Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Гарәпчә язулар Казанны бизәр генә иде

Аның эшләрен Казан урамнарында, Татарстанның Милли музеенда, “Хәзинә” галереясында, Тукай, Урманче, Насыйри музейларында күреп була. Мәскәүнең каллиграфия, Санкт-Петербургның этнография музейларын да бизи аның әсәрләре. Сүзебез – каллиграф-хаттат Нәҗип Нәккаш турында. Әңгәмәдә без татар кешесенә гарәп язуының нинди әһәмияткә ия булуы, Казанның милли йөзен булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сораштык. Очрашуыбызның күркәм сәбәбе дә бар. Шушы көннәрдә Нәҗип Нәккашка 70 яшь тулды.

– Сез бер әңгәмәдә, Казанга гарәп язулары җитми, дигән идегез. Хәзерге вәзгыятьтә урам­нарга гарәп язуларын кайтарып буламы?


– Әлбәттә була! Калабызда рек­лама белән шөгыльләнүче оешмалар шактый. Алар үрнәк буенча теләсә нинди язуны эшли, урнаштыра ала. Ә инде үрнәк­ләрне эшләргә үзем ярдәм итә алам, башка каллиграфлар да җи­тәрлек. “Әлиф” берләшмәсендә, мәсәлән, 15 белгеч исәптә тора. Казан урамнарында гарәпчә язулар бик табигый күренер иде. Без бит каланы христиан һәм мөсел­ман дине тоташкан урын дип күрсәтергә яратабыз. Димәк, ислам татар мәдәнияте үрнәкләре аның йөзен бизәячәк кенә. Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә иранлылар урамдагы каллиграфик эшем – Тукай мәйданындагы сәгатьне (сәгать урнашкан стеланың авторы – рәссам-металлист И. Башмаков) ошатканнар дип ишеттем. Аның яңалыгы шунда: бердән уникегә кадәр саннар сүзләр белән язылды. Бу – дөньяда сүзләр белән язылган бердәнбер сәгатьтер дә әле. Сәгатьнең таблосына Тукай­ның өч шигырен дә язып куйдым. Шрифт гарәпчә булса да, шигырь татарча. Иранлылар моңа бик хәйран калган икән.


– Гарәп язуын тагын кайда кулланып була?

 
– Бауман урамындагы сувенир кибетләре элмә такталарына гарәпчә дә язу урнаштырырга була. Камал театры бинасының элмә тактасына да гарәпчә язу өстәр идем. Төрки халыкларны үзенә җәлеп итәр иде. Милли ризык тәкъдим иткән чәйханә-аш­ханәләргә исемнәрен гарәпчә дә язарга тәкъдим итәр идем. Бу язу – үзе бер сәнгать, ул биналарга ямь генә өстәр иде. Казан буйлап җәяү барсагыз, тышкы ягы бернинди бизәксез, буш диварлы биналарның булуына игътибар итәрсез. Аларны да бизәп була. Дөрес, соңгы вакытта футбол­чы­ларның рәсемнәрен ясый башладылар, анысы да булсын. Кайбер­ләренә исә каллиграфия ысулы белән Тукайның, Җәлилнең шигырьләрен язарга мөмкин. Дини шигырьләр кирәкми дисәгез, дөньяви эчтәлеклеләрен сайлап була. Тукай мәйданында моңа үрнәк бар, инде башка мәй­даннарны да зәвык белән бизәүне кайгыртсак иде.


– “Әлиф”тә 15ләп каллиграф бар, дисез. Бу җәмгыять кайчан оешты? Бездә каллиграфлар җитәрлекме?


– Бу – чагыштырмача яшь оешма. Аны татар шәмаиле галереясы директоры Рөстәм Шәм­сутов җитәкли. Әлеге оешма өлкән буын каллиграфлар белән яшьләрне очраштыра, тәҗрибә алмашу бара һәм һәрбер калли­графның шәхси күргәзмәләре оештырыла. Соңгы вакытта каллиграф кызларыбыз барлыкка килде. Болар – Гөлназ Исмәгый­лова, Роза Хуҗина, Чаллыдан Чулпан Шәрифуллина, Мәскәүдән Наилә Лотфиева һәм башкалар. Каллиграфия юнәлеше акрынлап сәнгать әһелләре арасында да тарала, халыкта да кызыксыну бар. Мәскәүдә үткәрелгән халыкара каллиграфия күргәзмәләрендә даими катнашам. Быел исә минем белән ике кызыбыз да барды. Бик сөенечле хәл бу, чөнки анда төрки халыклар яшәгән республикалардан бары тик без генә катнашабыз. Үзбәкләр дә юк, әзәрбайҗаннар да, башкасы да. Быел бер казах каллиграфы кү­ренде. Татарстан бу яктан да беренче икән дигән фикергә килдем. Ләкин 15ләп каллиграф татар дөньясы өчен әллә ни зур сан түгел. Ярый, Казанда осталар бар, кайбер шәһәрләрдә алар бө­тен­ләй юк бит. Соңгы елларда Свердлауда, Чаллыда каллиграфлар үсеп чыкты. Башка калаларда күренми әле.


