Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Җиңел бәхет эзләп җан атмыйм (әңгәмә)

Шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның язмышы шушы юлларга сыя да бетә. Ул әдәбиятка дистәгә якын һөнәрне үзләштереп, терлекче булып далаларда, шахтер булып җир үзәгендә җиде кат тир түккәннән соң гына килә. Тормышның агын да, карасын да шактый күргәнгә, аның иҗаты да бик тирән. Татарда шигъри роман иҗат итүче бердәнбер шагыйрә дисәк тә, ялгыш булмас, мөгаен.

– Флера апа, республикада тарихи-мәдәни мирасны торгызу эшенә ныклап керешкәч, Сез тарихи әсәр язарга алынган идегез. Ул әсәр укучысына барып ирештеме әле?

 
– “Яну дәверләрендә” дигән китабыма кергән зур күләмле алт­мыш поэмада татарның бөтен язмышы, игелек көрәше чагыла. Безнең язмыш Прометей язмышына охшаган. Россия буйлап күп йөргәч, Кавказ белән Урал тауларын, Чатыртауны китереп кушу, аларны сөйләштерү минем өчен авыр булмады. Бу китап бик тирән, мин аны гади укучы укысын дигән максат белән язмадым да. Ләкин әсәр укучысын тапты, әдипләр, галимнәр арасында да аны өйрәнү­челәр булды. “Яну дәверләрендә” дигән китабым да, башкалары да “Ел китабы” бәйгесендә урыннар алып бара. Димәк, гади укучы да анда үзенә җим таба. Шунысы кызык, аның ханнар заманын чагылдырган өченче кисәге беренче булып язылды. Мин аны төгәлләп, “Казан утлары” журналына илтеп тапшырдым да бер айга сәфәргә чыгып киттем. Мине пыр туздырып Равил Фәйзуллин эзли икән. Бу хәбәрне ишетеп, элемтәгә кер­гәч, хәзер үк килеп җит, без аны тулаем журналда басабыз, ди. Поэма “Казан утлары”нда басылып чыкты, бу – минем өчен зур стимул булды. Үземнең нәрсә язганымны шушында аңлап алдым. Чөнки язганда аерым бер халәт кичерәсең, анда тулаем нәрсә килеп чыкканын төшенмисең. Бигрәк тә минем кебек бер үлеп терелгән кеше шулай иҗат итә. Бер утыруда язылды ул өлеш. Шуннан узган гасырның туксанынчы еллары турындагы өлеш­ләр туды. Монысына улым­ның тәэсире дә зур булды. Балам аша Шәймиевләр гаиләсе хакында күбрәк белдем һәм белгән саен хөрмәтем арта барды. Мин – ятим, ата-ана, әби-баба тәрбиясен күрмәдем һәм үземне ярата беләм дип әйтә алмыйм. Балаларымны да ярата белмәдем кебек, һаман эшкә өндәдем. Чөнки үги анам гел эшкә куды, балачагым кырда, урманда эшләп узды. Ә бу балам кайтып менә шушындый кадерле тормыш турында сөйли, аңлыйсыңмы?..

 
Әтием мин туган 1931 елларда Азнакайны район итеп оештыру эшләрендә башлап йөрүчеләрдән була. Ул хәтта гаиләбезне дә күп­медер вакытка Азнакайга күчереп торган. Без анда бер байның подвал йортында яшәгәнбез. Минем бишегем шунда тирбәлгән. Ә мин хәтерләп белгәндә, әтием Әсәйдә, үзебезнең авылда авыл советын җитәкли иде инде. Ул һәрвакыт тимеркүк атта йөри иде. Миңа да бик кечкенәдән ат җене кагылды. 2005 елның кышында Казаннан автобуска төялеп Илдус Гыйләҗев­нең туган көн бәйрәменә кайткач, безне Актүбәдәге ат заводына алып бардылар. Анда, әтием җигеп йөргән тимеркүкне тансыклап, маңгаенда “ай гөле” балкып торган матур кыяфәтле күк ат янына тукталдым һәм шунда ук дөньямны онытып, Ил аты турында поэма язу мәхшәренә чумдым. Әйе, ил язмышы һәм тетрәндергеч сабый сагышларым чуарланган ул поэманы мин дүрт көндә төгәлләдем. Ә Җәү­дәт Дәрзаман исә аны Президент сайлавы алдыннан бер атна буе эфирда сөйләтеп торды. Мин шул ел­ларда ук     инде “Яну дәвер­ләре”­нә нигез салына башлады дип уйлыйм.


