Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

ИлСАФ: “БӘХЕТНЕ ТАНЫЙ БЕЛЕРГӘ ГЕНӘ КИРӘК”

Үзенә генә хас булган тавыш мелизматикасы белән тамашачы күңелен яулап алган җырчы ул. Аның “Тәрәзәдә – әни күзләре”, “Кайталар кыр казлары”, “Әбиләр чуагы” кебек җырлары безгә күптәннән яхшы таныш. “Диләфрүз”дә кунакта – Татарстанның халык артисты ИлСаф.

БЕЛЕШМӘ
Тулы исеме: Илсур Җәмил улы Сафин
Туган көне: 9 май 1966 ел
Туган җире: Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Кәкреле авылы
Гаилә хәле: өйләнгән, хатыны – Зилә. Балалары: Энҗе, Җәмил, Аяз. Оныгы – Сәфинә
Остазы: Зөһрә Шәрифуллина
Яраткан ризыгы: көлдә пешкән бәрәңге
Тормыш девизы: “Кеше булып кал!”

- Гаиләдә ниндидер үз принцип, таләп һәм кагыйдәләрегез бармы?
- Ул принциплар югалып бара инде. Диндә булганнар төгәл әйтә ала: түземлек һәм сабырлык һәрчак хөкем итәргә тиеш. Уртак тел табу, юл бирү булырга тиеш – вәгазьләрдә шулай язылган.
Элек, сүз дә юк, бөтенләй башка холыклы идем. Бүгенге хәлләрне дә элекке акылым белән башкача хәл итәр идем. Хәзер “Мин!” – дип кычкырып йөрмим һәм алай дип йөрүнең кирәге дә юк дип саныйм.
Диндә булуның уңай яклары бик күп. Аллаһыга шөкер, хатыным да намазда. Бергәләп уразага керәбез. Мин әле, юлда фәлән булып, уразамны калдырган көннәр дә була. Ә менә Зилә – бик төгәл кеше. Аның әти-әниләре дә диндә, алар зур үрнәк булып тора.

- Кызганычка каршы, дингә күпчелек кеше ниндидер тормыш авырлыкларыннан соң килә.
- Әйе, әмма башыңа авырлыклар төшкәнче, намазга бассаң, яхшырак була. Тамашачылар беләдер, минем беренче гаиләм бар иде. Миләүшә белән ике кызга гомер бирдек. Энҗебез бүген үзе гаилә корды, оныгыбыз бар, тик менә Айгөлебезнең гомере бик кыска булды. Балакаем алты яшендә яман шеш белән авырды. Мәктәпкә 1нче сентябрьгә генә бара алды, аннан соң йөрмәде. Чит ил табибларына да ярдәм сорап бардык, әмма афәт белән берничек тә көрәшеп булмады. Ел ярым интеккәннән соң, вафат булды.
Авыр кайгы кичергәннән соң, ары таба яшәү өчен ике генә юл бар: беренчесе – төшенкелеккә бирелеп, эчүгә сабышу, икенчесе – үзеңдә көч табып, алга таба да яшәүне дәвам итү. Мин икенчесен сайладым.
Тик, кызганычка каршы, кызыбызны югалтуыбызда бер-беребезне гаепләп, Миләүшә белән аерылыштык. Күпмедер вакыт араларыбыз бөтенләй бозылып бетте. Хәзер аралашып яшибез, кулымнан килгәнчә аларга да ярдәм итешәм. Оныгыма сөенеп туя алмыйм. Онык туу зур бәхет икән ул! Сәфинәне балалар табу йортыннан алып чыкканда, күзгә хәтта яшьләр дә тулды.
Тормышымның авыр минутларында диндә булуым һәм тамашачым ярдәм итте. Элеккеге кебек үк популярлык булмаса да, тугры тамашачым бар! Ә син һәрчак алар өчен иҗат итәргә тырышасың.

- 90нчы еллар башында һәм 2000нче елларда әти булгансыз. Кайсы дәвердә балаларны үстерү рәхәтрәк иде соң?
- Матди як турында сүз барса, нәрсә әйтергә дә белмим. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр бит. Бала тугач, акча эшләүнең дә җае чыгып тора. Тирәнтенрәк уйласаң, 90нче еллар башында күпләргә авырга туры килгәндер. Ә хәзер теләгән нәрсә дә бар, мөмкинлекләр күп. Балаларның үсеше өчен бар да җайланган кебек.

Тулы язма белән "Диләфрүз" гәзитенең май санында таныша аласыз.

Фото: https://vk.com/club25818484

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев