22 май 2018 яңалыклары
-
1 июньгә Казанда 4 муниципаль пляж һәм ачыла
1 июньнән Казанда су керү сезоны ачыла. Бу сезонда ял итү өчен 4 муниципаль пляж ачыла: “Локомотив”, “Түбән Заречье”, “Тирән күл”, “Комсомольское күле”. Моннан кала, 3 ял итү урыны оештырыла: Аккош һәм Зөбәрҗәт күлләре буйларында һәм Җиңү паркында. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов сөйләде.
-
Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен кастинг игълан ителгән
Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.
-
Үзебез сайлаган тормыш
Март сайлавы үтәргә дә өлгермәде, Россиядәге тормыш сәяси фантастика жанрына караган “май указлары“на капма-каршы юнәлештә үсә башлады. Сайлау үткәнче, көчкә тыелып торган ягулык бәяләре түшәмгә сикереп биергә тотынды. “Кара алтын”га бәяләрнең рекордлы үсүенә карамастан, доллар курсы яңа биеклек яуларга җыена.
-
Татарстанның хәрби тикшерүчеләре дезертирларга гаепләрен танырга тәкъдим итә
Хәрби частьтән качып киткән солдатны, җитди сәбәпләре булган очракта, акларга да мөмкиннәр.
-
Сабадан 8 яшьлек Анжелина Насыйбуллина «Татарстанның нәни гүзәле» бәйгесенең «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә җиңү яулаган
8 яшьлек Мәрьям Сабирова «Казанның нәни гүзәле-2018», Түбән Камадан 10 яшьлек Олеся Фәрдиева «Татарстанның нәни гүзәле-2018» дип табылган.
-
Ипотека — 14 яшьтән?
ЛДПР депутаты Василий Власов 14 яше тулган РФ гражданнарына ипотека бирергә рөхсәт итү тәкъдиме белән чыты. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.
-
Бала тап та – акча ал
Өлкән буын кешеләре хәзерге яшь әниләргә көнләшеп карый. Әле беркөнне генә ике ханымның бала тапкан саен акча түләүләренә шаккатып сөйләшкәннәрен ишеттем. “Безгә берни булмады. Хәзер, әнә, ел саен бала табалар. Әзрәк соңга калып туган булсам”,– дип куйды берсе. Уйлап карасаң, бу апаларның сүзләрендә хаклык бар бит. Хөкүмәтебез сабыйлар саны артсын өчен ни генә эшләми хәзер.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы "НАЗ" халык уен кораллары ансамбле «Слушая сердцем» фестивальнең гала-концертында катнашты
2018 елның 20 май көнендә, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында "Слушая сердцем" фестиваленең гала-концерты үтте, анда үзенчәлекле балалар белән бергә Казан шәһәренең танылган коллективлары чыгыш ясады.
-
ИлСАФ: “БӘХЕТНЕ ТАНЫЙ БЕЛЕРГӘ ГЕНӘ КИРӘК”
Үзенә генә хас булган тавыш мелизматикасы белән тамашачы күңелен яулап алган җырчы ул. Аның “Тәрәзәдә – әни күзләре”, “Кайталар кыр казлары”, “Әбиләр чуагы” кебек җырлары безгә күптәннән яхшы таныш. “Диләфрүз”дә кунакта – Татарстанның халык артисты ИлСаф.
-
Удмуртиядә хәрби часть территориясендәге янгынны алты көннән соң тулысынча сүндергәннәр
Янгын һәм снарядлар шартлау нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
-
Ландыш Нигъмәтҗановадан кәбестә коймагы
Видеорецепт.
-
Башкортстанда Салават Юлаев истәлегенә мемориаль таш куйганнар
Ташта башкорт һәм рус телләрендә Салават Юлаевка багышланган сүзләр уеп язылган.
-
Татарстан халкын июньдә тагын 2 көнлек эш атнасы көтә
Татарстанда яшәүнең бик күп уңай яклары бар. Шуларның берсе — бәйрәмнәрнең бераз гына булса да күбрәк булуы. Май ае ял көннәренә бай булды. Татарстан халкы өчен июнь дә тиз узачак! Июньлә безне тагын 2 көнлек эш атнасы көтә!
-
Казанда исерек машина йөртүче каршы як полосадагы машинага бәрелгән
Авария кичә кич Авиатөзелеш районында булган.
-
«Изгелеккә бер адым…» – Казанда зур хәйрия хәйрия концерты була
23 май 18:30да Тукай исемендәге филармониядә «Изгелеккә бер адым…» хәйрия концерты була. Ул Апаста яшәүче Ләлә Ногмановага ярдәм йөзеннән оештырылган. Ләлә 2011 елдан бирле ХВДАП (Хроническая воспалительная демиелинизирующая аксонопатическая полинейропатия) авыруы белән көрәшә.