22 май 2018 яңалыклары
-
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары ТР Дәүләт Советының Дәүләт Думасына мөрәҗәгатен хуплады.
-
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли
Районда язгы чәчү мәйданнары 27 мең гектарны тәшкил итә.
-
Туган телләрне мәҗбүри укыту турындагы петицияне 33 меңнән артык кеше имзалады
Россиянең төрле халык вәкилләре туган телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектына карата ризасызлык белдерә.
-
Казанда биш баласы белән 29 яшьлек хатын югалган
Аларның югалуы турында гаризаны хатынның ире язган.
-
Татарстан мөфтие изге айда тоткыннар белән аралашты
Бүген Татарстан мөфтие Казанның 2 нче төзәтү колониясендә җәза үтүче мөселманнар белән очрашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин колониянең “Касыйм” мәчетендә өйлә намазын укытты, рамазан аеның кыйммәтләрен аңлатып нәсыйхәт сүзләре ирештерде, мөселманнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Тоснодагы тарихчы шәһәрне азат иткән татар генералын танытырга тели
Төбәкче Олег Зимин генерал Минзакир Әбсәламов турында татарлар белергә тиеш дип саный.
-
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ФУТБОЛ ҖАНАТАРЛАРЫ ӨЧЕН АКЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры футбол җанатарлары өчен үзенчәлекле акция игълан итә. Акция шартлары буенча, театр кассасында җанатар паспортын (FAN ID) күрсәткән очракта билетлар 50% ташлама белән сатыла. Акция 2018 елның 14 июненнән 6 июленә кадәр, Футбол буенча дөнья Чемпионаты вакытында күрсәтеләчәк спектакльлләргә генә кагыла.
-
Татарстанда 25 майга кадәр 14 балалар лагеренда капиталь ремонт төгәлләнә
Быел әлеге программага 112 млн сум акча бүленгән.
-
Дөнья чемпионатына 100 сумлык истәлек акчасы чыгардылар
Россия Банкы илдә футбол буенча Дөнья чемпионаты уздырылу уңаеннан 100 сумлык истәлек акчасы чыгара. Ул бүгеннән әйләнешкә керә.
-
"АМЕРИКА БУЛОЧКАСЫ СИНАБОН"
Рецепт.
-
Бельгия татарлары балаларны ял итәргә чакыра
Былтыр жәй кеннәрендә узган лагерь турында матур истәлекләр калды. Лагерь Урта диңгез буенда, Испаниянең Аликанте дигән шәһәрчегендә урнашкан.
-
Америка хирурглары Россиянең дистәләгән табибы күз алдында пациентка операция ясады
Күрсәтмә операция илнең барлык төбәкләреннән җыелган белгечләр өчен белем бирү мәктәбе вакытында Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә узды.
-
Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атна эчендә 1000 кешегә диярлек арткан
Бүгенге көндә авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 20 процентка түбәнрәк, ди күзәтчелек органы белгечләре.
-
Асаева “исәрләнеп йөрергә” җыена
Җырчы Гөлназ Асаева “Сәхнәдә тыйнаклыкны яратсам, тормышта инде мин бөтенләй бутән төрле”, ди. “Булды дуслар, 20 яшем тулгач та миннән дә җитдирәк кеше булмаячак. Ә әлегә бер ай бар исәрләнеп йөрергә”, дип яза яшь җырчы.
-
XV-нче «Сәламәтләк» Спартакиадасы кысаларында Республика спорт гаиләләре ярышлары
2018 елның 18-20 май көннәрендә Мамадыш шәһәрендә XV-нче «Сәламәтләк» Спартакиадасы кысаларында Республика спорт гаиләләре ярышлары узды.