Бу сират кичү, тәмугтан күтә­релү чорлары әле кайчан гына иде! Дөнья бит тамырдан үзгәрде. Шәһәр эчләрендә шәһәрләр үсте. Иман манаралары калыкты. Яшь­ләр исә икешәр-өчәр вуз гыйлеме үзләштерә, әмма ныклы эш урыны таба алмыйча таркалучылар бихисап. Менә шушындый яшьләр дә, алпан-тилпән йөри-йөри дә, кем­нәндер күреп, ияреп җырчы, яисә җиңел шагыйрь булу максатына керешә. Иреннән, балаларыннан аерыла. Узган елны Рәмис Аймәт­нең ишек төбен саклап утыручы бер чибәр генә кыз белән сөйлә­шеп китеп, моның шигырь дәф­тәрләренә күз төшермәкче идем, кызыкаем искиткеч хисчән, беркатлы булып чыкты һәм кайнарланып сумкасыннан берничә дәфтәр өстерәп чыгарды. Минем мондый дәфтәрләр унлап, диде. “Юк, балам, син миңа унысын да бирмә, менә шушылай утырган көе генә шигырь укы”, – дидем мин.


Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым,
Бер күрүдә сине яраттым...


Әйе, бер строфа шигырь тың­лауга ук, мин моның иреннән аерылганын аңлап алдым, үзе шундук иренең урыс булуын, аңардан туган ике баласының әнисендә тәрбияләнүен сөйләп бирде. Шушы 350 язучы арасында буталып йөрүче бер исәре моның искиткеч зур талант иясе булуына, Язучылар берлегенә кабул ителергә тиеш­леге­нә ышандырган булса кирәк... Менә шигъриятнең, телнең упкыны кайда ул! Бу бер генә мисал. 350 язучының күпчелеге шушындый җилбәзәкләрдән тора. Моңа минем иманым камил...


– Ничә ел Тукай премиясенә тәкъдим ителеп тә, бу бүләкне ала алмавыгыз иҗатыгызга йогынты ясадымы? Яңа әсәрлә­ре­гез бармы?


– Язудан туктау – яшәүдән туктау булыр иде. Премияне телгә алгансыз икән, аның Тукайны файдаланып, акча эшләү кәсебенә әйлән­дерүләре көендерә. Мин акчага беркайчан кызыкмадым. Кулым эш белгәнгә иң авыр елларда да кесәбез буш булмады. Әмма җөй эшемнең яртысы мохтаҗлык елларында бушка эшләнде. Моны бик күп язучылар хәтерлидер. Алар­ның хатыннарына, кыз-килен­нә­ренә теккән күлмәкләрем өчен мин акча алмадым. Ул чордагы юклык, мохтаҗлык каршында чарасыз калганнарын күреп, Гариф ага Ахунов Язучылар берлегендә рәис булып эшли башлагач, иремне берлеккә шофер булып эшкә керергә кодаладым. Берлекнең төпсез кара “Волга”сын минем төн­нәр буе тегү тегеп алган “Жигули” машинасы алмаштырды. Чөн­ки Гариф Ахунов, Рафаэль Төх­б­әтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Авзал, Шамил Бикчурин гаи­ләләре белән дуслашып китеп, игелекле мөгамәләдә аралашу мине күп нәрсәгә өйрәтте. Кечкенәдән шигырь шаукымына уралсам да, ифрат кече күңелле Гариф абый минем тәкъдиремә тигән кичереш­ләремне прозага әйләндереп, үзе машинкада басып, дөньяга чыгарды. Шулай итеп тиз арада тугыз хикәя авторы булып танылдым.


