Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен кастинг игълан ителгән

Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.

3-8 июньдә Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен актерлар арасында кастинг үткәреләчәк. Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.

  • Фильмда төп рольне Россиянең театр һәм кино актрисасы Чулпан Хамматова башкарачак. Режиссеры «Кровавая барыня», «Деньги» сериалларын төшергән Егор Анашкин. Картина Татарстан территориясендә төшереләчәк.

Кастингта катнашу өчен «Время кино» дирекциясе почтасына (cinematimekzn@mail.ru) резюме, гариза һәм ирекле формада видеовизитка җибәрергә кирәк.

  • «Зөләйха күзләрен ача» романы 2015 елның маенда «АСТ» нәшриятында рус телендә басылып чыкты. Гүзәл Яхинаның беренче китабы тиз арада бестселлерга әверелде һәм 20 телгә (шул исәптән, татарчага) тәрҗемә ителде. 

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X