– Каллиграфия юнәлешенә игътибар җитмәүдәнме бу?


– Бу юнәлеш күпме өзелеп торганнан соң тернәкләнеп кенә килә. Шуңа күрә әлегә аның әһәмиятен аңлап җиткерү юк дип саныйм. Каллиграфия бит туксанынчы елларда гына яңадан кайтты. Бүген исә халыкта кызыксыну, ярату бар. Бу инде безне актив эшләргә рухландыра. Рәсем сәнгате хәлләрен алсак, бүген табигать күренешләрен, натюрмортлар ясаучы рәссамнар картиналарын кая урнаштырырга белми аптырауда. Аларның хез­мәтен халык бик кирәксенми. Ә бит һәрберебезгә тормыш алып барырга кирәк. Каллиграфларга исә, киресенчә, сорау зур. Бигрәк тә архитектур биналарны бизәү­челәрнең эше күп. Андый осталардан мисалга Ришат Сәлахет­диновны китерергә була. Бу егетебез татар яшәгән төбәкләрдә салынган мәчетләрнең диварларын да бизи. Үземнең дә мәчетнең эчтәлеген булдыруда катнашканым булды. Күңелгә рәхәтлек бирә торган эш бу. Халыкның мәчетләр белән беррәттән зиратларга игътибары артуны да билгеләп китик. Зиратны мин тарихи китап белән дә чагыштырам. Андагы ташлар, һәйкәлләр – ки­ләчәккә мәгълүмат калдыру да бит ул. Эскизлар сорап мөрә­җәгать итә башлагач, мин Болгар, Казан ханлыгы чоры кабер ташларын өйрәндем һәм шулар үрнәгендә хәзерге заман ташларын иҗат иттем. Анда гадәттә фото урынына мәрхүмнең туграсы языла, аннан Коръәннән язу, ахырда теләк, мәсәлән, “аңа Ал­лаһның рәхмәте ирешсен” дип уела. Каллиграфиянең мөмкин­леге зур аның. Аны ювелир эш­лән­мә­ләрдә дә, декоратив хезмәт­ләрдә дә бик оста файдаланып була.


– Үзегез каллиграфиягә ничек керешеп киттегез?

 
– Мин каллиграфия мәктәбен үткән кеше түгел. Каллиграфия серләрен гомер буе үзем өйрән­дем, үз алымымны барлыкка китердем. Бала чакта без корыч каләм белән карага манып яза идек. Матур язу буенча минем дәфтәр үрнәккә куела иде. Мәк­тәптә укыганда ук стена газетасы чыгардым, плакатлар яздым, кыс­касы, язу эшеннән беркайчан да аерылып тормадым. Ул миңа яшьтән акча эшләү өчен һөнәр булды. Чөнки гаиләдә миннән соң тагын биш бала, әти-әнигә ярдәм итәргә кирәк иде. Шуңа, укып бетергәч тә, мәктәптә эшләргә калдым. Параллель рәвештә Крупская исемендәге сәнгать институтында читтән торып укыдым. Ә инде университетның филология бүлегенә бары тик 26 яшемдә генә барып кердем. Анда гарәп телен өйрәнә башладык. Өченче курста укыганда ук, Хатыйп Госман мине борынгы кулъязмалар белән эшләү юнәлешенә кертеп җибәрде. Хатыйп ага алдан күрүчән кеше иде. Борынгы әдәбиятны җентекләп өйрәнгән галим буларак, ул каллигра­фия­нең дә тернәкләнеп китәчәгенә нык ышанды. Моның өчен җир­лек, осталар әзерләргә кирәк. Ме­нә шуңа ул безне – тарихчы Ис­кәндәр Гыйләҗев, галимә Фәһимә апа Хисамова, фонетика буенча белгеч Хәлим Сәлимов һәм мине – Бакый ага Урманчега алып барды. Алай гына да түгел, рәссамга безне укыткан өчен аз булса да түләү дә оештыра алды. Кызганыч, дәресләребез бик озак бармады, ләкин анда гомер буена җитәрлек оеткы салынды.


– Нәҗип абый, фамилиягез – Исмәгыйлев, тәхәллүсегез – Нәккаш. Бу сүзнең мәгънәсе нинди?


– Туксанынчы елларда беренче эшләрем журналларда басыла башлады. Аларны Нәккаш дип имзаладым. Беренчедән, Исмә­гый­лев нык таралган фамилия, бутаулары бар иде, икенчедән, сәнгать кешеләре арасында тәхәллүс алу гайре табигый хәл түгел. Нәккаш – эшчәнлегемә дә туры килә. Га­рәпчәдән тәрҗемә иткәндә, аның иң беренче тар мәгънәсе “ташка уеп бизәк ясаучы, ташка язучы” дигәнне аңлата. Киңрәк мәгънәдә рәссам-график дигәнне белдерә. Шулай булгач, миңа бик ябышып тора бу сүз. Соңрак кына төрек­ләрдә бер язучының, гарәпләрдә бер графикның шушы тәхәллүсне алганын белдем.


– Сез иҗат иткән шәма­илләрнең үзенчәлеге нидә?