Тукай премиясен ала алмау йогынты ясамады, ә менә Тукайның иҗатының йогынтысы зур булды. Иҗатымны өйрәнергә алынган белгечләр аннан Тукайны барлый. Ә инде яңа әсәрләргә килгәндә, алар бар. Әйтик, “Яну дәверлә­рен­дә” әсәрен язган чакта ук галим Нурмөхәммәт Хисамов әдип, тел галиме, тәрҗемәче Гали Рәхим турында әсәр язарга дигән тәкъдим ясады. Ул – Тукайдан алдарак туган гаҗәеп олпат, әмма онытылган шәхесләрнең берсе. Моннан бер­ничә ел элегрәк аның турында авыз ачып сүз әйтүдән курыкканнар. Мин язарга керешкәндә дә мәгълүмат бик аз иде. Озаклап эзләнергә, җитештерү өлкәсе де­тальләрен искә төшерергә кирәк булды. Андый зур язмышлы әсәрне язу – муенга таш асып, буа суына ташлану белән бер ул. Мин инде 2008 елны коточкыч катлаулы инфаркт алганнан бирле Газраилнең күзенә карап яшим. Кайбер чак­ларда көненә икешәр тапкыр “ашыгыч ярдәм” бригадасын чакырган чаклар да булды. Ун ел буена бер тапкыр шифаханәгә бармадым, 12 ел инде бер тапкыр да иҗат кичәсе уздырмадылар.


– Бу көннәрдә мәктәпләрдә татар телен кысрыклау башлануга бер ел була. “Мәгариф турында”гы канунга үзгәреш­ләр кертү нәтиҗәсендә туган телләрне укыту ихтыярига калды. Сезнең фикерегезчә, ни өчен татар теле шушы хәлгә төште? Хатабыз кайда?


– Тел бетә, милләт бетә дип чәбәләнгән, кычкырынган булалар, болар бит бөтенесе дә үзе­бездән килә. Гаепнең иң зурысы – язучыларда. Иң беренче килгән вакытта Мирсәй Әмир белән Зәки Нурилардан башлап, Ринат Мөхәм­мәдиевкә кадәр берлекнең күп рәисләре белән танышып, аралашып яшәргә туры килде. Алар башкарган эшне бүгенге рәисләр эш­чәнлеге белән чагыштырсаң, бер­лектә инде күптәннән бернәрсә дә эшләнмәгәнлеге күренә. Андагы җи­тәкчелекнең  эше милләт файдасына түгел. Районнан районга йөрү дә туй табынына баргандай барып ашап кайту белән чикләнә. Милләтне барыбыз бергә үтерә­без. Телевизорны ачсаң, ни кү­рәбез? Баш миен тондыра торган музыка, корсак туйдыру галәмәте, күлмәк күрсәтү. Халыкка тел күптән кирәк түгел. Тел белән акча эшләп буламыни хәзер, аңа исә төшемле эш кирәк. Шундый җитәк­челәр идарә итүендә, эшләмичә акча алып утырган депутатларны үрчетүдә дә үзебез гаепле түгелме? Халык арасында кулыннан эш килгән кешеләр бар әле. Менә шуларны депутат итеп сайларга кирәк безгә.


– Ата-ана рөхсәте белән атнага ике дәрес туган тел укыту әдәбиятка ни дәрәҗәдә куркыныч?


– Бу бик тә куркыныч. Монда балалардан бигрәк ата-ана белән эшләргә кирәк. Инде депутатларга ышаныч юк икән, язучыларны эшкә җигәргә кирәк. Бу җәһәттән бер җыелышта мөхәррир Вахит Имамовның (Чаллыда “Мәйдан” журналында эшләгән чагы) әйткән сүзләре искә төшә. Ул язучыларга, зинһар, миңа мәхәббәт шигырь­лә­ре китермәгез, диде. Зал ухылдап куйды. Чәчләре коелып, башлары пеләшләнеп беткән адәмнәр, мә­хәб­бәт турында да булмагач, без нәрсә языйк, диләр. Димәк, күбесе “мәхәббәт” дип авыз суы корытудан башканы белми. Ярый хуш, ә соң ул мәхәббәтнең җимеше нинди? Гарип балалармы? Мин монда тән гариплеген әйтмим, җан гарип­леге турында сүз бара. Телен кирәксенмәгән адәм турында тагын ни дисең?! Ярар, туган телен­нән ваз кичәләр икән, үз эшләре. Аңа карап кына татар бетмәячәк, милләт исә кибәктән арыначак.


