимербаев, Нияз Вәлиев җырларын алам. Сүз­ләрен болай сайлым: көй язуга, Сәкинә апа Хәйруллинага шалтыратып тыңлатам һәм темасын әйтәм. Ул миңа шигырь җибәрә. Мин бер автор белән эшләүне кулай күрәм. Сәкинә апа – Нурлат шагыйрәсе, 30 ел район газетасы редакторы булып эшләгән кеше. Аның сүзләренә язылган “Гомер үтә”, “Ташлап китмә, әнием” – бик фәлсәфи җыр­лар.


– Җырларыңны башка җыр­чыларга бирәсеңме?


– Бернинди каршылык юк. Җыр яшәсен өчен, аны җыр­лау­лары кирәк.


– Тормышта күбрәк нәрсә комачаулый?


– Хәл ителмәс проблема киртә була алмый. Холкым азрак комачаулыйдыр, мөгаен. Туры сүзле­ле­гем. Мин бит үз фикеремне әй­тәм. Беркемне дә түбән­сет­мим. Ясалма буласым килми. Сүземне йөрәгем әрнегәнгә әйтәм. “Туган тел” җы­рын татар телен кысу башлангач, Инстаграмга иң беренче мин чыгардым. Аннан флешмоб оешты. Аңа тәнкыйть тә булды. Әлбәттә, тән­кыйтьне урамга чыкмаган кеше­ләр әйтте. Диванда яткан килеш кеше чәйнәп утырасы рәхәт бит ул. Үзем гомердә дә икейөзле кешене яратмадым. Беләсеңме нәрсә борчый: бүген без төр­лебез төрле якка караган. Кире­сенчә, бер­ләшергә, проблемаларны бергәләп хәл итәргә кирәк безгә. Ә бездә нәрсәдер эшләргә тырышкан кешеләрне, үсенде­рәсе урынына, тәнкыйть­ләргә тырышалар. Сине чикләгән саен, дәшми калырга ярамый, дип уйлыйм мин. Үз фикерен әйтмәгән халык беркемдә дә ихтирам уятмый.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец. Фирдус Син дорес юлда. Юлында адашма.