Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабадан 8 яшьлек Анжелина Насыйбуллина «Татарстанның нәни гүзәле» бәйгесенең «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә җиңү яулаган

8 яшьлек Мәрьям Сабирова «Казанның нәни гүзәле-2018», Түбән Камадан 10 яшьлек Олеся Фәрдиева «Татарстанның нәни гүзәле-2018» дип табылган.

«Татарстанның нәни гүзәле» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Түбән Камадан 10 яшьлек Олеся Фәрдиева «Татарстанның нәни гүзәле» титулын яулады, дип хәбәр итте конкурсны оештыручылар.

Республика матурлык һәм талантлар бәйгесенең финалы Татар дәүләт филармониясендә узган. Финалда барлыгы 31 кыз катнашкан, аларны берничә этап нәтиҗәләре буенча сайлап алганнар. Сәхнәдә Казан, Чаллы, Болгар, Түбән Кама, Яшел Үзән, Менделеевск, Лаеш районы, Байлар Сабасы һәм Тәтештән килгән яшь модельләр чыгыш ясаган.

Бәйгедә Казаннан Амелия Сөләйманова - «Фотомодель», Байлар Сабасыннан 8 яшьлек Анжелина Насыйбуллина «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә җиңү яулаган. 11 яшьлек Азалия Шиһапова - «Икенче Принцесса», 9 яшьлек Милана Илюхина (икесе дә Казаннан) «Беренче Принцесса» титулына ия булган. 8 яшьлек Мәрьям Сабирова «Казанның нәни гүзәле-2018», ә Түбән Камадан 10 яшьлек Олеся Фәрдиева «Татарстанның нәни гүзәле-2018» дип табылган.

Кызларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылган. Җиңүчеләр Татарстанны Россия, Халыкара матурлык һәм талантлар бәйгеләрендә тәкъдим итәчәк. 

Фото: предоставлено организаторами конкурса

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X