– Әдипнең бәхете укучыдан. Ә моның өчен әсәрләрнең кайнар килеш укучыга килеп ире­шүе мөһим. Бу җәһәттән яңа­лыкларыгыз бармы? Берничә ел элек томлыкларым әзерләнә дигән идегез. Бүген бу эш ни хәлдә?


– Нәкъ ике ай элек китапларымны төяп, арба тартып, Азнакайга кайтырга чыктым. Сез әйт­кәнчә, әсәрләремне кайнар килеш укучыга җиткерим дип талпынган идем. Күзләремә ясалган опера­циянең уңышлы чыкканына, минус 18ле күзлегемне салуыма сөенеп, бик җиңел йөргән чагым иде. Автобуска  бар да чаба дип, мин дә кызулап, таш баскычтан чәчрәп төшкәнемне сизми дә калганмын. Сул ягым бөтенләй җимерелеп беткән, әллә ничә кабыргам, сул кулым өч җирдән сынган. Бу хәлдән соң ике ай өйдә утырам менә. Һәм шушы көннәрдә сөенечле хәбәр алдым. Татарстан китап нәшрия­тында Президент ярдәме белән алты томлыгымны чыгарырга җые­на­лар икән. Хатын-кыз язучыга китап чыгару ансат бирелми. Әмма миңа һәрвакыт нәшрият хуҗалары да, мөхәррирләре дә хәерхаһлы булды. Мөхәррирләр белән эшли башлагач, китап гел башка төрлегә әйләнә. Минем аларга рәхмәттән ары сүзем юк.


– Татарстанда Гөлшат Зәй­нашева, Саҗидә Сөләй­мано­ва­ны искә алу кичә­ләре уза. Иҗат­ка килгән хатын-кызның язмышы нинди? Бу әдибәләр турында истәлеклә­регез белән бүлеш­сәгез иде.


– Шигърияттә ирләр генә түгел, хатын-кыз да үзен бөркет итеп тоярга хаклы. Саҗидә дә, Гөлшат та бөркет иделәр. Әмма әдәби пре­мияләргә хакым бар дип йөргән хатын-кыз ул гел дивана. Чөнки ир-атлар тумыштан көрәшче, алар команда һәм утырып эшли торган, йогынтылы урындыклары бар. Ул урындык гел җиңә. Тора-салып аны бер Гөлшат Зәйнашева алды. Ләкин Гөлшат җегет иде ул. Илле җыр иҗат итте, композиторын да, җырчыларын да үзе тапты һәм үз көче белән мәртәбәле бүләккә ия булды. Дөрес, шигырьләре аз, поэмаларга алынмады да. Тукай бү­ләген алды да, ашыга-ашыга, бу дөньядан китеп барды.


Саҗидә... без аның белән ахи­рәт дуслар идек. Ул – иң әйбәт шагыйрә, тәрбияле, сабыр, ялгышып та кешегә авыр сүз әйтми. Бик булышучан, бөтен кешене үзеннән алда уздыра торган киң күңелле зат. Саҗидәнең бәхете гаиләдә булды. Ире Әдип Маликов Саҗи­дәсен өрмәгән җиргә утыртмады да. Саҗидә Тукай премиясенә тәкъ­дим ителгәндә авырый иде инде. Премия алу өчен астыртын көрәш аны сындырды булса кирәк.


Үземне Әлмәттән чыккан ша­гыйрә дип саныйм. Әлбәттә, Казанда да дусларым күп булды, баштагы мәлләрдә үк иҗатым белән зур-зур язучылар кызыксынды. Тегә белгәнгә бөтенесе мине аулады, үзенә ияләштерергә тырышты. Чөнки кибетләрдә ул чакта чәчүр­геч тә табып булмый иде. Ә кияргә күлмәк кирәк. Бер көнне дүрт туй күлмәге теккән чак та булды... Ләкин үзем авыр хәлдә калгач, алар барысы да арты белән борылды. Хәтта бушка күлмәк тектергән язучыларым да.


“...Бәхетлеме син?” – дип сорамагыз!
Җиңел бәхет эзләп җан атмыйм мин.
Җир тирәли очкан чал бөркетнең
Канат кагышларын кабатлыйм мин!

Фоо: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X