 
– Минем иң төп үзенчәлегем – шәмаилдә татар телен куллану. Әйткәнемчә, беренче эш­ләрем “Мирас” журналында беренче саннарыннан ук басылып чыга башлады. Мин шунда Тукай, Кол Гали, Сәйф Сараи һәм башка ша­гыйрьләрнең иҗа­тыннан Коръ­әнгә, хәдисләргә якын булган шигырьләрен яздым һәм татар орнаменты белән бизәдем. Уртада Коръән аяте урнаштырылса, кырыйларында шуңа аваздаш шигырьләре бара иде.


– Тугра жанрын кулланышка Сез кертеп җибәрдегез бугай.


– Тугра – яңа жанр. Чыннан да, хәзерге татар каллиграфиясенә аны мин кертеп җибәрдем. Хәер, ханнар вакытында да классик туг­ралар бик булмаган. Аның урынына Коръән аятьләре язылган квадрат рәвешендәге мөһерләр кулланылган. Классик тугра тө­рек­ләрдә киң таралган. Ул билге дигәнне аңлата. Кырым татар­лары ханнарының мөһерләрен өйрәнгәч, мин дә тугралар эшли башладым. Башта үземнең исем­нән ясап карадым. Нәҗип дигәндә җ хәрефе кош башын хәтер­ләт­кәнгә, минем туграм кош рәве­шендә туды. Аннан билгеле шә­хесләрнең тугралары барлыкка килде. Тора-бара бу туграларны кулланып, мөһер ясаучылар да булды. Хәзер тугра кулланышка кереп китте дияргә була инде. Тугра һәм шәҗәрәңне ясату – кешенең нәсел-нәсәбе белән ялганышын барлыкка китерә. Шуның бәрабәренә адәм ба­ла­сында үз-үзенә ышаныч арта.

 

– Димәк, гарәп шрифтының татар кешесе өчен әһәмияте зур.

 
– Беләсезме, бу алфавитны без мең еллар буе кулланганбыз. Башта динне куәтләндерү өчен файдаланылса, аннары ул дөнья­ви фәннәр теленә дә әйләнә. Әлеге шрифтта басылган әдәби байлыкны әйткән дә юк инде. Кол Галиләр бик күп тәр­җе­мәләрне гарәпчә язганнар. Бу – бик җиңел алфавит. Кириллицага караганда урынны да бик аз ала, чөнки бөтен сузыклар куелмый, шулай булса да, язу аң­лашыла. Мисалга Исмәгыйль Гас­принский чыгарган “Тәр­җеман” газетасын алыйк әле. Ул бөтен төрки дөньяга тарала торган булган. Татарда да һәр мулла алдырган аны. Һәм Кырым татар­ларының язуы белән Казан татарлары язу стиле арасында аерма бик аз булган, алар бу газетаны рәхәтләнеп укыганнар. Кыс­касы, бу шрифт гарәпкә дә, фарсыга да, төркиләргә дә бик аң­лаешлы. Юкка гына заманында уйгыр шрифтыннан гарәп шрифтына күчмәгәннәрдер инде. XI гасыр җәүһәре – “Котадгу бе­лек”нең (Йосыф Баласагуни) уй­гырча язылган басмасы да, гарәп шрифтында язылганы да бар, мәсәлән. Шуңа күрә тукса­нынчы елларда мәктәпләр ачыл­ганда без гарәпчәгә өй­рәтүне бик күп мәктәпләргә кертә ал­дык, дәрес­лекләр булды­рылды. Ми­нем улларым, мәсә­лән, аны мәктәптә үзләштерде. Акрынлап бу гамәл­не бетер­деләр. Ә бит Европа югары уку йортларында латин теленә өй­рәтү табигый. Чөнки Европа телләренең нигезе ул. Безнең дә нигезебез – гарәп шриф­ты юкса, әмма кулла­ныл­мый. Асылында бердәмлек ят­канга өркетә, ахрысы, ул. Боль­ше­викларның 1920 нче елларда халыкларга аерым алфавит ясап бирүләре исә төрки бердәмлекне бетерү өчен кирәк булган. Бер-берсе белән аралашмасыннар, аерым булсыннар дип. Хәтта башкортларның үз, татарларның үз алфавиты булдырылган. Шунысы кызык: рәсми укыту системасында булмаса да, хәзерге заманда гарәпчә укый-яза белгән ке­шеләр бик күп. Гарәпчә укый- яза белү югары мәдәнилек билгесе булганга шулай ул.


– Шәҗәрә ясатырга те­­­­ләү­челәр бармы?


– Сәнгать дәрәҗәсендә ясатасы килүчеләр шактый. Шул ук вакытта архивларга мөрәҗәгать итеп, заказ белән ясатучылар да, үзләре эзләнеп, шәҗәрәсен төзүчеләр дә күп. Шуннан чыгып, татарның милли үзаңы уяна дигән фикергә киләм. Иманым камил, мәгариф системасындагы соңгы яңалыклар, татар телен чикләгән кануннар гына безне юкка чыгара алмый. Киресенчә, ул халкыбызда көрәшү инстинктын уятып җибәрде. 

Фото: архив tatar-inform

https://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев